+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 октябрь , 09:21

Фәнзил Чурбаев хуҗалыгын “Кречет” та үз итә!

Көнбагышның әлеге югары сыйфатлы сорты Федоровка төбәгендәге алдынгы фермерны аеруча зур уңыш белән сөендергән

Фәнзил Чурбаев хуҗалыгын “Кречет” та үз итә!
Фәнзил Чурбаев хуҗалыгын “Кречет” та үз итә!

Чурбаев Фәнзил Фәйрүз улының крестьян-фермер хуҗалыгы турында беренчегә генә язуыбыз түгел. Заманында әти-әнисе Гөлсинә һәм Фәйрүз Чурбаевлар нигез сал­ган хуҗалык дилбегәне Фәнзил Фәйрүз улы үз кулларына алганнан соң аеруча ныклы үсеш баскычына чыкты һәм Федоровка районында гына түгел, республика күләмендә дә уңышлы фермерлык эшчәнлегенең күркәм үрнәгенә әверелеп бара.

2 октябрьдә хуҗалыкка соңгы килгәндә биредә көнбагыш урагының иң кызган мәле иде.

– Быел әлеге майлы культураны 300 гектарда үстердек. 150 гектарда – “Енисей”, тагын шулкадәр җирдә “Кречет” гибрид сортлысын. “Енисей” гектарыннан 15 центнер уңыш бирде, югары сыйфатлы һәм хакы да кыйммәтле “Кречет” сортына исә тагы да югарырак өметләр баглыйбыз. Басуда ике “Нью-Холланд” комбайны эшли. Көн саен 40 гектардан уңыш җыябыз. Җыеп алынган уңыш басудан турыга Мәләвез элеваторына озатыла. Көннәр уңай торганда, урып-җыю эшләрен Республика көненә тәмамларга ниятлибез, – диде ул чакта эшне һәрдаим төгәл һәм ныклы исәп белән алып баручы заман җитәкчесе Фәнзил Чурбаев.

Һәм, чыннан да, 10 октябрь кичендә ул урып-җыю эшләрен тулысынча тәмамлаулары турында шатлыклы хәбәр белән уртаклашты. “Кречет” та, көтел­гәнчә, өметләрне аклаган, гектарыннан 20 центнерга якын уңыш белән сөендергән.
Әйткәндәй, эшне заманча алымнарны, алдынгы тәҗ­рибәне һәм, әлбәттә, яшьлек дәртен, булдыклылыкны эшкә кушып оештыру нәтиҗәсендә, Фәнзил Чурбаевның крестьян-фермер хуҗалыгы быелгы табигать көйсезлекләрен дә чагыштырмача җиңелрәк кичергән.

– Чәчүлекләр – 1230 гектар, печәнлекләр 150 гектар тәшкил итә. Әйтеп үтүемчә, шуның 300 гектарында – көнбагыш, 136 гектарда – карабодай, 170 гектарда – сабанашлык, 155 гектарда – уҗым бодае, 160 гектарда – арпа, 175 гектарда солы үстердек. Озайлы яңгырлар алай ук зур зыян салды димәс идем. Һәрхәлдә, көннәр утыру белән без иң кыска вакытта барлык ашлыкны җыеп алып, Мәләвез элеваторына урнаштырдык. Бүген ул үзенең сатып алучысын көтә. Әйтергә кирәк, елына карата гектар төшеме дә начар булмады, уртача 20 центнер булды, – диде бу уңайдан Фәнзил Чурбаев.

Әлеге крестьян-фермер хуҗа­лыгында бөртеклеләр урагын 25 сентябрьгә үк тәмам­лаганнар. Урып-җыю эшләрен шулай кыска тотарга исә быел гына сатып алынган икенче “Нью-Холланд” комбайны ярдәм иткән. Гомумән, булдыклы хуҗа техник паркны яңартуга иң җитди игътибар бирә. Мәсәлән, быел гына 2019 елгы әлеге куәтле комбайн янына төягече булган яңа МТЗ-82 тракторы да сатып алганнар.

Хуҗалыкта без булганда “Нью-Холланд”ларны иярләгән тәҗрибәле басу батырлары Зиннур Вәлитов һәм Алик Якупов көнбагыш ура иде. Алар артыннан ук диярлек чын җир улы Рамил Вәлитов К-700 тракторында җирне киләсе ел уңышы өчен эшкәртеп, әзерләп бара. Фермер хуҗалыгында Фәнзил Фәйрүз улының якыннарына да эш җитәрлек. Әтисе Фәйрүз абзый басу эшчеләрен вакытында ашатып, нәрсә кирәк, шуны минуты-секунды белән китереп торса, Мәләвездә училище тәмамлаган энесе Марсель “КамАЗ” машинасын иярләгән. Ул ашлыкны басудан амбарга я элеваторга ташый. Әни кеше Гөлсинә ханым исә якыннарына һәм басу батырларына тәмле ашларын өлгертеп кенә тора. Куаныч өстенә шатлык өстәп, быел уллары Фәнзил кәләш туйлап та сөендергән әти-әнисен. Шулай итеп, фермер гаиләсе быел тагын бер эш көче белән тулыланды дияргә дә мөмкин. Һәрхәлдә, төп йортка уңган килен төшү белән Гөлсинә апага да эш сизелерлек җиңеләйгән. Бу җәһәттән Алия һәм Фәнзил Чурбаевларга Ходай бәхетле тигез гомер, балалар куанычы, зур уңышлар насыйп итсен!

– Киләсе ел уңышын хәстәрләп, бүгенгә 150 гектарда туңга сөрү, 100 гектарда дисклау эше башкарылды. Янә дә 150 гектар мәйданны сөрү, 300 гектарны дисклау бурычы тора. Һава торышы уңай торганда, октябрьдә бу эшләрне тулысынча башкарырбыз, дип уйлыйм.

Терлекчелек тармагы да кышка тулысынча әзер. Озайлы яңгырларга бәйле, мал азыгын хәзерләүне соңрак тәмамласак та, барысы да запас белән туп­ланды. Әйткәндәй, атлар саны бездә хәзер 90га җитте. Янә дә 35 баш эре мөгезле терлек асрыйбыз. Быелдан, 120 килограммга кадәр авырлыкка җитүче токымлы сарыклар үрчетүгә дә алындык. Әлегә алар тугыз баш кына, әмма язга беренче үрчемне алганнан соң, киләчәктә бу юнәлеш тә хуҗалык эшчән­легендә төп тармакларның берсенә әверелер, дип ышанам. Гомумән, планнар күп ул. Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, эшләргә, ныкышмалылык күрсәтергә кирәк! – диде яшьлек дәрте ташып торучы, киләчәккә анык, төпле, стратегик бурыч-максатлар куеп эшләүче булдыклы җитәкче Фәнзил Чурбаев.

Без дә ниятләгән барлык колачлы проектларыгыз да тормышка ашсын дигән изге теләктә калабыз! Чурбаев хуҗалыгының даны еракларга таралсын!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: