Благовар районы агросәнәгать комплексы нәтиҗәле үсешүче төбәкләрнең берсе санала. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча район соңгы елларда республикада алдынгы урыннарны били. Агымдагы хуҗалык елының беренчел йомгаклары бу юнәлештә мөмкинлекләрнең зуррак булуы хакында да сөйли.
Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап үткәрелгән тантаналы җыелышта саннар теле белән дә әйтелде. Икътисадның нигезен тәшкил иткән агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше төбәкнең социаль хәленә зур йогынты ясый, халыкның тормыш-көнкүрешендә уңай яктан чагылыш таба. Агымдагы елның 1 октябренә тармакта җитештерелгән тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 5,8 миллиард сум тәшкил итте. Шунысы куанычлы, әлеге күрсәткеч былтыр ирешелгән дәрәҗәдән күпкә югары. Агросәнәгать комплексында 1108 кеше хезмәт сала, бу — район буенча эшкә сәләтле халыкның 40 проценты. Тармакта уртача айлык хезмәт хакы 52 мең сум тәшкил итә. Бу җәһәттән шуны да билгеләү мөһим: икътисади-финанс күрсәткечләр дә былтыргыдан арткан.
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Радик Әхмәдуллин билгеләвенчә, аграр тармак хезмәткәрләре өчен агымдагы ел үтә дә катлаулы булды. Шуңа карамастан, тупланган матди-техник базаны нәтиҗәле файдалану, финанслар белән тиешенчә тәэмин ителеш һәм механизатор кадрларның осталыгы, тырышлыгы авырлыкларны җиңеп чыгу өчен таләп ителгән шартларны тудыра алды. Нәтиҗәдә, елына карата яхшы гына уңыш үстереп алынды. Атап әйткәндә, ашлыкның тулай җыемы 100 мең тонна тәшкил итте. Монда инде хәзерге чорда районның аграр тармагын билгеләүче “Башкир-агроинвест”, “Благовар” кошчылык заводы, “Башкирская житница” кебек заманча предприятиеләрнең өлеше саллы булды, чөнки әлеге өч хуҗалыкта барлыгы 85 мең тонна ашлык җитештерелде.
Районда терлекчелек тармагы да тотрыклы үсеш кичерә, бу продукция җитештерүдәге уңай динамикада да чагылыш таба. Барлык хуҗалыклар да алдагы кышлату чорын уңышлы үткәрү хәстәрен күрде – җиткелекле күләмдә мал азыгы хәзерләде, яхшы сыйфатлы печән тупланды, сенаж һәм силос салынды. Димәк, тармакның югары продуктлылыгын тәэмин итү – сөт һәм ит җитештерүне арттыру буенча тиешле шартлар тудырылды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, алдагы көнне кайгырту юнәлешендә дә эшлекле чаралар күрелә. Мәсәлән, агросәнәгать комплексында төп фондларга инвестицияләр күләме 336 миллион сум тәшкил итте, шуның 53 проценты авыл хуҗалыгы тәгаенләшендәге техника сатып алуга тотынылды. Тармакта төзелеш тә тукталмый,“Благовар” селекция-генетика үзәге көче белән Восточный авылы янында малларга катнашазык цехы корпусларын күтәрү башланды. Яңа объектның бәясе 2 миллиард сумнан күбрәк, цех сәгатенә 30 тонна катнашазык җитештерү куәтенә ия. Моннан тыш, “Благовар” кошчылык заводы машина-трактор мастерскойлары белән бер түбә астындагы автогараж төзүне алып бара. Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү буенча да киң эш җәелдерелгән, атап әйткәндә, соңгы чорда гына аграр предприятиеләрдә эшләүче 6 яшь белгеч дәүләттән дәртләндерү чаралары алды.
Гомумән, авыл хуҗалыгы эшчәннәре төбәктә һәрчак кадер-хөрмәттә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан үткәрелгән тантаналы җыелышта, мәсәлән, илледән артык хезмәт алдынгысына төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Агросәнәгать комплексында озайлы фидакарь хезмәтләре һәм ирешелгән югары күрсәткечләре өчен зур төркем алдынгылар Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм Благовар районы хакимиятенең Мактау грамоталарына лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында күпчелекне “Башкорт ит компаниясе”, “Башкир-агроинвест” җәмгыятьләре, “Благовар” кошчылык заводы ,“Благовар” селекция-генетика үзәге кебек предприятиеләр хезмәткәрләре тәшкил итүе табигый, чөнки алар төбәктә иң эреләрдән санала, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясендә дә аларның өлеше зур.
“Благовар” селекция-генетика үзәгенең бүләккә лаек булган хезмәткәрләре арасында Фәнзәт Зарипов та бар. Күчәрбай авыл биләмәсенә караган Әхмәт авылында туып-үскән бу ир асылы — район һәм республика күләмендә дан казанган механизатор буларак билгеле. Озак еллар “Октябрь” колхозында хезмәт салды, СК-5 маркалы комбайнда район буенча иң күп ашлык (15 мең центнердан артыграк) суктырып, өч тапкыр район чемпионы булып танылды. Алтмыш яшен куган Фәнзәт Рәис улы берничә ел элек гаиләсе белән район үзәге Языковога күченеп килде. Үзе әйтмешли, хәзер “җиңел” эштә – селекция-генетика үзәгенең мал азыгы цехында оператор. Бәйрәм бүләге аның яңа урында да хезмәттә сынатмавын бик ачык күрсәтеп тора, безнеңчә.
Фәнүр Гамбәров.