+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
4 декабрь 2024, 05:09

“Икенче икмәк” каян килгән?

Русиядә бәрәңге ничек барлыкка килгән һәм ни өчен элек аны ашарга курыкканнар?

“Икенче икмәк” каян килгән?“Икенче икмәк” каян килгән?
“Икенче икмәк” каян килгән?

Ул Русьта Бөек Петр хакимлек иткән заманда гына барлыкка килгән. Әмма аны башта күпчелек кеше ашамаган. Моңа дини, медицина һәм милли сәбәпләр булган. Гомумән, аның илдә барлыкка килү тарихын шартлы рәвештә ике этапка бүләләр. Беренчесе XVII гасыр ахырыннан 1840 елларга кадәрге чорны ала. Бу вакытта бәрәңгене император мәҗлесләрендә генә биргәннәр, ә халык аңа алдан ук тискәре карашта булган. Икенчесе — 1850нче еллардан алып, XX гасыр башына кадәр. Ул вакытта бәрәңге бөтен җирдә таралган, әһәмиятле авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать культурасына әверелгән.

Русия империясендә бәрәңгенең барлыкка килүен һәрвакыт Петр I белән бәйләгәннәр, димәк, бу 1725 елга кадәр булган. Шулай ук, билгеле бул­ганча, бәрәңге ризыклары императрица Анна Иоанновна идарә иткән чорда һәм принц Бирон табынында, ягъни, якынча 1730-1740 елларда булган.

XVII гасыр ахырында Петр I Нидерландта булганда әлеге “җир алмасы” белән кызыксына. Ул үзебездә “үрчетү” өчен бер капчык бүлбе сатып алган һәм аны Русиягә җибәргән. “Диңгез арты” яшелчәсе башта аптекарь бакчасына утыртыла, соңыннан аның турында берникадәр вакытка оныталар. Императорның ул чорда “ботаника” проблемасыннан башка да эшләре күп була, ә гади кешеләр бакчачылыктагы яңалыкларга әзер булмый. Петр I үлгәннән соң, бәрәңгене яңадан Русиягә 1757-61 елларда бу юлы Пруссиядән алып киләләр. Һәм аны хәзергечә тоз түгел, ә шикәр сибеп, аксөякләр генә ашый. 1766 елга бәрәңгене Петербургта гына түгел, Мәскәүдә, Новгородта һәм башка губерналарда да үстерәләр.
Ни өчен ашарга теләмәгәннәр?

Русия империясе халкы башта бәрәңге утыртуга да каршы булган. Европа илләрендәге кебек үк, бәрәңге русиялеләр өчен ят була. Аны ничек дөрес ашарга кирәклеген бөтен кеше дә белми. Шуңа күрә, ашарга яраксыз бәрәңге бүлбесе, сабагы, яшел яки туңган бүлбеләр белән агулану еш бул­ган. Аңардан яхшы уңыш алу өчен аны ничек дөрес утыртырга кирәклеген башта бик азлар гына белгән. Крестьяннар, бәрәңгедән куркып, торма һәм шалкан ашарга яраткан. Грамоталы дворяннар “икенче икмәк”кә алдан ук тискәре карашта булган. Мәсәлән, княгиня Евдокия Голицына Германиядән китерелгән яшелчә урысның милли абруен кимсетә дип санаган. Бигрәк тә православие дине әһелләре бәрәңгене яратмаган. Немецча, “крафт тойфель” сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә “шайтан көче” дигәнне аңлата. Бу исем үзе үк дошманлык хисе уяткан. Шуңа күрә крестьяннар каторга белән куркытканда да бәрәңге утыртырга теләмәгән. Иске караштагылар исә бәрәңгене “уйнашчы хатыннар җимеше” һәм “Иблис төкереге” дип атаган, диндәшләренә ашарга яки үстерергә генә түгел, хәтта аңа кагылырга да рөхсәт итмәгән. Хәтта Мәскәүгә якын урнашкан, динлелек югары булган аерым авылларда да 1870 елларга кадәр бәрәңге үс­термәгәннәр.

Кызыклы факт. Төбәкләрнең берсендә утырту өчен бәрәңгене бушлай тараталар. Әмма шытымнар бөтенләй диярлек булмый. Дини крестьяннар көндез “тырышып” бәрәңге утырткан, ләкин төнлә аларны казып алып, урындагы кабакта аны алкогольгә алыштырган. Бу хәлдән соң, управляющийлар хәйләле юлга күчә: алар утырту өчен халыкка тураган бәрәңге бирә башлыйлар. Ул вакытка инде бүлбе кисәгендә бер генә күз булса да, аннан бәрәңге үстереп булуы билгеле була. Шул рәвешле, бәрәңге “бизнесы”на чик куела.

Бәрәңге бунтлары
Крестьяннар яңа яшелчә кертүгә нык каршылык күрсәтә. Шуңа күрә 1840-44 елларда бәрәңге фетнәләре гадәти күренешкә әверелә. Алар Казан, Пермь, Ырынбур һәм Саратов губерналарында көчлерәк була. 1840 елдан Петербургка төбәкләрдә чәчелгән уҗымнарның бөтен җирдә диярлек үлүе, илгә ачлык янавы турындагы хәбәрләр күпләп килә башлый. Халык хәер сорашып йөри, төркем-төркем булып барысын да талый, алпавытларга һөҗүм итә, икмәк сорый. Бу хәлләр 1839 елда, ягъни, Николай I идарә иткән вакытта була. Русия импе­риясендә бөртеклеләрнең уңышы бик түбән була, һәм бу хәл илне ачлык чигенә җиткерә. Хөкүмәт киләчәктә мондый хәлләргә юл куймас өчен һәр губернада ел саен бәрәңге утыртырга боерык бирә. “Тартуфеляни”, “картуфелями” яки “потейтос”ны һәр төбәктә таратырга кирәклеге турында Медицина коллегиясе ― Русия Фәннәр академиясеннән соң иң эре ике фәнни учреждениенең берсе катгый таләп куя. Ул Сенатка тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Ләкин катгый чаралар беркайчан да мәҗбүр итмичә үтәлми: халыкны бәрәңге чәчүгә күсәк белән диярлек “куа” башлыйлар. Мәскәү губернасы крестьяннарына, мәсәлән, бер кешегә кимендә 105 литр (ул чактагы исәпләү микъдары) бәрәңге үстерергә кирәк булган. Красноярскида бәрәңге утырту белән шөгыльләнергә телә­мәүчеләрнең барысын да Бобруйск крепостен төзү буенча каторга эшләренә җибәрәләр. Кабынып киткән “бәрәңге бунтлары” бик каты бастырыла. Ләкин барысы да тынгач, бәрәңге “икенче икмәк” буларак кабул ителә башлый. Һәр җирдә бәрәңге утыртырга мәҗбүр итү игенчелек министры, граф Киселевның теләкләренә өстәмә бәйлелек буларак кабул ителә.

Кәсепне үстерү
1861 елдан, крепостнойлык хокукы бетерелгәч, бәрәңге үстерү аеруча актив тарала башлый. Ул вакытта Русия башка илләр белән капиталистик мөнәсәбәтләргә керә. Сәнәгать, шул исәптән бәрәңге эшкәртү белән бәйле, үсә башлый. Бөтен ил буйлап бәрәңге крахмалы, патока һәм спирт җитештерү белән шөгыльләнүче заводлар төзелә башлый. Крестьяннар да, алпавытлар да басуларда һәм яшелчә бакчаларында бәрәңге үстергәннәр. 1865 елга илдә бәрәңге өчен бүлеп бирелгән мәйданнар 655 мең гектар булса, 1881 елда –― 1,5 миллион, 1900 елда — 2,7 мил­лион, 1913 елда 4,2 миллион гектарга җитә. 1913 елда “икенче ик­мәк”­нең бөтен Русия буенча тулай җые­­мы 30 миллион тоннадан артып китә.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас