Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен республика аграрийлары зур казанышлар белән каршы ала. Башкортстан илебезнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә ышанычлы һәм ныклы аграр төбәк булуын тагын бер тапкыр дәлилләде. Мәскәүдә узган “Алтын көз-2024” күргәзмәсендә Башкортстан экспозициясе белән танышканда Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустинның һәм федераль авыл хуҗалыгы министры Оксана Лутның республика аграрийлары казанышларына югары бәя бирүе һәм, шулай ук, абруйлы форумнан дистәләрчә алтын медаль яулап кайтуыбыз да шуны күрсәтә. Бөтенрусия күргәзмәсе кысаларында узган чараларда Башкортстанның инвестиция программаларын, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча илдә лидерларның берсе буларак телгә алынуы да республика агросәнәгатьчеләренең фидакарь хезмәтенә олы бәя.
Әйткәндәй, күптән түгел ил Президенты Владимир Путин Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре алдында колачлы бурычлар, атап әйткәндә, 2030 елга тармакта җитештерү күләмен кимендә 25 процентка, ә экспортны 1,5 тапкырга үстерү бурычы торуын ассызыклады. “Басым ясап әйтергә телим – бу безнең стратегик максат. Һәм без бу максатка тармакның технологик мөмкинлекләрен ныгыту исәбенә ирешергә тиеш. Моның өчен үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын күбрәк кулланырга, мелиорацияне, селекция һәм генетиканы үстерергә, шулай ук, үзебезнең сөрентеләрне, авыл хуҗалыгы җирләрен, экосистеманың уникаль байлыгын сакларга, тулыландырырга булышлык итүче табигый технологияләрне кулланырга, аларны киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк”, – диде Владимир Путин.
Ил башлыгы билгеләгән бурычларны тормышка ашыручы һәм, шулай ук, республикада яшәүчеләрне сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүче авыл уңганнары “армия”се Башкортстанда 60 мең чамасы төрле һөнәр иясен берләштерә. Республиканың “аграр картасы”н җиде меңгә якын төрле категориядәге хуҗалык, 8400 КФХ һәм 700 мең чамасы шәхси хуҗалык билгели.
Республика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аграр тармактагы матур үзгәрешләрне, ел үзенчәлеге белән бәйле хәл-вакыйгаларны барларга булдык.
– Экспертлар тулай ашлык җыемының быел 5 миллион тоннага җитәчәген фаразлаган иде. Әмма республикада июльдән август уртасына кадәр койма яңгырлар яуды. Шуңа карамастан, без 3,2 миллион тонна ашлык җыеп алдык. Шул ук вакытта, башка культуралар рекордлы уңыш бирде. Шикәр чөгендере, мәсәлән, узган елдагы дәрәҗәдән 1,5 тапкырга, майлы культуралар 25 процентка күбрәк уңыш белән сөендерде, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел Башкортстанга эш сәфәре белән килгән Русия
Президенты Владимир Путин белән очрашуда.
Әйткәндәй, быел туктаусыз яуган яңгырлар нәтиҗәсендә туфракның артык дымлануы сәбәпле, республиканың барлык районнарында да гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, республиканың 373 аграр хуҗалыгында барлыгы 447,5 мең гектар чәчүлек зыян күрде, шул исәптән 179 мең гектардагы уңыш яраксызга әйләнде.
– Елның һәм дөньядагы хәл-вакыйгаларның катлаулы булуына карамастан, республика аграрийлары үзләренә куйган бурычны намус белән үтәде дип уйлыйм, – диде Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов. – Гомумән алганда, гыйнвар-август айларында бүгенге бәяләрдә 109 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Төп аграр продукция җитештерүдә күрсәткечләр шатландыра. Иң күп ашлык үстергән районнарны барлаганда, (күрсәткечләр 21 октябрьгә) Стәрлетамак (206 мең тонна), Баймак (154,8 мең тонна), Илеш (133,6 мең тонна) районнары уңганнарын билгеләргә кирәк. Һәр гектардан иң күп уңыш алуда Кырмыскалы, Авыргазы һәм Стәрлетамак районнары маяк булып тора. Шулай да, агымдагы ел республикада шикәр чөгендере һәм соя елы булды, дип әйтергә кирәк. “Татлы тамыр”ның тулай җыемы 2,5 миллион тоннага якынлашты. Соңгы елларга кадәр соя аз чәчелә иде. Быел ул кыйммәтле майлы культура булуын күрсәтте. Кыскасы, 15 ел элек республиканың эчке сәүдә базарын үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итә алу мөмкинлеге турында хыяллана гына идек. Хәзер исә без үзебезнең ихтыяҗдан 1,5 тапкыр күбрәк күләмдә продукция җитештерәбез. Экспорт мөмкинлекләре дә елдан-ел үсә. Республика әлеге вакытта дөньяның 44 иленә үз продукциясен озата.
Белешмә. Соңгы 5 елда республиканың АПК экспорты 3 тапкырга артты. Узган елда 328 миллион долларлык 730 мең тонна продукция озатылса, быел бу күрсәткеч 332 миллион долларга җитәчәк, дип фаразлана. Экспортның 67 проценттан артыграгын май-жир продукциясе тәшкил итә. Аграр ведомство башлыгы сүзләренә караганда, 2030 елга аграр экспорт күләмен 2021 елдагы дәрәҗәдән 2 тапкырга күбрәк күләмдә, ягъни, 651,2 миллион долларга җиткерү бурычы куела.
Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, ирешелгән уңышлар тармактагы барлык һөнәр ияләренең тырышлыгы, федераль һәм республика казнасыннан бүленгән дәүләт ярдәме нәтиҗәсе булып тора. Инвестицион мохит яхшырды, инвесторлар белән хезмәттәшлек үсә. 2019 елдан башлап, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән бәйле гомум бәясе 8 миллиард сум булган 12 эре инвестицион проект тормышка ашырылды. Әлеге вакытта 12,9 миллиард сумлык 19 проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Берничә ел элек, техника паркын модернизацияләүгә бәйле мәсьәләләргә тукталып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аграрийлар алдында һәр 100 гектар мәйданга ул чактагы 180 ат көче куәтеннән 230 ат көче куәтенә тиң техник мөмкинлеккә чыгу бурычын куйган иде. Узган тугыз айда аграрийлар гомум бәясе 9,1 миллиард сумлык 1920 берәмлек техника сатып алып, республика җитәкчелеге куйган максатка ирешүдә зур адым ясады. Шунысы да игътибарга лаек, Башкортстан 2020 елдан башлап техниканы
“Росагролизинг” җәмгыяте аша алучы илдәге әйдәүче ун төбәк исәбенә керә.
– Җир кешесенең язмышы – булмышы шул: илдә һәм дөньяда сәяси-икътисади хәл-вакыйгалар ни дәрәҗәдә катлаулы булмасын яисә табигый шартлар нинди генә каршылык тудырмасын, крестьян һәрвакыт үзе хуҗа булган җиренә тугры калган. Без авыл эшчәннәренә беренче чиратта шуның өчен рәхмәтле. Ә уңышларыбызның сере гади: без үз көчебезгә ышанып эшлибез, – ди Илшат Фазрахманов.
Олег Төхвәтуллин.