+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 октябрь , 16:13

Башкортстан экспортлауны арттыра

Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) үткәргән оператив киңәшмәдә белдерде.

Башкортстан экспортлауны арттыра
Башкортстан экспортлауны арттыра

- Санкцияләргә һәм халыкара исәп-хисаплар үткәрүдә кыенлыкларга карамастан, Башкортстан дөньяның 44 иленә продукция чыгара. Хәзер традицион партнерлар белән эш алып барыла һәм экспорт өчен яңа базарлар үзләштерелә, - диде Илшат Фазрахманов.

Ул өстәп әйткәнчә, узган елда Башкортстаннан тышкы базарга 730 мең тоннадан артык АПК продукциясе 328 миллион АКШ долларына диярлек экспортланган, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 12 процентка артык.

Агымдагы елда АПК продукциясен экспортлау күрсәткечен 331,7 миллион долларга кадәр арттыру планлаштырыла.

Фото: автор фотосы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: