+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 ноябрь , 08:45

Хаҗи заводы Мәскәүне яулады!

Алдынгы коллективның сөт продукциясе берьюлы өч тапкыр ил күләмендә билгеләнде.

Хаҗи заводы Мәскәүне яулады!
Хаҗи заводы Мәскәүне яулады!
Мәскәүдә “Алтын көз” Русия аграр сәнәгать күргәзмәсе эшендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында краснокамалылар да катнашты. Моның бик җитди сәбәбе дә бар иде: анда Хаҗи сөт заводы алтын медаль белән бүләкләнде! Һәм бер генә дә түгел, ә өч алтын медаль белән!

— Фестивальдә тармак конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Монда Баш­кортстанның агросәнәгать комплексы вәкилләре үзләрен лаеклы күрсәтте, мәртәбәле җиңүләр күп булды. Республикабыз копилкасына өч алтын медальне быел беренче тапкыр краснокамалылар, атап әйткәндә, Хаҗи сөт заводы кертте, — дип шатлыгы белән уртаклашты район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Салават Гыйльмуллин.
 
Хаҗи сөт заводының кыска гына вакыт эчендә шундый зур уңышларга ирешүе зур соклану уята. Пред­приятиенең реконструкциядән соң эшли башлавына әле берничә генә ел.
 
— Сөт заводының кулланучылар базарына чыгуына санаулы гына вакыт үтте, әмма ул инде сатып алучыларның зур ышанычын яуларга өлгерде. Биредә җитештерелгән сөтне генә түгел, ә барлык сөт продукциясен яратып сатып алалар, чөнки алар югары сыйфатлы, — ди район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев.
Хаҗи заводында җитештерелгән эремчек, каймак, сөтнең югары сыйфатын федераль эксперт комиссиясе дә югары бәяләде.
 
— Элекке сөт заводын реконструкцияләү вакытында сыйфатлы, заманча җиһазлар урнаштыруга басым ясадык. Тиешле кадрлар тупланды, бүгенге көндә эшче көчләргә кытлык юк. Шулай ук китерелгән сөткә дә дәгъва юк, чимал югары сыйфатлы, дияр идем. Без, гомумән, намуслы хуҗалыклар белән эшләргә тырышабыз, чөнки болар барысы да уңыш нигезе булып тора. Кибетләргә чыкканчы сөт лабораториядә җентекле “тикшерү” үтә, хәтта бер генә тапкыр да түгел: кабул итү вакытында, технологик процесс вакытында, шулай ук әзер булгач та. Чимал төягән машиналар дисбарьер аша үтә, продукциягә җентекле анализ үткәргәннән соң гына кабул итәбез. Чимал ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш, әгәр дә тайпылышлар булса, аны хуҗалыкка кире кайтарабыз. Санитар-гигиена нормаларын үтәүгә аерым игътибар бирелә. Предприятие өчен продукциянең сыйфатлы булуы — төп шарт, — ди Хаҗи сөт заводы директоры Александр Дегтярев.
 
Завод тәүге эш көннәреннән үк “Алга” токымчылык заводы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Әлеге хуҗалык бирегә көн саен дүрт тоннадан артык сөт тапшыра. Ә предприятиенең җитештерү куәтләре тәүлегенә 20 тоннага кадәр сөт эшкәртүгә исәпләнгән, шуңа күрә завод чимал белән тәэмин итүче башка эре предприятиеләрне дә җәлеп итә. Күптән түгел Дүртөйле районы хуҗалыкларының берсе белән хезмәттәшлек итә башлаган. Предприятие машиналары көн саен хуҗалыклардан сөтне барып ала һәм эшкәртү өчен заводка китерә.
 
Хаҗи сөт заводы районда, республикада үткән төрле чараларда да актив катнаша. Әле яңарак кына башкалабыз Уфада үткән “Сөт иле — бал башкаласы” фестивалендә катнашты, биредә Краснокамадан китерелгән продукцияне берничә сәгать эчендә сатып алып бетерделәр.
 
– “Алтын көз” күргәзмәсендә яуланган берьюлы өч алтын медаль районның эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең уңышлы эшләвен ассызыклап кына калмыйча, барлык товар җитештерүчеләребез өчен дә алга таба эшләргә этәргеч булып тора, Хөкүмәтебез, республика җитәкчелеге тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә игътибар зур булуы турында да сөйли, – ди район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев.
 
Форум кысаларында Башкортстан вәкилләре, шулай ук, кече бизнесны, кооперацияне, терлекчелекне һәм үсемлекчелекне үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр эшендә дә катнашты. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов Краснокама районы делегациясенә бу мәртәбәле чарада актив катнашулары һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
 
Хаҗи сөт заводы бүгенге көндә кефир, катык, ряженка, май, эремчек һәм каймак җитештерә. Ике-өч ел элек эшне тәүлегенә якынча 10-11 тонна сөт эшкәртүдән башлаган завод, бүген 15 тонна куәтенә чыкты, алда бу күрсәткечне 20 тоннага җиткерү бурычы куела. Болар, әлбәттә, зур уңыш. Бүгенге көндә предприятие продукциясе районда, Нефтекамада гына түгел, Уфа шәһәренең йөздән артык сәүдә ноктасында да сатыла.
 
Менә шундый зур уңыш алып килде “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсе Хаҗи сөт заводына. Алтын медальле предприятиене алда тагы да зуррак уңышлар көтеп торсын!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: