Благовар районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар быел 45 мең гектардан күбрәк мәйданда үстерелде. Һава торышына бәйле, аларны урып-җыю шактый сузылса да, ниһаять, бөртеклеләр урагы тәмамлануга якынлашты.
– 38 мең гектарда бөртеклеләр җыеп алынды, – ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Илшат Галимҗанов. – Күп кенә хуҗалыклар эшне тәмамлады да инде, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә исә урып-җыю соңгы гектарларда бара. Район буенча уртача уңыш гектардан 24 центнер тәшкил итә.
Ә менә район биләмәләренең иң зур өлешен алып торучы “Башкирагроинвест” җәмгыятендә сабанашлык бөртеклеләр уңышы – гектардан 26 центнер тирәсе, уҗым басулары моңардан 2 центнерга азрак бирде. Төбәктә ун еллап элек тамыр җәйгән бу предприятие басулары Благовар районының Чакмагыш белән чикләреннән башланып, Дәүләкән тарафларына барып чыга. Бөртекле культуралар гына да 30 мең гектардан артыграк били. “Башкирагроинвест” республиканың иң алдынгы һәм заманча ун предприятиесе исемлегенә керә, басучылыктагы быелгы уңышлары да моны раслый.
Быел “Благовар” токымлы кошчылык заводы мәйданнары нигезендә барлыкка килгән “Урожай” җәмгыятенең төбәктәге бүлекчәсе дә эре авыл хуҗалыгы предприятиесе санала. Ул, нигездә, үсемлекчелеккә махсуслашып, агымдагы елда өстенлекне бөртеклеләр үстерүгә бирде. Елы да туры килеп, иген дә, кем әйтмешли, ишелеп уңды.
Шуңа бәйле ашлыкны кайда урнаштыру мәсьәләсе дә килеп туды. Җаен таптылар кебек – комбайннардан кайткан ашлыкны турыга басуга бушаталар. Әйтергә кирәк, өемнәр үскәннән-үсеп, ашлык таулары барлыкка килде. Төбәк халкы өчен шактый сәер күренеш бу. Ярый ла соңгы чорда явым-төшем булмады – ә яңгырлар башланса, куркыныч зур, шуны күздә тотып, ашлыкны әрәм-шәрәм итмәсеннәр иде, дип борчыла халык.
Бу юнәлештә хәлдән чыгу юлы бар кебек, чөнки республика күләмендәге иң эре агропредприятие саналучы “Урожай” “Благовар” кошчылык заводына караган элеваторны да сатып алды. Аның куәтләре зур гына – 50-60 мең тонна ашлык сакларга сәләтле. Яңа хуҗалар алдагы елларда биредә күләмле яңарту эшләре башкармакчы, шул исәптән, ашлык саклауга һәм эшкәртүгә махсуслашкан берничә объект төзү дә күздә тотыла.
“Благовар” элеваторына быелгы уңыш ашлыгы июль азакларында ук кабул ителә башлаган. Әйтергә кирәк, быелгы сезонны элеватор яхшы техник әзерлектә башлап җибәргән.
– Матур үзгәрешләр күп
кенә, – ди элеватор җитәкчесе Гүзәл Уразмәтова. – Атап әйткәндә, ашлык кабул итү биналары яңартылды, аларда яңа җиһазлар урнаштырылды. Ашлык киптергечләрдә газ белән җылыту корылмаларының яңаларга алмаштырылуын, яңа транспортер челтәре куелуын да билгелисем килә. Болар барысы да хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә булышлык итә.
Басулардан ашлык агымы көчәйгән чорда элеватор тәүлек әйләнәсенә өч сменада эшли. Әйткәндәй, быел китерелгән ашлык дымлылык дәрәҗәсе югары булу белән аерылып тора. Шуңа да киптерү агрегатлары тулы куәтенә эшләтелә. Хәзерге вакытта элеваторга тәүлегенә 500-700 тонна ашлык кабул ителә, урып-җыю эшләре башланган чордан исә ул 20 мең тоннага якын тупланган.Бу – элеватор коллективының тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Технолог Людмила Кәбирова, лаборант Зөһрә Ильясова, ашлык киптерү җиһазлары мастеры Раушан Исхаков иң ышанычлы һәм бай тәҗрибәле белгечләр булып исәпләнә.
Сентябрь башында район басуларында шикәр чөгендере алуга старт бирелде. “Татлы тамыр” быел 8242 гектарда үстерелде, лаборатория анализлары күрсәтүенчә, плантацияләр мул уңыш бирмәкче, чималның шикәрлелек дәрәҗәсе былтыргыдан шактый югары.
Соңгы чорда шикәр чөгендере үстерү белән ике генә хуҗалык шөгыльләнә, алар арасында “Башкирагроинвест” җәмгыяте иң эресе исәпләнә, биредәге мәйдан 7752 гектар тәшкил итә. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларыннан күренүенчә, төбәктә шикәр чөгендере 5238 гектарда казып алынган, Чишмә шикәр заводына 223 мең тонна чимал озатылган. “Татлы тамыр”ның гектардан уңышы 430 центнердан артыграк.
Сызма техник культуралардан көнбагыш 7 мең гектар били. Шушы көннәрдә хуҗалыклар аның уңышын җыярга чыгуны планлаштыра. Төшем мул гына булмакчы. Белгечләр, уртача күрсәткеч 15 центнердан ким булмаячак, дип исәпли.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.