+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 сентябрь , 21:43

Башкортстан аграрийларына 505 миллион сум субсидия бирелде

Башкортстанда урып-җыю эшләре дәвам итә. Аларны үткәрү өчен төп акча чыганагы булып ташламалы кредитлау кала. Быел төбәк аграрийларына кыр эшләренә 10,3 миллиард сумнан артык кыска сроклы ташламалы кредитлар бирелде.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

– Ел башыннан республикада кыска сроклы ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә округа федераль бюджеттан 505,5 миллион сум субсидия бүлеп бирелде, - диде беренче вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов. – Бу чорда Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортстан аграрийлары тарафыннан бирелгән гаризаларны хуплаган. Шулай итеп, кыска сроклы ташламалы кредитларга 11,8 миллиард сумлык 363 гариза хупланган. 

Илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу елның 8 аенда төп банклар тарафыннан сезонлы кыр эшләрен башкаруга бирелгән кредит акчаларының гомум күләме 873 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 16 процентка югарырак.

Аерым алганда, "Россельхозбанк" бу максатларга кредитлар күләмен 14 процентка 585 миллиард сумга кадәр арттырган, Сбер – 20 процентка 288 миллиард сумга кадәр.

Читайте нас: