Хәер, язганда гына ансат, асылда исә бу эшләрнең, уңышларның ничек бирелүен алдынгы коллективта үзләре генә беләләрдер. Әмма бер нәрсә хак: Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, зур тәҗрибәле рәис Фәйруз Галиев җитәкчелегендәге алдынгы коллективта бу еллар эчендә нинди генә сынауларны да җитди әзерлек белән каршы алырга һәм иң катлаулы шартларда да аз югалтулар белән һәрвакыт мул уңышка ирешергә өйрәнгәннәр. Авыл хуҗалыгы тармагы өчен быелгы катлаулы ел да шуның ачык мисалы булып тора. Түбәндә алдынгы хуҗалыкның уңыш серен беркадәр ачып үтсәк тә, бу башкалар өчен файдага гына булыр дип уйлыйбыз.
Әйтик, агымдагы елның май уртасында без хуҗалыкта булганда биредә төп чәчү эшләре тәмамланган иде инде. Эшне шулай тиз һәм кыска агротехник срокларда башкарырга, аңлашыла, беренче чиратта хуҗалыктагы куәтле техник база мөмкинлек бирә. Бу җәһәттән алдынгы кооперативта техник базаны даими яңарту, ел саен дистә миллион сумнарга заманча техника сатып алу яхшы гадәткә әверелгән.
Югары уңыш үстереп алуның бер сере шушы булса, икенчедән, биредә җир куенына фәкать югары сыйфатлы һәм тиешле кондицияле орлык салына. Аңа кадәр исә җир тиешенчә эшкәртелеп, барлык таләп ителгән тукландыруны ала. Гомумән, алдынгы хуҗалыкта һәр гектарга 100-150 килограмм исәбеннән ашлама кертү – инде күптәнге норма. Үз чиратында, тиешле тукландыру алып, баштан ук көчле тамыр җибәргән үсентеләр салкыннарга, корылыкка, башка табигать көйсезлекләренә дә әллә ни бирешми, һәрхәлдә, андый сынауларны җиңелрәк кичерә. Нәтиҗәдә, нинди хәл-шартларда да ярыйсы мул уңыш белән сөендерә. Икенче сер шунда яшеренгән, безнеңчә.
Шулай да төп уңыш сере алдынгы карашлы, стратегик фикерләүче, һәрдаим киләчәккә зур максатлар куеп эш итүче кооператив рәисе Фәйруз Галиев җитәкчелегендәге бердәм, тырыш, эш дип янучы коллективта, билгеле. Монда һәркемнең йөкләтелгән бурычны зур җаваплылык һәм намус белән башкаруын, хуҗалыкта ныклы тәртип, хезмәт дәрте тантана итүен, һәр тармакның сәгать кебек төгәл эшләвен, гомумән, үрнәк итеп куярлык. Көннәр утыру белән 4 мең гектар мәйданнан тиз арада уңышны югалтуларсыз җыеп алулары да – шуның ачык күрсәткече.
– “Акрос-550”, “Акрос-585”, “Вектор-410” комбайннарын иярләгән алдынгы комбайнчыларыбыз Андрей Егоров, Флүз Сабитов, Риф Кантимеров, Нурияз Сабитов, Александр Ефремов быелгы кампаниядә чын мәгънәсендә хезмәт батырлыгы күрсәтте. “МАЗ”, “КамАЗ”, “ЗИЛ” машиналарында ашлыкны берөзлексез басудан ындыр табагына ташып торган тәҗрибәле водительләребез Илдар Фәйзуллин, Наил Кантимеров, Наил Морозов, Җәлил Хәйбуллин, Флүз Галиевның фидакарь хезмәте дә зур хөрмәткә лаек. Нәкъ алар һәм шундый башка фидакарьләр тырышлыгы белән быелгы катлаулы елда да бураларыбыз мул уңыш белән тулды, – дип басу батырларын мактап телгә алды, хуҗалык җитәкчесе Фәйруз Галиев.
Октябрь башында без хуҗалыкта булганда биредә быелгы бөртеклеләр урагына нокта куеп, инде киләсе ел уңышын хәстәрлиләр иде. Аерым алганда, 1100 гектарда уҗым бодае чәчкәннәр. Куәтле “К-742” тракторын иярләгән алдынгы механизатор Михаил Фадеев исә туңга сөрү белән мәшгуль иде.
– Әлегә бу эш 700 гектарда башкарылды. Җәмгысы исә 1500 гектар мәйданны туңга сөрү планы билгеләдек. Бу эшне Республика көненә тәмамларбыз дигән нияттә торабыз, – диде ул чакта көзге эшләр ахырына якынлашса да, басудан кайтып керә алмаган тынгысыз баш агроном Ринат Сәйфуллин.
Хәер, баш агрономның бу көннәрдә гел генә басуда булуының башка сере дә бар. Быел аеруча мул уңыш вәгъдә итүче көнбагыш басуларының менә-менә өлгереп җитүен көтә ул.
– Быел көнбагыш 1200 гектарда үстерелде. Гектар куәте 25 центнердан да аз булмас дип торабыз. Шушы көннәрдә аны урып-җыюга төшәчәкбез, – диде ул, тулышып пешкән көнбагыш басуларына киң караш ташлап.
Алдынгы хуҗалыкта терлекчелек тармагы да кышлату чорын, һәр елдагыча, иң җитди әзерлек белән каршы ала. Һәр баш терлеккә ике елга җитәрлек запас белән мал азыгы хәзерләнгән. Бу җәһәттән аеруча “Дон-680” мал азыгы хәзерләү комбайнын иярләгән уңган механизатор Фәнис Каһармановның фидакарь хезмәтен мактап телгә алдылар. Ул 348 гектарда – күпьеллык үләннәрне, 233 гектарда кукуруз урып, җәмгысы 123000 центнер яшел масса хәзерләнгән. Әйткәндәй, кукуруз гектарыннан 340 центнер уңыш биргән. Биредә иң югары күрсәткечкә Петр Петров ирешкән.
Әлегә исә хуҗалык маллары киң ялан-кырларда сусыл үлән белән сыйлана. Бу җәһәттән уңган терлекчеләр Илшат Әдеһәмов, Дамир Әһлиуллин, Вячеслав Данилов, Александр Соловьев һәм башкалар алар тук булсын һәм мул сөт белән сөендерсен өчен тиешле хәстәрлек күрә. Алдынгы савучылар Наталья Охрименко, Ирина Замятина, Фәридә Фәйзуллина, Галина Асташкина, Татьяна Феногенова, Ришат Хәбибуллин белән тәүлеклек савымның һәрвакыт югары дәрәҗәдә булуын тәэмин итә. “УАЗ” водителе Рамил Майнуров исә аларны бер минутка да соңламыйча эшкә алып килеп-кайтарып тора. Шуның нәтиҗәсе буларак, көн саен 2 мең тоннадан күбрәк сөт җитештерә бүген алдынгы хуҗалык.
– Соңгы елларда республикада да, ил күләмендә дә аграр тармакка игътибар бермә-бер артты. Кинәнеп эшләр өчен киң мөмкинлекләр булдырыла. Әлбәттә, без алардан нәтиҗәле файдаланып, яңадан-яңа стратегик башлангычларны тормышка ашыруны, тагы да югарырак куәтләргә чыгуны мөһим максат итеп куябыз. Һәм, шөкер, без аларга ирешәбез дә! – диде киләчәккә бурыч-максатлар хакында сөйләгәндә уңган җитәкче Фәйруз Галиев.
Югарыда Фрунзе исемендәге хуҗалык коллективының уңыш сере хакында җентекле сөйләсәк тә, киләчәккә булган стратегик проектларын әлегә сер итеп калдырабыз. Бу хакта алар тормышка ашырылгач язарбыз. Ә аларның якын арада нәтиҗәле тормышка ашырылачагына шик юк, чөнки республика аграр тармагының йөзек кашы булган Фәйруз Галиев җитәкчелегендәге алдынгы хуҗалыкта башкача булуы мөмкин дә түгел!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.