+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 сентябрь , 00:00

Урак та, чәчү дә бергә бара

Кырмыскалы районында киләсе ел уңышы өчен уҗым культураларын чәчүгә тәүге­ләрдән булып “Урожай” җәмгыятенең 6нчы бригадасы төште.

Урак та, чәчү дә бергә бара
Урак та, чәчү дә бергә бара
Хуҗалыкта чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен барлык шартлар булдырылган: югары җитештерүчән техника, чәчү комплекслары бар, белемле механизаторлар да җитәрлек. Шуңа эш көйле бара.
“Урожай” җәмгыятенең 6нчы Кырмыскалы бригадасында уҗым культуралары өчен 4 мең гектар җир бүленгән. Уҗым бодаен чәчүгә ике агрегат җәлеп ителгән. Булат Хөсәенов белән Сергей Иванов — “HORSCH Pronto” чәчү комплексы тагылган “John Deere” тракторында, Айнур Мәхмүтов белән Радмир Хафизов “AMAZONE” чәчкече тагылган “Кировец”та эшли. Бригадада уҗым культураларын чәчү эшләре ике сменада оештырылган. Игенчеләр көненә 100 гектардан артык мәйданны чәчә. Димәк, шундый темп белән барганда, бригадада чәчү эшләре озакка сузылмас. Бары тик һава торышы гына бозылмасын.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: