Илшат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, республиканың "Росагролизинг" белән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре саклана. Шуның нәтиҗәсендә Башкортстан аграрийлары компаниянең ташламалы программаларында актив катнаша. Спикер техниканы саклау һәм ремонтлау мәсьәләләренә аерым тукталды.
– Әлегә планканы югары тотабыз - аена 1 миллиард сумлык техника сатып алабыз, - диде ул. – Бу җиңел булмаса да, аграрийларга техника паркын кыскартуга юл куймаска мөмкинлек бирә. Соңгы 6-7 елда тракторларның һәм комбайннарның бәясе 3-4 тапкыр артты, ә продукциянең бәясе әллә ни артмады.
Алга таба киңәшмәнең пленар өлеше кысаларында чарада катнашучыларга ремонт предприятиеләренең техник тәэмин ителеше, эшләрне оештыру, инженерлар һәм механизаторларның квалификациясен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын техник тикшерүгә йомгак ясалды.
Фото: pravitelstvorb.ru