+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 октябрь , 15:25

"Урып-җыю катлаулы шартларда уза"

Башкортстанда быелгы сезонда бөртекле һәм кузаклы культураларның тулаем җыемы 3 млн тоннадан артып китәчәк, дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов «2024 елда үсемлекчелек тармагының беренчел йомгаклары» темасына оператив штаб утырышында.

"Урып-җыю катлаулы шартларда уза"
"Урып-җыю катлаулы шартларда уза"
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган чара Мәскәүдә 26нчы «Алтын көз» Русия агросәнәгать күргәзмәсе кырларында узды.

- Урып-җыюны төгәллибез. Быел ул катлаулы шартларда узды. Туфракның артык дымлануы аркасында ике айлык яңгырлар нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде, ул төбәкнең барлык 54 муниципаль районында һәм Күмертау шәһәрендә 11 сентябрьгә кадәр гамәлдә булды, - диде ул. - Төбәктә туфракның артык дымлануы бөтен җирдә диярлек булды: республикадагы 31 метеостанциянең 27сендә куркыныч метеокүренеш теркәлде.

Артык дымлылык нәтиҗәсендә төбәкнең 373 хуҗалыгында 447,5 мең гектар зыян күргән (179 мең гектарда чәчүлекләр һәлак булган), дип ассызыклады Илшат Фазрахманов. Бәяләүләр буенча, яңгырлар фонында чәчүлекләрнең һәлак булуы нәтиҗәсендә төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең турыдан-туры чыгымнары 3 млрд сумга якын тәшкил иткән.

Бүген Башкортстанда майлы культуралар һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Төбәк аграр ведомствосы башлыгы республикада майлы культураларның тулаем җыемы – 600 мең, шикәр чөгендере 2,5 млн тоннага җитәргә мөмкин, дип фаразлады. Республика кырларында чөгендер рекордлы уңыш бирә - гектардан 460 центнерга якын.

Шулай ук, ул терлек азыгы хәзерләү, көзге культуралар чәчү, тармакны техник модернизацияләү турында сөйләде.

- Бары тик 5 ел эчендә (2019-23 еллар) генә дә республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 60 млрд сумлык 16 мең берәмлек техника сатып алган. Агымдагы елда - 9,1 млрд сумга 1921 берәмлек, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның агросәнәгать комплексы «Алтын көз-2024» күргәзмәсендә төбәк продуктлары һәм милли брендлар, шул исәптән башкорт балы, Бәләбәй сырлары, ат, сыер ите деликатеслары тәкъдим итте.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: