Токымчылык заводының баш агрономы Ришат Гәрәев хуҗалыктагы эшләр белән таныштыруны амбар биләмәсендә бар куәтенә эшләп утыручы яңа ашлык киптерү җайланмасын күрсәтүдән башлады:
– Быел үзебезнең илдә җитештерелгән ASM AGRO-42 яңа ашлык киптерү комплексын сатып алдык. Җитештерүчәнлегеннән бик канәгатьбез. Быелгы яңгырлы елда шушындый зур куәтле җайланмадан башка эшләү авыр булыр иде.
Яңа ашлык киптерү комплексы операторы Фидан Госманов һәм ашлык чистарту агрегатын хезмәтләндерүче Вадим Казыйхановның уңышның сакланышын тәэмин итүдә өлеше зур. Фидан Зәки улы гомер буе ашлык киптерү өлкәсендә хезмәт салса, Вадим, нефть колледжы студенты, амбарда бишенче сезон эшли.
Амбар эшчәннәре ике сменада хезмәт сала. Көн саен бирегә басудан 4 мең центнерлап көнбагыш китерелә. Аны тиешенчә киптереп урнаштыруның никадәр мөһим булуын һәркем яхшы белә. Баш агроном әйтүенчә, көнбагышның 1500 тоннасы уңышлы сатылган да инде, ә гомумән алганда, бу культурадан гына да хуҗалык 100 миллион сумнан ким булмаган табыш алырга ниятли.
– Хуҗалыкта эшләр комплекслы алып барыла, — ди Ришат Фәрит улы. — Алты комбайн көнбагыш мәйданнарында эшли, өч трактор җир сөрә. Игенчеләребез Хәлил Сәлмәнов, Александр Максимов, Рәсим Зарипов, Марат Бикбаев, Азамат Тимербаев, Финарит Карамов – һәркайсы үз эшенең чын остасы. Җир сөрүдә тәҗрибәле механизаторларыбыз Илфир Хәмидуллин, Фәрит Шәйхетдинов һәм Венер Әхияретдинов та сынатмый. Кукурузны җыеп силоска салуда ал-ял белми эшләгән егетләребез Линар Мусин, Замир Саттаров, Илдар Кодакаев та иң җылы мактау сүзләренә лаек.
Баш агроном белдерүенчә, җәмгыять эшчәнлегенең төп юнәлеш-
ләре — “голштин” токымлы мөгезле эре терлекләр үрчетү һәм сату, сөт җитештерү, бөртекле, кузаклы культуралар һәм күпьеллык үләннәрнең югары репродуктив орлыкларын үстерү һәм сату. Хуҗалыкның 10008 гектар җире даими файдалануда, шул исәптән 7879 гектар чәчүлек мәйданнары бар. Соңгы елларда аграр предприятие — үсемлекчелек продукциясен җитештерүдә район маягы.
– Мондый җитештерүчәнлекнең сере бик гади – без барлык агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы уздырырга тырышабыз, бу өлкәдә интенсив технологияләр кертүгә, чәчү әйләнешен яхшыртуга, бөртекле, ярмалы һәм кузаклы культураларның югары уңыш бирә торган районлаштырылган яңа сортларын куллануга зур игътибар бирәбез, – ди Ришат Гәрәев. – Туфрак уңдырышлылыгын арттыру максатында органик һәм минераль ашламаларны, чәчүлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен химик эшкәртүне тиешле вакытта башкарырга тырышабыз. Быел табигать безне зур сынаулар алдына куйса да, бураларыбыз иген белән тулы, бу, әлбәттә, зур куаныч. Язгы бодай гектарыннан уртача 30 центнер, арпа 33 центнер бирде. Көнбагышның уңышы – гектардан 32 центнер. Мал азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнде. 11160 тонна сенаж, 20300 тонна силос салынды. Кышлату өчен, бер баш терлеккә исәпләгәндә, 46,5 центнер азык берәмлеге тупланды.
Ә менә соңгы биш елдагы эшчәнлегебезгә нәтиҗә ясасак, уртача уңыш 126290 центнер тәшкил итте, ә уңдырышлылык гектардан 26 центнер булды.
Сөт җитештерү юнәлешендә дә аграр предприятие югары нәтиҗәләргә ирешә. Быел 8652,2 тонна сөт җитештерелде, ә бер сыердан 10924 килограмм сөт савып алынды.
Ел саен уртача 440 тонна ит җитештерелә. Терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 900 граммга җитә.
“Ленин” токымчылык заводы һәрдаим заман белән бергә атлаучы җәмгыять. Биредә районда иң беренчеләрдән булып АвтоГРАФ системасы кулланыла башлады. Әлеге система транспорт чараларының хәрәкәтен өзлексез күзәтеп тора, аларның маршрутын картада күрсәтә, эшкәртелгән мәйдан, кырларны эшкәртү технологиясенең ничек үтәлүе дә уч төбендәгедәй. Минераль ашламаларны нәтиҗәле куллану максатында, туфракка нинди туклыклы матдәләр кирәклеген билгеләү өчен биш елга бер тапкыр агрохимик тикшерү үткәрелә.
...Бу көннәрдә көнбагыш мәйданнарында көнозыны техника гөрелтесе тынмый, басу батырлары аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга тырыша.
– Эш оешкан төстә бара, – ди басу уңганнары. – Табигать шартларының катлаулы булуына карамастан, быел да мул уңыш үстереп алуыбыз, тырышлыгыбызның нәтиҗәсен күрү, “Алтын көз”нең алтын медаленә лаек булуыбыз күңелгә горурлык өсти.
Шул ук вакытта...
Дүртөйле районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Янсубаев биргән мәгълүмат буенча, быел бөртекле культуралардан 69 мең тоннага якын уңыш җыелган. Гектар көче уртача 21,5 центнер тәшкил иткән. Аеруча югары күрсәткечләр “Ленин”, “Уңыш”, “Киров”, “Еникеев” хуҗалыкларында. Район буенча 5 мең гектарда кукуруз үстерелеп, 120 мең тоннага якын силос салынган. Мал азыгы 1,5-2 еллык запас белән әзерләнгән. Көнбагышның уртача уңышы – гектарыннан 26,5 центнер. Киләсе ел уңышын хәстәрләп, 7 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән.
Автор фотосы.