+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 октябрь , 10:22

Табигать сыный, “Азат” сынатмый!

Федоровка районындагы алдынгы хуҗалыкта игенчелектәге быелгы югалтуларны көнбагыш исәбенә каплатачаклар

Табигать сыный, “Азат” сынатмый!
Табигать сыный, “Азат” сынатмый!

 

Май уртасында әлеге хуҗалыкта булганда уҗым культураларының яшел келәм булып җәйрәп ятуына һәм дәррәү күтәрелеп килүенә сокланып карап торган идек. “Уҗымнар бик яхшы, бернинди югалтуларсыз кышлады һәм, ел уңай килгән очракта, мул уңыш вәгъдә итә”, – дип көзге бодайга зур өмет баглаулары турында җиткергән иде ул чакта “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Азат Әминев. Чыннан да июль урталарына башаклар зур булып үсеп, тулышып, өлгереп җитә һәм мул төшем вәгъдәли. Әмма нәкъ шушы чордан ай ярымга кадәр диярлек сузылган бертуктаусыз яңгырлар башланды. Озайлы яңгырлар, гадәттән тыш дымлылык, ялан-кырларның суга чумуы яңа гына урып-җыю эшләрен башлап торучы “Азат” хуҗалыгы уңганнарының да басуга керү мөмкинлеген чикли.

–1970 гектарда үстерелгән уҗым культураларын җыеп алалмадык дияргә дә мөмкин. Чөнки, тәүдә яңгырлар аркасында басуларга кереп булмады, ә инде көннәр утырганда уҗым бодаен урып-җыю вакыты чыгып, алар ярыйсы үргән иде, – диде бу уңайдан авыр көрсенеп хуҗалык җитәкчесе.


Май-июнь айларында булган салкыннар исә язгы культураларга зыян салган. Шул рәвешле 2595 гектарда үстерелгән уҗым бодаеның һәм 200 гектардагы арпаның уңышы быел үткән еллардагыдан түбәнрәк булган. Аларның гектар төшеме 11-13 центнер белән чикләнгән.
2 октябрьдә хуҗалыкта без булганда биредә бөртекле культуралар урагы тәмамланмаган иде әле. “Акрос-550” маркалы куәтле дүрт басу корабы хуҗалык­ның киң бодай басуларын иңли иде. Аларны иярләгән алдынгы комбайнчылар Вилдан Халитов, Илдус Әлибаев, Евгений Федоров, уңган механизаторлар Илдус Сөяргулов, Степан Селяев, Геннадий Антошкин, Евгений Федоров, тәҗрибәле “КамАЗ” води­тель­ләре Олег Асабин, Иван Сальников, Василий Евдокимов, Николай Русаков җаваплы чорда, гомумән, көнне төнгә ялгап эшли дияргә дә мөмкин. Тәү чиратта, нәкъ аларның тырышлыгы һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә хуҗалыкның ындыр табагы көннән-көн күбрәк яңа уңыш белән тулылана.


Бөртеклеләр уңышы быел кайтышрак дисәләр дә, биредәге куралар инде ярыйсы ук ашлык белән тулган, зур-зур иген таулары ындыр табагы ихатасында да хасыйл булган. Басудан кайткан ашлык хуҗалыкның куәтле җилгәргечендә чистарту һәм тиешле кондициягә җиткерү өчен үз сәгатен көтә, аннары ул саклау өчен складларга салына. Шуңа да бу көннәрдә ындыр табагында эш тәүлек әйләнәсенә бара дияргә мөмкин. Эш күп булуга карамас­тан, ындыр табагы хезмәткәр­ләре Павел Никитин, Татьяна Дашкина, склад мөдире Альбина Якупова һәм башкаларның кәефе күтә­ренке, шулай булмый, куралар күптән көткән яңа ашлык белән тулылана бит! Ә бу хуҗалыкның да һәм гомумән, республикабыз, илебезнең дә азык-төлек иминлеге нигезе!
Эшләрнең оешкан төстә баруын исә хуҗалыкның Югары Явыш бүлекчәсе идарәчесе Алмаз Гобәйдуллин, инженер Евгений Данилов һәм механик Рафаэль Илбахтин тәэмин итә. Нәкъ аларның тырышлыгы белән хуҗалыкта барлык тармаклар да сәгать кебек төгәл эшли.


– Бөртеклеләр урагын тәмам­лаганнан соң көнбагышны урып-җыюга төшәчәкбез. Быел ул 2000 гектарда үстерелде һәм мул уңыш вәгъдә итә. Аны оешкан төстә, югалтуларсыз җыеп алып, игенчелектә булган югалтуларны да ярыйсы гына каплата алырбыз дигән ышанычта торабыз. Бер үк вакытта инде киләчәк ел уңышын да хәстәрлибез. Басулар туңга сөрелеп, тиешле орлык фонды әзерләнә. Табигать сынаса да, безнең сынатырга исәп юк, – ди бу уңайдан киләчәккә һәрвакыт югары максатлар куеп эшләүче җитәкче Азат Вахит улы.
Басучылыктагы кебек үк, терлекчелек тармагында да кызу эш кайный. 2100 баш сыер малы (шуның 800е – савым сыеры) асралган хуҗалыкта бүген көн саен 4 тонна сөт җитештерәләр, аны Стәрлетамак сөт комбинатына озаталар.


– Сыерлар бозаулый башлады, шуңа сөт җитештерү әлеге чорда берникадәр кимеде, әмма бу вакытлы күренеш. Гомумән алганда исә алдынгы савучылар Валентина Маметгурбанова, Елена Анискова, Надежда Петрова, Зоя Русакова, Ирина Анискова, оста терлекчеләр Умед Самандаров, Мөхетдин Нуретдинов продуктлылыкны арттыру максатында бар тырышлыгын салып эшли. Шуңа күрә, алдагы чорда да бу юнәлештә күрсәткечләребез югары булачагына шик юк, – ди бу җәһәттән Азат Әминев.
Без дә табигать сынауларына бирешмәгән алдынгы хуҗалык уңганнарына фәкать уңышлар юлдаш булсын, ниятләгән барлык максатлары да тормышка ашсын дигән изге теләктә калабыз! Алдагы елларда сезне табигать тә сөендереп, тагы да югарырак уңыш-казанышларыгыз турында да язарга язсын!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: