+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 сентябрь , 00:20

Шикәр чөгендерен – яңа техникада!

Авыргазы районының “Салават” крестьян-фермер хуҗалыгында бөртекле культуралар уңышын җыеп алу тәмамланып килә. Тиздән биредә шикәр чөгендере ала башлаячаклар.

Шикәр чөгендерен – яңа техникада!
Шикәр чөгендерен – яңа техникада!
“Салават” хуҗалыгында шикәр чөгендере 570 гектар мәйданны били. Бу көннәрдә механизаторлар татлы тамырны җыеп алучы техниканы әзерләү белән мәшгуль. Ә шушы көннәрдә генә хуҗалыкка югары җитештерүчән үзйөрешле өр-яңа “VERVAET Q-621” комбайны кайтарылды.
Зур диаметрдагы чистарту турбиналары, конвейерның киң лентасы, чистарту юлының озынрак булуы, тиз бушату технологиясе, сөзәк урыннарда автоматик тигезләү, борылыш, күзәтү системалары, 530 ат көчле двигатель, югары уңайлылыктагы кабина – болар барысы югары җитештерүчәнлекне тәэмин итә.
Мондый маркалы техниканы “Салават” крестьян-фермер хуҗалыгы тәүгеләрдән булып алды. Гомумән, хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга зур игътибар бирелә. Агымдагы ел башыннан гына 126170 мең сумлык 5 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.
Әлеге комбайн да бик вакытлы кайтты, димәк, шикәр чөгендере кыска вакыт эчендә җыеп алыначак.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: