+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 октябрь , 10:20

“Эшкәртелмәгән җирләр булмаска тиеш!”

Аларны әйләнешкә кертү төбәк икътисадына нинди файда бирәчәк?  

“Эшкәртелмәгән җирләр булмаска тиеш!”
“Эшкәртелмәгән җирләр булмаска тиеш!”

Узган гасырның туксанынчы елларында авыл хуҗалыгында башланган реформалардан соң илебездә миллионнарча гектар сөренте җирләр ташландык хәлгә килде. Хуҗалык итү алымы, милек формасы үзгәрү һәм, гомумән, аннан соңгы уньеллыкларда аграр тармакка дәүләт ярдәме кимү игелекле, зур уңыш биргән мәйданнарыбызның ташландык хәлгә килүенә китерде. Ниһаять, 2021 елда илдә сөренте җирләребез мәйданын арттыру, тергезү буенча программа гамәлгә керде. Дәүләт программасының төп асылы 2030 елга кадәр өстенлекле өч максатны тормышка ашырудан гыйбарәт. 2030 елга кадәр авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар бүгенге дәрәҗәдән кимендә 13,2 миллион гектарга артырга тиеш. Икенчесе – әлеге категориягә караган барлык җирләр турында тулы мәгълүмат туплау. Шушы максатларда 2025 ел ахырына кадәр бердәм федераль карта-схеманы эшләү тәмамланырга тиеш. Өченче максат – мелиорация чараларын куллану исәбенә сөренте җирләрнең сыйфатын яхшырту.


Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу елның тәүге яртысына 950 мең гектардан күбрәк әлегә кадәр ташландык дип саналган җир мәйданы әйләнешкә кертелде. Экспертлар фикеренчә, ил төбәкләрендә хуҗасыз калып, эшкәртелмәгән 13 миллион гектарның яртысын гына файдалануга керткән очракта да еллык авыл хуҗалыгы җитештерүен 8 миллион тоннага арттырып булыр иде.
Өч ел элек гамәлгә кергән дәүләт программасының беренче нәтиҗәләре нинди? Аны тормышка ашыруда нинди кыенлыклар бар? Мөһим дәүләт документын тормышка ашыруда Башкортстан ничек катнаша?

Илебез тарихында чәчүлекләр, сөренте җирләр мәйданын арттыру юнәлешендә тормышка ашырылган дәүләт әһәмиятен­дәге чаралар аз булмады. Узган гасырның утызынчы еллары башындагы колхозлашу чорында, аннан соң илленче еллар уртасыннан башлап, алтмышынчы елларга кадәр дәвам иткән чирәм җирләрне үзләштерү кампаниясе икесе дә илдә ашлык җитештерүне арттыруга юнәлтелгән мөһим карарлар булды. Әйткәндәй, СССРда шушы вакыт эчендә чәчүлекләр мәйданын әлеге кебек 13 миллион гектарга арттыру бурычы куелган иде. Дәүләт заданиесе арттырып үтәлде һәм эшкәртелгән мәйданнарның зурлыгы 42 миллион гектарга якынлашты.


Узган гасырдагы чирәм җирләрне үзләштерү белән әлеге вакытта дәвам иткән кампания арасында нинди аерма бар? Партия чирәм җирләрне үзләштерү зарурлыгын беренче чиратта ил халкын зур ачлыктан саклап калуда күрсә, бүгенгесе әлбәттә, җирләребезне нәтиҗәле файдалану, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм аграр экспорт мөмкинлекләрен арттыру максатын куя.
Өченче ел тормышка ашырылучы кампаниядә төп игътибарның мелиорация­гә бирелүе дә очраклы түгел. Программада җир участокларын межалау һәм кадастр эшләрен башкару өчен федераль бюджеттан төбәкләргә субсидияләр бирү каралган. “АПК продукциясе экспорты” федераль проекты кысаларында да шушы максат өчен байтак сумма бүленгән. Узган елның сентябрендә 535,5 миллион сум күләмендә Хөкүмәттән субсидия алган 26 төбәк арасында Башкортстан да бар.


“Әмма дәүләт программасын тормышка ашыруда проблемалар да бар”, – ди Дәүләт думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Владимир Кашин. Парламент депутаты фикеренчә, мәсәлән, “җир программасы”н үтәү өчен өстәмә рәвештә тагын 80,5 миллиард сум акча җитми. Янә дә, туфрак-климатик шартлар уңай булган кайбер төбәкләрдә хуҗасыз, ташландык мәйданнар калмаган. “Начар агроклиматик шартлар хакимлек иткән төбәкләрдә исә андый кате­гория­дәге мәйданнар күп. Идел елгасының сул як өлкәләрендә, Алтай краенда, мәсәлән, ташландык җирләр бихисап”, – ди Владимир Кашин.
Аңлашыла, галимнәр һәм белгечләрнең дәүләт программасын тормышка ашыруга кире йогынты ясаучы факторлар турында фикерләрен китереп, дәүләт карарының үтәлешен шик астына куярга теләмибез. Дөрестән дә, ташландык җирләрне үзләш­терүдә тиешле инфраструктура: юллар, энергия челтәре булмаганда һәм инвесторлар тарафыннан җитди капиталь салулар күзәтелмәгәндә, эш әкренрәк бара. Шунысы да игътибарга лаек: федераль аграр ведомство быел махсус тәкъдимнәр аша инвесторлар эшчәнлеген җанлан­дырырга исәп тота. Үз акчаларын ташландык җирләрне әйләнешкә кертү чараларына салган кам­панияләргә игенчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнү өчен җир сайлап алу мөмкинлеге биреләчәк.


Белешмә. 2024 ел башына Русиядә авыл хуҗалыгы тәгаен­ләнешендәге җирләрнең гомум мәйданы 379,8 миллион гектар тәшкил итте, шуның 197 миллион гектары – авыл хуҗа­лыгы җитеш­терү җирләре. Файдаланылмаган ташландык мәйданнар якынча 31 миллион (кайбер чыганакларда 44 миллион) гектарга җитә.
Мәгълүм булуынча, узган ел Башкортстан Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы­ның авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир­ләрнең санлы карта схемасын формалаштыру буенча пилот проектына керде.
– Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең гомум мәй­даны 6,6 миллион гектар тәшкил итә. Республика Башлыгы күрсәтмәсе кысаларында бездә әлеге категориягә караган җирләрне инвентарьлаштыру эше уңышлы дәвам итә. Узган ел башына мәсәлән республикада файдаланылмаган сөрентеләр мәйданы 178 мең гектар иде. Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне санлы исәпкә күчерү безгә аларны нәтиҗәлерәк файдаланырга да ярдәм итә һәм бу эшне без районнарда, нигездә, төгәлләдек, – диде әлеге мәсьәлә буенча үткәрелгән Хөкүмәт утырышындагы чыгышында Премьер-министр вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.


Әйткәндәй, Хөкүмәт башлыгы быел язын узган “АгроКомплекс-2024” Халыкара күр­гәзмәсендә һәм Агросәнәгать форумы кысаларында чара кунаклары белән эшлекле очрашуда Башкортстанда “төгәл җир эшкәртү” технологияләренең уңышлы кулланылуы һәм шуның нәтиҗәсе буларак, 7 миллион гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләренең санлы исәпкә күчерелүе турында җиткерде.
Ветеринар һәм фитосанитар күзәтү буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзор) Башкортстан буенча идарәсе республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләне­шендәге җир­ләрнең нәтиҗәле файдаланылуын конт­рольдә тоту буенча зур эш алып бара. Узган ел мәсәлән, әлеге максатларда планнан тыш, урыннарга чыгып, 650 җир участогы буенча 149 тикшерү үткәрелгән.
– Без барлыгы 75 мең гектар мәйданда закон кысаларында каралган таләпләр буенча тикшерү оештырдык, – ди идарә җитәкчесе Руслан Байкиев. – 74 мең гектардагы мәйданнарның чүп үләннәре һәм агач куаклары белән каплануы ачыкланды. Җир участоклары хуҗаларына 315 кисәтү ясалды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарлар әлегә кадәр файдаланылмаган 10 мең гектардан күбрәк мәйданны әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирде. Шуның 190ы – физик берәмлек­ләргә, 63е – юридик берәмлекләргә һәм калганы шәхси малтабарларга карый.


Белешмә. “Россельхознад­зор”­ның төбәк идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, әлеге вакытта республикада авыл хуҗалыгы тәгаенлә­нешендәге җирләрнең гомум мәйданы 6,2 миллион гектар һәм әйләнешкә кертүне таләп иткәне 209 мең гектар тәшкил итә. Ел башыннан идарә белгечләре гомум мәйданы 25 мең гектар булган 160 җир участогында закон бозу очрагын теркәгән.
Бер ай элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында узган Хөкүмәт утырышында әлеге мәсьәлә буенча җитди сөйләшү булды. Анда җирләребезнең иң ышанычлы һәм таләп ителүче ресурсларның берсе булуы һәм муниципалитетларга инвесторларны җәлеп итүдә аның мөһим роль уйнавы билгеләнде. Чарада Краснокама, Иглин, Учалы, Мишкә, Бакалы, Стәрлетамак, Уфа, Илеш һәм Кушнаренко районнарында әлеге категориягә караган җирләрне нәтиҗәле һәм максатлы куллануга зур игътибар бирүләре телгә алынды.


– Без районнар белән берлектә әлеге юнәлештә тәгаен бурычлар куеп, бергә эшлибез. Соңгы 5 елда ташландык җирләр исемлегендә булган 130 мең гектар җирне сөрентеләр категориясенә керттек. Калган 200 мең гектарын якын елларда нәтиҗәле файдалана башларбыз, дип уйлыйм. Спутник мониторингы безгә республикадагы барлык мәйданны санлы исәпкә алырга ярдәм итте. Муниципаль җир контроле хезмәте эшчәнлеге көчәйде. Җирләре эшкәртелмәгән арендаторлар ачыклана. Тиешле чаралар күрелә, – ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов.
Белешмә. “Россельхознад­зор”­ның Башкортстан буенча идарәсе авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә рөхсәт ителмәгән чүплек мәйданнарын ачыклау һәм аларны бетерү буенча нәтиҗәле эш алып бара. 2023-24 елларда гомум мәйданы 79 гектар булган 116 чүплек мәйданчыгы ачыкланган. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә барлыгы 35 гектардагы 51 чүплек юкка чыгарылган.
Республика Башлыгы районнарда ташландык һәм эшкәртелмәгән җирләрне әйләнешкә кертүне тизләтү буенча ашыгыч чаралар күрү кирәклегенә басым ясады. Моның өчен билгеле, урыннарда контрольлек итүче органнарның эшен дә нәтиҗәлерәк оештырырга һәм җир ресурсларын файдалану турындагы законнарны санга сукмаучыларга карата катгыйрак чаралар да күрергә кирәк.

– Республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге эшкәр­тел­мәгән җирләр булмаска тиеш. Башкортстанга килгән инвесторлар хезмәттәшлектәге беренче адым буларак, иң башта җир сорый. Ә без “юк”, дип әйтәбез. Чынлыкта җиребез бар. Без барлык җирләребезнең файда китерүе өчен тырышырга тиешбез. Бу – республикабызга инвестицияләр җәлеп итүдә төп ресурсыбыз, – диде Радий Хәбиров.

Олег Төхвәтуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: