Чишмә районында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы буенча гамәлгә ашырылачак проектның бәясе 850 млн сумнан артык. Федераль бюджет акчалары - якынча 570 млн сум, төбәк бюджеты - 55 млн сум, урындагы бюджет - 17 млн сум, "Таврос" инвестицияләре - 250 млн сумнан артык, дип планлаштырыла.
Торак комплексының беренче этабында гомум мәйданы 7,2 мең кв. м. булган 100 индивидуаль торак йорт төзү планлаштырыла. Йортның уртача мәйданы - 72 кв. м.
Проект, шулай ук, инженерлык челтәрләре (газ, автомобиль юллары һәм тротуарлар, электр белән тәэмин итү) төзүне күздә тота.
Фото: pravitelstvorb.ru