+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь , 21:44

Мәскәү авыл алдынгыларын җыя

Башкортстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә узучы 26нчы «Алтын көз» Русия агросәнәгать күргәзмәсендә һәм «Агросалон-2024» халыкара күргәзмәсендә эшли башлады.

Мәскәү авыл алдынгыларын җыя
Мәскәү авыл алдынгыларын җыя

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары,авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов көннең беренче яртысында «Агросалон-2024» күргәзмәсендә тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы агрегатлары экспозициясе белән танышты, техника җитештерү буенча эре компанияләр вәкилләре белән очрашулар үткәрде. Төбәк аграр ведомствосы башлыгы азык хәзерләү техникасы җитештерү буенча дөньякүләм лидер булган "Krone" компаниясе вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрде.

- Республикада 30 индустриаль сөтчелек фермасы төзүне планлаштырабыз, бу - булган 21 фермага өстәп. Монда сезнең техникадан башка булмый, - диде ул. - Безнең аграрийлар сезнең агрегатларның мөмкинлекләрен белә, аларны сатып алырга ниятли.

Илшат Фазрахманов республика аграрийларының күптәнге партнерлары - Белоруссиянең "Гомсельмаш" һәм "МТЗ" компанияләре, илебезнең "Ростсельмаш" холдингы җитәкчелеге белән дә очрашты. Яклар техника белән тәэмин итүне арттыру буенча планнар турында фикер алышты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: