Русалина әти-әнисе, энесе Алмаз ярдәме белән презентацияләр, видеоязмалар, бизнес-план һәм эш проектын төзи. Моңа кадәр Русалина, яшь фермер буларак, балыкчылык тармагын үстерүгә “Агростартап” программасы грантын откан иде. Менә биш ел инде ул Ваныш авыл биләмәсе территориясендә урнашкан буада балык үрчетеп, район үзәге халкын гына түгел, ә тирә-як шәһәр һәм район кешеләрен дә тере һәм туңдырылган балык белән тәэмин итә.
Грант акчасына алынган балыклар бүгенге көндә буада күпләп үрчегән, үскән. Шул рәвешле Русалина үзенең балыкчылык фермасы янында “Клевое место” агротуристик комплексын төзү ниятен белдереп, проектын яклап чыга.
Русалинаның әти-әнисе – аның олы таянычы. Алар балык үрчетү буасы янында ике өй төзеп, беседкалар куеп, туристларга ял итү урыны булдырганнар. Шулай ук бирегә ял итәргә килүчеләр өчен көймәдә йөрү, мото- һәм квадроциклларда йөрү мөмкинлеге тудырганнар. Көнозыны матур табигатькә сокланып, балык тотып, рәхәтләнеп ял итүчеләргә мунча керү мөмкинлеге дә бар.
Хәзер исә “Агротуризм” буенча грант откан фермер биредә туристлар өчен тагын да өйләр төзеп, күбрәк кешеләр җәлеп итү максатын алга куя. “Агротуризм” фермерларга үз бизнесын киңәйтергә һәм үз продукциясен сатуның альтернатив каналларын булдырып, өстәмә керем алырга ярдәм итә. Дәүләт ярдәменең мондый төре нәтиҗәсендә республикада яңа туристлык объектлары барлыкка киләчәк, бу авыл территорияләренең тотрыклы үсешенә ярдәм итәчәк. Русалина Шакированың хуҗалыгы – шуның ачык үрнәге!
Кыю, уңган гаиләгә алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.
Фото: Шакировларның гаилә альбомыннан