Бүген республика басуларында төп эшләр төгәлләнде һәм 2025 елгы кыр сезонына әзерлек алгы планга чыга, аерым алганда, техниканы һәм җайланмаларны ремонтлау, дип билгеләп үтте Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов Аургазы районында семинар-киңәшмәне ачып.
- Ныклап әзерләнәбез, ремонтчыларны яхшы, уңайлы, җиһазландырылган һәм җылытыла торган эш урыннары белән тәэмин итәбез, - дип ассызыклады ул. - Гомумән алганда, ремонт сезонына яхшы шартларда киләбез. Бөртекле һәм майлы культураларга, сөткә уңайлы бәяләр булдырылды, ташламалы кредитлар буенча лимитлар бар - якынча 5-6 млрд сум, аларны тиз арада сайлап алырга кирәк, чөнки киләсе елда катлаулырак булачак.
Илшат Фазрахманов шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алачак мөһим стратегик юнәлешләрне атады. Болар - сөт һәм ит терлекчелеге, кошчылык. Димәк, техниканы, җиһазларны яңарту, ремонтлау һәм әзерләү стратегиясе шуны исәпкә алып төзелергә тиеш.
Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны тәмамлау һәм 2025 елгы кыр эшләренә әзерләү сроклары төбәк Хөкүмәте күрсәтмәсе белән билгеләнгән. Трактор чапкычлары, тырмалар яңа сезонга - 1 февральгә, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары - 20 мартка, язгы кыр эшләрендә катнашучы тракторлар, тагылмалар, ашлама тараткычлар, сиптергечләр - 1 апрельгә, үзйөрешле чапкычлар - 20 майга, ашлык җыю комбайннары 1 июльгә әзер булырга тиеш.
Фото: Авыл хуҗадыгы министрлыгы