-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 ноябрь , 12:55

“Кыдаш” уңганнары сынатмый!

Быелгы катлаулы табигать шартларында да алар мул уңыш үстереп алуга ирешкән

“Кыдаш” уңганнары сынатмый!
“Кыдаш” уңганнары сынатмый!

...Һава торышы чираттагы тапкыр игенчеләрне сыный – бөртекле­ләрне урып-җыю эшләре соңгы гектарларда барганда гына каяндыр килеп чыккан яңгыр болыты сибәләп үтте дә комбайннарны туктатты.

– Иртә яздан көннәр шулайрак торды, – ди “Кыдаш” җәмгыяте җитәкчесе Риян Латыйпов. – Табигать көйсезлеген күрсәтсә дә, соңгы нәтиҗәләр барыбер әйбәт. Иген басуда калмас, җыеп алыныр, әлбәттә...
Хуҗалыкның сөренте мәйданнары 5 мең 300 гектар тәшкил итә, шуларның 2 меңнән артыграгында быел бөртеклеләр үстерелде. Игеннәр өлгергәндә уңыш шактый мул буласы кебек иде, әмма кыр эшләренә керешү белән яңгырлар башланды. Зыяннан калганын да җыеп ала алмабыз инде, дип борчылганда көннәр утырып китеп сөендерде!
Әйтергә кирәк, хуҗалык соңгы елларда техника паркын ярыйсы гына яңартты. Бөртекле культураларны урып-җыю агрегатларына да турыдан-туры кагыла бу. Быелгы уракның язмышын алты ашлык комбайны хәл итте, дияргә була. Урып-җыю тукталып торгаласа да, игеннәр тулысынча җыеп алынды, хуҗалык буенча уртача уңыш гектардан егерме центнердан күбрәк тәшкил итте.
Мондый катлаулы ел өчен начар түгел бу. Бер сүз белән әйткәндә, ашлыкның тулай җыемы зур булды.
Шикәр чөгендере 320 гектарда игелде. Уңыш та былтыргыдан мул булды, гектардан 500 центнердан күбрәк. “Татлы тамыр”ны ялланган техника казып алды – хуҗалыкта мондый ысул үзен аклый.
Бу җәһәттән хуҗалык җитәкчесе быелгы уңышка зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларын билгеләп үтте. Алар арасында Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Руслан Гәрәев беренче урында тора, лаеклы ялга чыкса да, ул нәтиҗәле фидакарь хезмәтен бүген дә дәвам итә. Тәҗрибәле механизаторлар Ринат Гобәйдуллин, Илмир Имашев, Илшат Гыйззәтуллин, Әсгать Кашапов, Халит Ямилов, Илмир Гәрәев, Фәнзил Асылгәрәев, Руслан Әхмәтшин, Айдар Усманов һәм Радмир Гобәйдуллин хуҗалыкның нигезен нык тота.
Тоташ алганда механизаторлар корпусы олыгайса да, аларга алмаш бар. Күптән түгел генә коллективка кереп киткән Руслан Данилов, мәсәлән, үзен булдыклы белгеч итеп танытты. Әйтергә кирәк, җитәкчелек мондый кадрларга тиешле шартлар булдыру, матди ярдәм күрсәтү хәстәрен күрә. Бу инде, үз чиратында, коллективны ныгытуга булышлык итәчәк.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: