+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 октябрь , 21:25

Җирләр дөрес файдаланылырга тиеш

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров җитәкчелегендәге утырышта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләләре каралды.

Җирләр дөрес файдаланылырга тиеш
Җирләр дөрес файдаланылырга тиеш
Республика буенча гомум җир фонды 14 млн гектардан артык тәшкил итә, аның яртысыннан артыгы – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр. Сәнәгать үсү һәм эре торак пунктлар киңәю белән бу җирләрнең кимүе күзәтелә. Шуңа күрә җирдән максатлы файдалану өстенлекле бурыч булып кала.

– "Росреестр", "Россельхознадзор" һәм муниципаль җир контроле вәкилләре үткәргән күчмә чаралар барышында еш кына җирләрдән максатлы файдаланмау очраклары ачыклана. Аларда рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмалар чыгару карьерлары ясала, чүп үләннәре үсү очраклары ачыклана. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә гамәлдәге законнарны камилләштерү буенча эш алып барыла. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә нәтиҗәле җәлеп итү һәм мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Узган елда аның кысаларында карта-схема әзерләү юлы белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең чикләрен билгеләү эшләре төгәлләнде. Нәтиҗәдә, 209 мең гектар файдаланылмый торган сөренте мәйданнар ачыкланды, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров һәм аларны хуҗалык әйләнешенә кертүнең барышы турында хәбәр итүне сорады.

– Җир ресурсларыннан рациональ файдалану, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын саклап калу һәм тергезү – агросәнәгать комплексын тотрыклы үстерүнең иң мөһим проблемасы һәм шарты, – дип ассызыклады Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов.

Аның сүзләренә караганда, бу, беренче чиратта, барлык җирләрне хуҗалык әйләнешенә максималь җәлеп итүне һәм аларны төп максатлы билгеләнеше буенча нәтиҗәле файдалануны күздә тота. 2019-23 елларда республика буенча авыл хуҗалыгы әйләнешенә 134 мең гектар чәчүлек җирләре кертелгән, шуларның 32 мең гектарыннан артыгы – үткән елда. Җирләр АПК предприятиеләренең һәм инвесторларның үз акчалары исәбенә әйләнешкә кертелгән.

- Республика авыл хуҗалыгы җирләре фондының 7,2 млн гектарыннан 5 млн гектарга якыны дәүләт җирләре статусына ия. Чикләнмәгән авыл хуҗалыгы җирләренең шактый өлешен су объектлары, юллар, төзелешләр, урманнар һәм башка җирләр били. Башка сүзләр белән әйткәндә, алар әйләнештә чикләнгән, – диде Андрей Назаров.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25162/


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: