Республикада бөртеклеләр һәм сызма майлы культуралар уңышын урып-җыю, уҗым культураларын чәчү, басуларны туңга сөрү тәмамлана, бер сүз белән әйткәндә, көзге кыр эшләре төгәлләнүгә якынлашты. Бүген Әлшәй районында барлык техник куәтләр көнбагыш һәм рапсны җыюга, шикәр чөгендерен казып алуга юнәлтелгән, әйтергә кирәк, эш соңгы гектарларда бара. Хәзер хуҗалык елының беренчел йомгакларын барларга да мөмкин. Гомумән, быелгы урып-җыю чоры игенчеләргә канәгатьләнү китердеме, уңыш өметләрне акладымы? Болар һәм үстерелгәнне җыеп алуда агымдагы ел үзенчәлекләре, аграр тармакның үсеш перспективалары турында Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әнвәр улы Әхмәдишин түбәндәгеләрне җиткерде.
– Авыл хуҗалыгын үстерү – тоташ республика һәм илдәге кебек, безнең төбәкнең икътисади сәясәтендә дә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу табигый, чөнки районыбыз уңдырышлы җирләргә бай, терлекчелекне нәтиҗәле алып бару өчен дә барлык шартлар тудырылган.
Быелгы җәй корылыклы булыр, дип көттек, ә бөтенләй башкача килеп чыкты – артык дымлылык нәтиҗәсендә игенчелеккә зур гына зыян салынды, бу, иң беренче чиратта, ашлыкның сыйфатында чагылыш тапты. Табигать көйсезлеге белән бергә, техник ресурсларга хаклар арту да күзәтелде. Әмма хуҗалыклар җитәкчеләре, тармак белгечләре, механизатор-игенчеләр тырышлыгы белән аграр тармак алдына куелган бурычларны үтәп чыктык, дип ышанычлы әйтә алам.
Быел район буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданы 38 мең гектардан күбрәк тәшкил итте. Табигать көйсезлеге аркасында зур гына югалтулар да булды. Әмма игенчеләребезнең йөзе якты: район буенча гектардан уртача уңыш 24,6 центнер тәшкил итте, 85,6 мең тонна ашлык җыеп алынды. “СН Агро” җәмгыятендә нәтиҗәләр аеруча куанычлы – биредә гектардан төшем 33,8 центнер тәшкил итте. “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесендә бу күрсәткеч 30 центнердан артты, “Яңа Раевка” агрофирмасында гектардан 24,6 центнер булды. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында да югары уңышка ирешүчеләр бар. Вил Гыймалетдинов хуҗалыгында, мәсәлән, гектардан уңыш 40 центнердан күбрәк булды, әйткәндәй, бу тоташ районда иң югары күрсәткеч. Руслан Ахунов һәм Рәфис Мортазин хуҗалыклары фермерлар арасында шулай ук алдынгылар булып танылды.
Бөртеклеләр урагы сентябрь азагында тәмамланса да, басуларда эш дәвам итә әле. Көнбагыш быел 8 мең гектарга якын мәйданда үстерелде, басуларның яртысыннан уңыш җыеп алынды, гектар куәте яхшы гына – уртача 13,2 центнер. Быел шикәр чөгендере өчен һава шартлары көтелмәгәнчә бик тә уңай килде. Ул район буенча 8176 гектарны били, плантацияләрнең зур өлешендә “татлы тамыр” казып алынды, әмма бер мең гектарлап мәйдан бар әле. Уңыш мул гына, төбәк тарихында беренче тапкыр ул гектардан 500 центнердан югарырак булды.
Очрактан файдаланып, шуны да әйтәсе килә: быел Раевка шикәр заводының 500 кешелек коллективы 1 миллион 200 мең тонна чөгендер чималы хәзерләү һәм эшкәртү бурычы куйган иде. Бу шактый зур күләм, әмма куелган максатка ирешү мөмкинлеге бар. Күләмле инвестицияләр салу нәтиҗәсендә, заводның җитештерү куәтләре нык артты, предприятие хәзер тәүлегенә 5500 тонна чимал эшкәртергә сәләтле. Техник мөмкинлекләр нәтиҗәле файдаланыла, мәсәлән, әлеге вакытка заводта 270 мең тонна чөгендер хәзерләнеп, шуның 185 мең тоннасы эшкәртелде, барлыгы 24 мең тонна шикәр җитештерелде. Былтыргы чор белән чагыштырганда, җитештерү күрсәткечләре үсте, шикәрдән тыш, биредә патока һәм гранулланган жом да җитештерелә. Бу җәһәттән шуны да әйтеп үтим – республиканың шикәргә ихтыяҗын канәгатьләндерүгә Раевка заводы хәлиткеч өлеш кертә.
Быелгыдай мул уңышны җыеп алуга хуҗалыкларга җиткелекле техник куәтләр булышлык итте. Бу мәсьәләдә ныклы нигез элекке елларда ук салынган иде. Гомумән, машина-трактор паркын даими яңартуны күптән гадәткә керттек һәм ул эзмә-эзлекле тормышка ашырыла. Агымдагы елның 9 аенда, мәсәлән, агросәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан 38 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алынды, шул исәптән, 6 трактор, 3 ашлык һәм бер чөгендер комбайны. Техника паркын яңартуда төп дәртләндерү чарасы булып чыгымнарның зур гына өлешен республика ярдәме белән каплау тора.
Районда күптән инде терлекчелек продукциясе җитештерү заманча шартларда һәм алдынгы технологияләр кулланып алып барыла. Бу – көн таләбе. Ит җитештерүгә махсуслашкан “Урал ит компаниясе” дуңгызчылык комплексында 60 мең баш мал асрала, предприятиедә йөздән артык хезмәткәр исәпләнә.
“Башкорт бройлеры” кошчылык предприятиесе хәзерге чорда районның бренды дәрәҗәсенә чыкты. Биредә 217 мең кош тотыла, 9 айда 23,4 миллион данә йомырка алынган, бу былтыргы күләмнән 4,9 процентка күбрәк. Шушы ук чорда 496 тонна кош ите җитештерелгән. Әйтергә кирәк, предприятиенең матди-техник базасы үсеш юлында. Мәсәлән, яшь кошлар үстерү буенча икенче чират корпусына җиһазлар урнаштырыла башлады, димәк, җитештерү күләмнәре тагы да артачак.
Быел эшкәртүче тармак предприятиеләре сафы янә дә тулыланды – киң билгеле “Элипсмол” компаниясе акчасына ярымфабрикатлар цехы төзелеп файдалануга тапшырылды. Сөтчелек продукциясен эшкәртүгә махсуслашкан заманча предприятиедә сыр һәм май ризыклары җитештерелә, ул тәүлегенә 160 тонна чимал эшкәртү куәтенә ия.
“Әлшәй-ит” комбинаты да эшчәнлеген дәвам итә. Техник куәтләрне яңарту, атап әйткәндә, суыткычлар мөмкинлеген арттыру нәтиҗәсендә биредә хезмәт җитештерүчәнлеге дә нык үсте. Тугыз айда комбинатта 120 мең баш дуңгыз чалынып, 16 мең тоннадан артык югары сыйфатлы ит җитештерелгән – шулардан 300 тоннасы колбаса изделиеләре.
Соңгы елларда районда җитештерелгән тулай продукция күләмендә крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше дә сизелерлек артты. Бездә авыл хуҗалыгы эшчәнлеген 94 крестьян-фермер хуҗалыгы, 6 җитештерү кооперативы һәм 10 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Алар аграр тармакның барлык эшчәнлек өлкәләрендә дә катнаша, нигездә, үсемлекчелек һәм малчылык продукциясе җитештерә. Төбәктә чыгарылган барлык төр тулай аграр продукциянең 11 проценты — фермерлар, ә 24 проценты шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә.
Моңа өстәп, янә берничә күрсәткеч – КФХлар, мәсәлән, райондагы сөренте мәйданнарның өчтән бер өлешен диярлек били, аларда 4 мең баш сыер малы һәм 2,5 мең баш ат асрала. Аграр тармакта эшләүче фермер һәм шәхси малтабарларга дәүләт ярдәме дә тоемлы – ул “Кече һәм уртача малтабарлык һәм шәхси малтабарлар башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу юнәлештәге дәүләт ярдәме күләме биш елда 100 миллион сумнан артты, нәтиҗәдә, 2019-2023 елларда 16 фермер һәм 3 җитештерү кооперативы грантлар алды. Быел “Агростартап” программасы буенча грантка безнең төбәктән төрле юнәлешләр буенча 4 кеше дәгъва итте, шуларның берсе ит терлекчелеге буенча 4 миллион 752 мең сумлык грант отты.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльманов язып алды.