+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 ноябрь , 18:52

"Авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт!"

Бүген Уфаның «Торатау» конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.

"Авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт!"
"Авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт!"

Төбәк җитәкчесе республика аграрийларын һөнәри бәйрәм белән котлады һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

- Бүгенге катлаулы шартларда сез илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча мөһим дәүләт бурычын хәл итәсез. Безнең аграрийлар - чын хезмәт батырлары. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча республика Русиянең алдынгы ун төбәге арасына керә, - диде Радий Хәбиров, - Безнең Президентыбыз 2030 елга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне – 25 процентка, агроэкспортны – 1,5 тапкыр, инвестицияләрне 60 процентка арттыру бурычын куйды. Безнең республикада бу бурычны үтәү өчен барлык кирәкле шартлар да бар дип саныйм. Без - авыл хуҗалыгына ярдәмгә федераль бюджеттан акча җәлеп итү буенча лидерлар рәтендә. Инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингында - илдә өченче урында. Соңгы биш елда бездә 20дән артык сөт фермасы, өч дуңгыз комплексы төзелде һәм яңартылды, биш кошчылык фабрикасы реконструкцияләнде. Бу - яңа технологик чишелешләргә таянган эре заманча производстволар.

Радий Хәбиров авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасының мөһимлеген билгеләп үтте. Аның ярдәмендә авыл халкының торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бар, ә авылда мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, физкультура-савыктыру комплекслары барлыкка килә. Программа кысаларында 25 километрга якын авыл юлы, 100 километр газ һәм 120 километрдан артык озынлыкта суүткәргеч сузылды. Балалар һәм спорт мәйданчыклары, парклар һәм скверлар, урамнарны яктырту объектлары төзелеп, территорияләрне төзекләндерү буенча 192 проект гамәлгә ашырылды.

Республика җитәкчесе авыл халкына махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә эшлекле ярдәмнәре өчен дә рәхмәт белдерде.

- Барлык авыл хезмәтчәннәренә авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт. Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз. Сез безнең өчен чын патриотизм, фидакарьлек, югары профессионализм үрнәге, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Барыгызга да нык сәламәтлек телим! Иминлек сезгә! Һәм, әлбәттә, мул уңыш, хезмәт фронтында яңа җиңүләр.

Чыгышының ахырында Башкортстан Башлыгы муниципалитетлар җитәкчеләренә дипломнар тапшырды, алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешә.

Тантаналы җыелыш Башкортстанның иҗат коллективлары һәм артистлар концерты белән тәмамланды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: