Бакалы районындагы 17 авыл биләмәсе 96 торак пунктын берләштерә, аларда барлыгы 26 меңнән артык кеше яши. Биредә, аеруча соңгы чорда, авылларны үстерүгә инвестицияләр җәлеп итү, районда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру, сәламәтлек саклауны камилләштерү, шул исәптән яшьләргә белем бирү, аларны туган якта калдыру буенча нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып барыла.
Берничә буын бакалылыларның тынгысыз, тырыш һәм иҗади хезмәте районның йөзен, гомумән, авылда яшәү рәвешен тамырдан үзгәртте. Бакалылылар бүген дә төбәк икътисадын ныгыту, җитештерүне үстерү, авылда лаеклы яшәү шартлары булдыру максатында күп көч сала. Бакалы – аграр төбәк. Авыл хуҗалыгының төп тармаклары – үсемлекчелек һәм терлекчелек. Районда 5 кооператив, 13 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 60 крестьян-фермер хуҗалыгы, 13 мең шәхси хуҗалык продукция җитештерә.
Бакалы аграрийлары быел оптималь агротехник срокларда язгы кыр эшләрен, мал азыгы хәзерләүне, урып-җыюны башкарып чыкты. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Геннадий Павлов белдерүенчә, Бакалы районы басуларында 46834 гектарда бөртеклеләр, 14190 гектарда техник культуралар, 11329 гектарда мал азыгы культуралары үстерелде, 756 гектарда бәрәңге һәм яшелчәләр игелде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мул уңыш алу өчен көнне төнгә ялгап эшләде.
– Һава шартлары игенчеләр алдына зур сынаулар куйса да, – дип дәвам итте Геннадий Куприянович, – алар сынатмыйча, югалтуларга юл куймыйча, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләделәр. Күмәк тырышлык белән барлыгы 76 мең тонна ашлык, 18 мең тонна көнбагыш җыеп алынды. Күмәк хуҗалыклар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен кышкы чорга җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнде.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә “Бакалы-Агро” (директоры Евгений Зуев), “Агро-Ресурс” (Руслан Дәүләтшин), “Нива” (Павел Мартынов) җәмгыятьләре хезмәтчәннәре, Геннадий Марков, Илүс Насыйбуллин, Илшат Кәлимуллин КФХлары һәм башкалар зур өлеш керттеләр.
Урып-җыю чорындагы кыенлыкларга карамастан, яздан чәчү өчен бөртекле һәм техник культуралар орлыклары кирәкле күләмдә салынды, туфракны көзге эшкәртү эшләре дә ахырына якынлашкан.
Бүген район аграрийларының уртак бурычы – күп еллар дәвамында агросәнәгать комплексында булдырылганны нәтиҗәле файдалану, тармакны модернизацияләү. Авырлыкларга карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эш сөючәнлек, һәм үз эшләренә тугрылык үрнәге булып кала, игенчелектә һәм терлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, район үсешенә мөһим өлеш кертә.
Бакалы районында терлекчелек тармагы да шактый нәтиҗәле эшли. Сөт җитештерү – көндәлек акча дигән сүз. Киләчәктә маллар санын арттыру, продуктлылыкны үстерү өстендә активрак эшләргә омтыла хезмәтчәннәр.
Биредә төрле инвестиция проектлары (шул исәптән аграр тармакны үстерүгә юнәлтелгәннәре) тормышка ашырыла, төрле программаларда катнашу нәтиҗәсендә хуҗалык итүнең төрле формалары, атап әйткәндә, фермерлык, авыл кооперациясе ныгый һәм яңа көчләр белән тулылана. “Гаилә сөт терлекчелеге фермаларын үстерү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында КФХ базасында 4 гаилә фермасы эшли. “Яшь фермер” программасын гамәлгә ашыру кысаларында ун ел дәвамында дистәдән артык крестьян-фермер хуҗалыгы грантка сертификат алды. Бу уңайдан соңгы чорда гына уңышлы старт алып, нәтиҗәле эшли башлаган Ольга Булашова, Алексей Егоров фермер хуҗалыкларын һәм башкаларны атап китәргә мөмкин.
Әйткәндәй, Башкортстан Республикасында 2018-2020 елларда “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программасы гамәлгә ашырылды. Кулланучылар кооперациясе системасын формалаштыру авылда кече хуҗалыкларның керемнәрен арттыруның төп механизмы булып тора. Бакалы районы кулланучылар кооперациясе системасын булдыру эшенә беренчеләрдән булып алынды. Ит һәм сөт хәзерләүгә махсуслашкан кооперативлар төзелә башлады.
Районда 4 авыл хуҗалыгы кооперативы ярыйсы ук уңышлы эшләп килә. “Бакалы” ашлык кабул итү предприятиесе дә тотрыклы эшли. Халыкка “Партнер”, “Бакалы” хәзерләүләр оешмалары зур ярдәм күрсәтә. Бакалыда “Партнер” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та булды. Кооператив ул чакта 15 товар җитештерүчене берләштерә иде.
– Малтабарлар безнең ярдәм чаралары турында беләләр, әлеге ярдәм инструментларын кулланалар, – диде Радий Хәбиров. – Мин үзебездә яңа предприятиеләр, шул исәптән җирле халык тарафыннан оештырылучы зур булмаган предприятиеләр булдыру яклы. Бу – районнар икътисадының нигезе. Әлеге җәһәттән Бакалы үрнәге хуплауга лаек!
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.