Демография мәсьәләләре эчке базарны сыйфатлы продукция белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итүгә дә бәйле. Узган гасырның 90нчы елларында яңа Русия тарихының башлангыч чорындагы вакыйгаларны гына искә төшерик. Илнең аграр тармагындагы реформалар күпме бәла-каза китерде халыкка? “Хәлебезгә керергә тырышып”, Көнбатыш илләре сәүдәгәрләре русиялеләрне продукциянең озак сакланышын тәэмин итү максатында хлорланган “Буш ботлары” белән сыйлады, алкогольле эчемлекләре меңнәрчә кешенең башына җитте. Мондый мисаллар күп. Боларның барысы да илнең төп байлыгы — анда яшәүчеләр санының кимүенә китерде. 1994 елга илебездә уртача гомер озынлыгы 64 яшьтән артмады, 2023 елда исә әлеге күрсәткеч 73 яшьтән артты. Билгеле, мондый күрсәткечкә ирешү дөрес һәм сыйфатлы туклануга гына бәйле түгел. Шулай да галимнәр аны беренче урынга куя.
Ит куллану дәрәҗәсенә килсәк, кызганычка каршы, русиялеләр яңа гасыр башына аны да аз куллана иде. Югыйсә, әлеге продуктка кытлык та булмады кебек.
1990-2000 елларда без елына уртача 45 килограмм ит һәм ит продуктлары кулландык. Ил башлыгы Владимир Путин башлангычы белән аграр юнәлештә кабул ителгән дәүләт программалары соңгы елларда экспортны чикләп, үзебезнең авыл хуҗалыгы тармагында җитештерүне арттыруга этәргеч бирде. Әйтергә кирәк, соңгы 20 елда илебездә ит җитештерү темпы ел саен рекордлы дәрәҗәдә үсә барды һәм узган елда һәр кешегә исәпләгәндә 80 килограммнан артты. Экспертлар фикеренчә, Русиянең ит базары — дөнья күләмендә лидерларның берсе. Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, аның айлык сәүдә базары әйләнешендәге күләме 5 миллиард долларга җитә. “Россельхозбанк” аналитиклары алдагы биш елда сарык һәм үрдәк ите җитештерү арту исәбенә илдә һәр кешегә еллык ит куллану күләме тагын 2-3 килограммга артачак, дигән фикердә.
Ил халкы үзебезнең аграрийлар җитештергән ит продукциясе белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителә икән, дигән сорау күптән борчый иде. Уйланырга да сәбәп бар. Русия буенча авыл ихаталарында маллар саны кими. Кайсы авылны алсаң да, көтүләр элекке кебек ишле түгел. Ярый, эре мал асрау мәшәкатьлерәк, чыгымлырак һәм җиңел дә түгелдер. Ә кош-корт асрау өчен нинди шартлар җитми?
Әлеге мәкаләне язганда, моннан 15 еллар элек “Кызыл таң” гәзитендә шушы темага чыккан материалыма күз салдым. Анда 2010 елда Русиягә квота буенча чит илдән 780 мең тонна кош ите кертелергә тиеш һәм шуның 600 мең тоннасы АКШ өлеше булуы турында бәян ителә. Әйе, АКШтан китерелүче тавык ите ике дистәгә якын ел дәвамында илебезнең сәүдә базарын ышанычлы яулап алды. Аның кайчан да булса бер югаласына ышанасы да килмәгән кебек иде. Сыйфаты турында уйлансак та, “Буш ботлары” симез, товар йөзе килгән һәм, иң мөһиме — яңа суеп кына туңдырылган кебек күренүе сатып алучыны “әсир итте”. Кызганычка каршы, ул вакытта чит ил тавыгының Русиядә үстерелгәннән ни сәбәпле арзанрак торуы аз кызыксындырды.
Шәхси ихатада терлек яисә кош-корт саны кимү илдә халыкны ит һәм ит продуктлары белән тәэмин итүгә кире йогынты ясамасмы?
— Халыкның кереме кимегән елларда да, 2014 елдан башлап Русиядә ит куллану күләме арта һәм ул һаман да сатып алучы өчен икътисади яктан үтемле продукт исемлегендә кала. Быел без аны куллану дәрәҗәсен бай илләрдәге күрсәткечтән дә югарырак күләмдә, ягъни һәр кешегә еллык куллануны 83 килограммга җиткерәчәкбез, — ди Русиянең Ит җитештерүчеләр ассоциациясе рәисе Сергей Юшин.
Аның фикеренчә, әлегә кадәр кош һәм дуңгыз итләре куллану дәрәҗәсендә аерма зур булса, быел ул тигезләшәчәк. Әйткәндәй, моңа чаклы соңгысы сәүдә базары ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмады һәм, шунлыктан, хакы югарырак сакланган.
Белешмә. Ит җитештерүчеләр берлеге белешмәсеннән күренүенчә, илдә кош ите җитештерү узган елда 5,27 миллион тонна булса, быел 5,3 миллион тоннага җитәчәк. Дуңгыз ите 4,729 миллион тоннадан 4,95 миллион тоннага кадәр артачак. Сыер малы ите узган елда 1,648 миллион тонна булса, быел 1,67 миллион тонна көтелә. Кош һәм дуңгыз итләре җитештерү буенча Русия дөньяда 4нче урында, сыер малы ите җитештерүдә тәүге “унлык”ка керә.
Көнбатыш илләренең икътисади санкцияләре илебездә онытыла барган тармак үсешенә дә “яңа сулыш” бирде. Ул — күркә ите җитештерү. Азык-төлек эмбаргосы игълан ителгәннән соң бу юнәлеш “нуль”дән оештырылды дип әйтү дә дөрес булыр. 2014 елда, мәсәлән, илдә ул нибары 100 мең тоннадан артык җитештерелгән. Узган елда бу күрсәткеч 422 мең тоннага җитте һәм, якынча исәпләүләр буенча, быел 440 мең тонна тәшкил итәчәк.
Кайчандыр Көнбатыштан тавык ите җибәрәчәкләренә өмет итеп яшәгән Русия бүген үзе дөнья базарында бу юнәлештә төп уенчыларның берсенә әйләнде. Югарыда телгә алынган чыганак мәгълүматларына караганда, 2014 елда Русиянең ит һәм ит продуктлары импорты 2 миллион тоннага җитсә, ә экспорты 135 мең тоннадан артмаган булса, узган елда экспорт 800 мең тоннага җитте һәм импорт күләме 640 мең тоннага кадәр кимеде.
Белешмә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, Русия узган елда дөнья сәүдә базарына 2 миллиард сумлык барлык категориядәге 1 миллион тонна ит һәм ит продукты, тереләй авырлыкта исәпләнгән сыер малы сатты.
Шунысы да игътибарга лаек: Көнбатыш санкцияләре Русиягә сәүдә базарында экспорт мөмкинлекләрен чикләргә түгел, киресенчә, дөньяның илебез белән хезмәттәшлек итәргә теләүче дәүләтләре белән сәүдә элемтәләрен ныгытырга юл ачты. Русия агросәнәгатьчеләре тәкъдим иткән ит продукциясе, мәсәлән, дөньяның 70кә якын иленә экспортлана. Анголаның күпләп күркә һәм дуңгыз ите импортлавы да шуңа дәлил. Соңгы елларда Кытай белән сәүдә базары үсүе дәвам итә. Якын киләчәктә, экспертлар фикеренчә, Русиянең Көньяк Азия һәм Африка илләре белән әлеге юнәлештәге сәүдәне яңа биеклеккә күтәрү өчен алшартлар яхшы бәяләнә.
Калган өлешне күркә, сарык ите, үрдәк, йорт куяны ите һ.б. тәшкил итә.
Соңгы елларда аграр тармакны индустриальләштерүнең җитештерү структурасына да йогынты ясавы күзәтелә. Бигрәк тә ит һәм сөт терлекчелегендә ачык күренә бу. Куәтле мегафермаларга өстенлек бирү икътисади яктан отышлырак. Биредә продукция җитештерү арзангарак төшә. Модернизацияләү мөмкинлеге арта. Әмма мондый юнәлеш алуның икенче ягы да бар. Фермер һәм мал асраучы шәхси хуҗалыклар куәтле мегафермалар белән көндәшлек итә алмый. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, крестьянга бүгенге шартларда терлек асрау кыйммәткә төшә. Ихтимал, авылда мал көтүе кимүгә китергән сәбәпләрнең берсе шулдыр да. Узган елгы саннарга игътибар иткәндә, мәсәлән, илдә барлык категориядәге хуҗалыкларда 18 миллион чамасы сыер малы теркәлгән. Шул исәптән, сыер малларының — 38,6, дуңгызларның — 6,7, сарык һәм кәҗәләрнең 44,3 проценты авыл ихаталары өлешенә туры килгән. Биредә дуңгызлар саны кимү дәвам итә. Әлеге саннарның алдагы елларда ни дәрәҗәдә сакланып калачагын фаразлавы авыр. Барысы да сәүдә, базар торышына бәйле булачак.
Әлбәттә, ил күләмендә ит-сөт җитештерүдә инвестицион проектларның гамәлгә ашырылуы да эзсез калмады.
— Мондый проектларны без тармакны үстерүнең нигезе буларак кабул итәбез. 2019 елдан республикада төрле куәттәге 15 терлек симертү мәйданчыгын файдалануга тапшырдык. Авыргазы, Борай, Куергазы, Аскын, Караидел районнарында 5,5-2 мең баш малга исәпләнгән симертү комплекслары уңышлы эшли. Республикада барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан тереләй авырлыкта 400 мең тонна кош һәм сыер малы итләре, ягъни 270 мең тонна сугым ите җитештерелә. Шуның 95 мең тоннасы — сыер малы ите. Әлеге күрсәткечтә кош ите — 86 мең, дуңгыз ите — 78 мең, ат һәм сарык итләре 6,5әр мең тонна тәшкил итә, — ди Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов.
Белешмә. Илдә кабул ителгән санитар норма буенча, һәр кеше елына 70 килограмм ит һәм ит продукциясе кулланырга тиеш булса, республика агросәнәгатьчеләре, һәр башкортстанлыга бүлгәндә, елына 71,1 килограмм ит җитештерә.
Әйтергә кирәк, соңгы ике ел дәвамында республикада тавык ите һәм йомырка җитештерүне арттыру буенча Хөкүмәт дәрәҗәсендә җитди чаралар билгеләнде. Берничә районда кошчылык фермалары ачылды. Карантин чараларыннан соң “Башкирская” кошчылык фабрикасы” җәмгыяте яңа шартларда эшли башлады.
Ил җитәкчелеге аграрийлар алдына халыкны үзебезнең җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукция белән тәэмин итү бурычын гына түгел, ә экспорт мөмкинлекләрен үстерү максатын да куя. Һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, авыл ихаталарында мал саны кимү күзәтелә икән, моны да вакытлыча гына дип кабул итәргә кирәктер. Билгеле, крестьянга ялгызы үз продукциясе белән урындагы базарга чыгу да җиңел түгел. Бер яклап алыпсатарлар “аяк чалса”, икенчесе — аларның сәүдә итү осталыгыннан ерак торуы. Соңгысы хәл итмәслек проблема түгел. Хәзер республикабызның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы сәүдә-хәзерләү кооперативлары бар. Кооперативка берләшүчеләр уртак проблемаларны бергә хәл итә. Шул исәптән җитештергәнне күмәк сату белән дә уңышлы шөгыльләнә алар. Димәк, авылда терлек асрауның файдасы юк, дип әйтүчеләр белән килешеп булмый. Крестьян хуҗалыклары да сәүдәне оештыра белүгә ирешсә, әлбәттә, “Буш ботлары”н бушлай тәкъдим итсәләр дә, сәүдә базары капкалары ябык булачак. Әйткәндәй, чит илләр тәкъдим иткән азык-төлеккә, нигездә, болай да күптән ихтыяҗ кичермибез.
Олег Төхвәтуллин.