+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 ноябрь , 15:34

Илешнең лаеклы өлеше

Район уңганнары быелгы катлаулы һава шартларында да 133 мең тоннадан күбрәк ашлык үстереп алуга иреште

Илешнең лаеклы өлеше
Илешнең лаеклы өлеше


Башкортстанның гомум уңышларына Илеш районы лаеклы өлеш кертә. Һава шарт­ларының көйсезлегенә карамастан, Илеш аграрийлары барлык кыенлыкларны җиңеп чыктылар һәм елына күрә мул уңыш — 133 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдылар. Гектар көче 24,6 центнер булды. Тулаем продукция күләме 9 айда 3,8 миллиард сум тәшкил итте.


Терлекчелектә маллар санын ишәйтү, сөт һәм ит җитештерүне арттыру буенча зур эш алып барыла. Районда нәселле чиста токымлы терлекләр үрчетү белән дүрт хуҗалык шөгыльләнә. 2024 елның 9 аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 63,3 мең тоннадан артык сөт җитештерелде (узган ел күрсәткеченә карата — 105 процент). Ит җитештерү 5347 тонна тәшкил итте, ягъни узган ел күрсәткеченә карата — 107 процент. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәр сыердан 5820 килограмм сөт савылды (узган елгы күрсәткечтән 119 килограммга күбрәк).
Районның ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртүче кооперативы аграрийлары да уңышны тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык салды.
Җәй ахыры озайлы яңгырлары белән кәефне төшерсә дә, көз аяз җылы көннәре белән сөендерде. Авыл эшчәннәренә үстергән уңышны вакытында җыеп алу өчен менә дигән мөмкинлек туды. Игенчеләр һәр көн, һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланып калырга ашыкты.
Хуҗалыкта һәр участокта эшләр тиешенчә оештырылды. Мәсәлән, соңгы чорда техника паркы яңартылды, алар тәҗрибәле механизаторлар белән комплектланды, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек күләмдә тупланды һ.б.
Хуҗалык эшчәннәре 612 гектарда арпа, 200 гектарда карабодай, 1840 гектар мәйданнарда бодай, 180 гектарда соя үстерде.
— Аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыштык. Августта атналар буе яуган яңгыр, чыннан да, кәефне кырган иде. Быелгы һава шартлары урып-җыю эшләренә үзгәрешләр кертте, әлбәттә. Шуңа карамастан, игенчеләребез урак эшләрен мөмкин кадәр югалтуларсыз башкарып чыкты. Гектар куәте, һава торышына карап фаразлаганнан югарырак булды. Бөртеклеләрдән ярыйсы ук яхшы уңыш җыеп алдык, — ди Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин.
Урып-җыю эшләрендә заманча, куәтле дүрт “Акрос-550”, бер “Акрос-585” комбайннары катнашты. “Кыр кораблары”н иярләүче комбайнчылар Фнүн Зарипов, Урал Хәмидуллин, Раил Сәлихов, Эльвир Сәетгалиев, Дамир Әхмәдиев һәрбер минутның кадерен белеп, басу киңлекләрен иңләде.
Басудан ашлыкны ындыр табагына ташуда “КамАЗ” машинасы шоферлары Ирек Сәмигуллин, Эльвир Ганиев, Камил Газизуллин чын фидакарьлек үрнәге күрсәтте.
Игеннән бушаган басуларның саламы рулоннарга төрелде. Бу эшне тырыш механизатор Рәфил Кәлимуллин башкарды. Салам сөтчелек фермалары янына ташып өелде, шулай ук, пай җире өчен авыл халкына таратылды.
Ындыр табагында ашлыкны тиешенчә эшкәртү хәстәре дә күрелде. Биредә ындыр табагы мөдире Салават Бакиров, машинистлар Илдар Гафаров, Илшат Корбанов өлгерлек күрсәтте. Җитәрлек күләмдә чәчү орлыгы тупланып, саклауга салынды.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән, мал азыгы хәзерләү, уҗым культураларын чәчү белән дә мәшгуль булды кооператив уңганнары. Күпьеллык үлән басулары ике тапкыр чабылып, печән рулоннарга төрелде. Җир эшкәртү эшләре дә тулы куәтенә алып барылды. Анда тырыш механизаторлар Венер Гәрәев, Илгиз Мирсаяпов, Ришат Гаянов, Марат Хәсәнов намуслы хезмәт салды.

Лира КӘБИРОВА.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: