+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 октябрь , 16:30

Русия авыл хуҗалыгы министры Башкортстан стендын карады

Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут «Алтын көз-2024» агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан стендында булды.

Русия авыл хуҗалыгы министры Башкортстан стендын карады
Русия авыл хуҗалыгы министры Башкортстан стендын карады

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов аны республика экспозициясе белән таныштырды, агросәнәгать комплексының казанышлары турында сөйләде. Аерым алганда, федераль министр стендта тәкъдим ителгән "Авилат" компаниясенең техник киндер үстерү һәм эшкәртү проекты белән кызыксынды.

«Авилат» (Ш. Хәбибрахмановның фермер хуҗалыгы) Башкортстанның Бүздәк районында бу елның августында заводны эшләтә башлады. Бу - республикада тулы эшкәртү циклының беренче предприятиесе һәм Русиядә өченче предприятие. Киндер сүс - җылыткычлар, тукылмаган материаллар, геотекстиль, аркан, ә костра (киндер чималы калдыклары) костробетон, арболит блоклар җитештергәндә кулланыла. Предприятиенең куәте сәгатенә 1 тонна чимал, 300-350 кг әзер сүс тәшкил итә. Хуҗалыкта техник культура мәйданы 600 гектардан артык.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: