Тәтешле районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары бүген кышкы чорга күчү мәшәкатендә. Хуҗалыкларда ашлык хәзерләү кампаниясе тәмамланган, ә төзекләндерелгән һәм кышкы чорга әзерлек үткән фермалар малларны җәйләүләрдән кабул итү белән мәшгуль.
Хәлләр торышы белән танышу өчен без “Урожай” хуҗалыгына юл тоттык. Аның рәисе Айрат Әхкәмов авыл эшчәннәренең бүгенгесе, ирешелгән уңышлары турында бәян итте.
– Хуҗалыкта урып-җыю эшләре тәмамланды. Елына карата уңыш зарланырлык булмады. Киләсе ел өчен җитәрлек орлык салып куелды. Сорап килгән кешегә сатар өчен дә ашлыгыбыз бар. Бер үк вакытта туңга сөрү дә башкарыла. 1000 гектар җирне эшкәртеп куябыз быел. Бу эшне дә бүген-иртәгә тәмамларбыз дип торабыз.
Фермаларның барысы да кышкылыкка әзер. Хуҗалыкта барлыгы 300 башка якын савым сыеры бар. Байкыбаш, Ялгызнарат фермаларының түбәсен яңарттык. Ялгызнарат фермасында киенү-чишенү бүлмәсе, бәдрәф, телевизор, чәй эчү урыны булган терлекчеләр бүлмәсе булдырдык. Душ бүлмәсе, автомат кер юу машинасы гына урнаштырасы калды.
Фермаларда киләсе елларга җитәрлек күләмдә мал азыгы тупланды. Шәхси хуҗалыкларга да печән, салам, ашлык таратылды. Хезмәт хакы аена ике тапкыр тоткарлыксыз бирелә. Һәр кешенең хезмәте тиешенчә бәяләнергә тиеш, – ди Айрат Рәфил улы.
Хуҗалык рәисе телгә алган терлекчеләр йортын күреп чыкмый булдыра алмадым. Әйтергә кирәк, андагыдай евроремонт кайбер өйләрдә дә юк! Чыннан да хезмәт кешесенең кадерен беләләр “Урожай”да. Хуҗалык хезмәтчәннәре көненә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Моның өчен җитәкчелек көче белән идарә бинасында ашханә булдырылган, биредә меню яхшы кафеларныкыннан бер дә ким түгел: төрле салат, мич ашлары, итле кайнар шулпа, компотларны районның барлык хуҗалык ашханәсендә дә очратып булмый. Һәм болар барысы да бушлай.
Әлеге вакытта ремонтчылар бригадасының эше күп, идарәдә дә заманча ремонт бара.
– Зур төзелеш эшләре алып бара алмасак та, ремонт һәм реконструкция эшләренең тукталып торганы юк. Амбар, фермаларның, колхоз идарәсе бинасының түбәләрен яңарттык. Алда МТМ бинасының түбәсен ремонтлауны күз уңында тотабыз. Моның өчен мөмкинлекләребез бар, Аллаһка шөкер. Тагын бер планыбыз – малларны ясалма орлыкландыруны җайга салу, “Уралплемцентр” җәмгыяте белән сөйләшүләр алып барабыз. Хуҗалыкның төп табышы сөт һәм ит сатудан булгач, бу эшне максатлы рәвештә алып барырга кирәк, – ди рәис.
“Урожай” – бүген районда ныклы хуҗалыкларның берсе. Ә моңа ирешүдә хезмәт кешесенең өлеше бәяләп бетергесез.
Сирена РӘХИМҖАНОВА.
Тәтешле районы.