+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 октябрь , 18:41

"Башкортстан агросәнгать комплексы өлкәсендә яңа проектлар өчен ачык"

Бүген Мәскәүдә Кытай Халык Республикасының Русия Федерациясендәге Илчелегендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Русия-Кытай форумы узды. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов катнашты. Ул берничә Кытай компаниясе вәкилләре белән сөйләшүләр алып барды, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

"Башкортстан агросәнгать комплексы өлкәсендә яңа проектлар өчен ачык"
"Башкортстан агросәнгать комплексы өлкәсендә яңа проектлар өчен ачык"

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кытай Башкортстанга АПК продукциясен импортлаучы топ-5 илгә керә һәм республика продукциясен экспортлауда 4нче урынны алып тора (республика экспорты гомум күләменең 13 проценты). Башкортстан Кытайга май продукциясе, ашлык, шикәр чөгендере, сөт продуктлары, алкогольле һәм алкогольсез продукция, бөртекле һәм майлы культуралар озата.

– Башкортстан агросәнгать комплексы өлкәсендә яңа проектлар өчен ачык, - диде Илшат Фазрахманов. - Без хөкүмәт дәрәҗәсендә дә, эшлекле берлек дәрәҗәсендә дә актив һәм үзара хезмәттәшлеккә өметләнәбез.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: