Чакмагыш — республикада аграр тармакта җитештерүне елдан-ел арттыра, игенчелектә, терлекчелектә заманча технологияләрне куллану нәтиҗәсендә төрле категориядәге хуҗалыкларның керемнәре даими күтәрелә баручы районнарның берсе. Бүген районның аграр тармагын 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 50 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 12 меңнән артык шәхси хуҗалык билгели. Аларның бердәм тырышлыгы һәм фидакарь хезмәте белән Чакмагыш быел да республикада алдынгы районнар исемлегендә лаеклы урын алды. Аерым алганда, район хезмәт ияләре елның узган 9 аенда 4,7 миллиард сумлык тулай аграр продукция җитештерде. Күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,3 процентка күбрәк. Аның 53 процентын — терлекчелектән, калган өлешен үсемлекчелектән алынган продукция тәшкил итә.
Район аграрийлары өчен бу ел кайсы ягы белән үзенчәлекле булды? Көйсез табигый һава шартлары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре хезмәтендә нинди чагылыш тапты? Шушы хакта һәм чакмагышлыларның ирешкән уңышлары турында сөйләвен үтенеп, без район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсановка мөрәҗәгать иттек.
– Быелгы табигать шартлары безнең авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен дә җиңел булмады: чамасыз яңгырлар яву аркасында шактый мәйданда басу культуралары зыян күрде. Табигать көйсезлеге бөртеклеләрнең байтак өлешен югалтуга китерде. Шуңа карамастан, хуҗалыкларның бердәм тырышлыгы белән 120 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдык. Гектар куәте уртача 32,6 центнер тәшкил итте. Бу көннәрдә дә эш дәвам итә. Әле басуларда шикәр чөгендере һәм көнбагыш уңышын җыеп алу тәмамлану алдында. Әлбәттә, быел мал азыгы хәзерләү өчен уңай шартлар җитәрлек булды. Һәр малга уртача 40ар центнердан артыграк тупас һәм сусыл азык тупланды. Бу безгә алдагы кышлату чорында продукция җитештерү темпларын киметмәскә мөмкинлек бирәчәк.
Соңгы елларда без уңышны арттыру юнәлешләренең берсенә — ашлама куллануга зур игътибар бирәбез. Быел һәр гектарга 80шәр килограмм минераль ашламалар кертелде. Тәҗрибә күрсәтүенчә, аны дөрес куллану уңышны арттырырга да, корылык шартларында яшь үсентеләргә тернәкләнеп китәргә дә ярдәм итте.
Шунысы мөһим, быелгы көз уҗым культуралары чәчү өчен уңай булды. Аграр хуҗалыклар көзге аграр кампанияне оешкан рәвештә һәм барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәп башкарды.
Киләсе ел уңышы өчен 11246 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Җирдәге дым запасы һәм һава торышының яхшы булуы уҗымнарның яхшы шытым бирүен тәэмин итте. Димәк, алдагы ел уңышының мул булачагына өмет зур.
Терлекчеләребез дә һөнәри бәйрәмне хезмәт казанышлары белән каршы ала. Хуҗалыклардагы сыер маллары 30 мең баштан артып китте. Элеккечә, сөт җитештерү буенча республикада иң югары баскычтабыз. Чагыштыру өчен: әгәр узган ел сөт җитештерү күләме 86 мең тонна тәшкил итсә (һәр сыердан уртача 8804 килограмм сөт савып алынды), быел 9 айда 73 мең тонна сыйфатлы сөт чималы җитештерелеп, эшкәртүгә озатылды. Бу узган елның шушы чорында җитештерелгәннән 8 процентка күбрәк. Әлеге вакытта һәр көнне район хуҗалыкларыннан 200 тоннадан артык сөт озатыла, аның күпчелек өлеше — югары сортлы. Ит терлекчелегендә дә күрсәткечләр югары. Узган ел хуҗалыклар тереләй авырлыкта 4935 тонна ит җитештереп озатса, быел 9 айда әлеге күрсәткеч 3737 тонна булды. Сыер малларыннан тәүлегенә уртача 767шәр грамм артым алына.
Әлбәттә, югары казанышларга ирешүдә, камил технологияләрдән тыш, кеше факторы да мөһим роль уйный. Җитештерүчәнлекне күтәрүдә, аңлашыла, хезмәт хакы аерым урын били. Агросәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренең айлык уртача эш хакы 53,6 мең сумнан артты, ягъни, ел дәвамында ул 21,3 процентка күтәрелде.
Югары күрсәткечләргә ирешүне, шулай ук, заманча техникадан башка да күз алдына китереп булмый. 1 октябрьгә аграр предприятиеләр балансында төрле маркалы 549 берәмлек трактор, 100 берәмлек ашлык суктыру, 42 берәмлек мал азыгы комбайннары, 169 йөк машинасы исәпләнә. Югары җитештерүчәнле 10 берәмлек шикәр чөгендере алу комбайны булу да соңгы елларда районда “татлы тамыр” игү күләмен арттыруга ярдәм итте.
Әйтергә кирәк, районыбызның соңгы елларда төрле юнәлештәге федераль һәм республика программаларында уңышлы катнашуы тармакта кадрлар мәсьәләсен җайга салырга, авылдагы социаль мәсьәләләрне уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирде.
Быел тугыз айда төп капиталга инвестицияләр күләме дә 534 миллион сумнан артты. Һәр ел хуҗалыклар миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп итә.
Алда билгеләп үтүемчә, тармакта бүген хуҗалык итүнең барлык ысуллары да уңышлы тормышка ашырыла. Аграр прдприятиеләр белән беррәттән крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше дә елдан-ел арта. Алар тарафыннан узган тугыз айда 150 миллион сумнан артыграк күләмдә тулай продукция җитештерелде.
Агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешендә федераль һәм республика бюджетларыннан күрсәтелгән ярдәм мөһим роль уйный. Быел хуҗалыклар 200 миллион сумнан артык акча алып, төп фондларны яңартуга, җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрүгә һәм асралган малларның нәсел сыйфатын яхшыртуга, авылда хезмәт шартларын яхшыртуга тотынды.
Республикада аграр җитештерү үсешендә чакмагышлыларның үрнәк итеп куелуы, әлбәттә, безгә зур җаваплылык өсти. Агросәнәгать комплексындагы уңышларыбыз, аңлашыла, республикада алып барылучы дөрес аграр сәясәт нәтиҗәсе булып тора. Ирешелгән казанышларыбыз авылларның төзеклегендә, аграр хуҗалыкларның тотрыклылыгында ачык күренә. Киләчәктә дә Башкортстаныбызның алдынгы аграр районы “маркасы”н югары тотарбыз, дип ышанам.
Фәнис Әмирханов әзерләде.