Русиянең аграр тарихында авыл хуҗалыгы (кулланучылар) кооперативлары ил халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнаган. Әлбәттә, җитештерүдә үзара кооперациягә берләшүче крестьян хуҗалыклары, авылда сәүдә итүче кешеләр турында сүз бара. Совет властеның тәүге елларында НЭП тормышка ашырылганда Хөкүмәт хәтта әлеге категориядәге берәмлекләр өчен җитештерүдә төрле салым ташламалары да кулланган һәм шул рәвешле, аларның эшчәнлеген дәртләндерергә тырышкан. Тарихи мәгълүматлардан күренүенчә, 1921-26 елларда илдә 6 миллион 485 мең крестьян хуҗалыгын берләштергән 48 мең кооператив эшләгән. Шул чордагы статистика мәгълүматларына караганда, тулай аграр җитештерүдә, атап әйткәндә, җитен җитештерүдә кооперациянең өлеше — 60, крахмал продуктларында — 43,5, мамыкта — 89, шикәр чөгендерендә — 78, тәмәкедә — 82 һәм икмәк-катнашазыкта 30,7 процентка җиткән. Кызганычка каршы, арытаба шәхси милек хуҗаларына карата дәүләт сәясәтенең үзгәрүе еллар дәвамында кооперация әгъзалары тарафыннан тупланган милекнең, бүгенге караштан чыгып бәя биргәндә, гадел булмаган хосусыйлаштыру ияләренә һәм эре капитал милегенә күчүенә китерә.
Узган гасырның 90нчы елларында янә илдә кооперация хәрәкәтен үстерү, авылда кече һәм урта бизнеска карашны тамырдан үзгәртү башлангач та, бу юнәлештә эшнең сүлпән баруы ихтимал яңа милек хуҗаларының дәүләткә ышануы кимүдән булгандыр.
Бүген Русиядә кооперация юнәлешенә дәүләт дәрәҗәсендә өстенлек бирелә. Ил күләмендә авыл хуҗалыгы җитештерү-тәэминат һәм кредит кулланучылар кооперативлары саны арту дәвам итә. 2015 елгы мәгълүматлар буенча, мәсәлән, әлеге категориядәге берәмлекләр илдә — 1100дән, ә Башкортстанда 14тән артмаган булса, агымдагы елның ноябренә әлеге күрсәткеч шул ук тәртиптә 1946га һәм 445кә җитте.
Дәүләт аларның үсешен дәртләндерергә тоемлы ярдәм күрсәтә. Үз эшен башлаучыларга һәм аерым очракларда чыгымнарның бер өлешен бюджет исәбенә каплау максатында субсидияләү, грантлар каралган. Узган ел, мәсәлән, мондый максатлы ярдәм ил буенча 937 кооперативка күрсәтелде, аның гомум суммасы 3,88 миллиард сум тәшкил итте. Бу ярдәм кооперативларга өстәмә рәвештә 15835 яңа әгъза кабул итәргә мөмкинлек бирде.
Экспертлар фикеренчә, Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм әлегә кадәр авыл хуҗалыгы кооперациясенең ролен тиешле дәрәҗәдә күтәрми. Әйтик, алга киткән дустанә аграр дәүләтләрдә мондый кооперативларның төрле хезмәт күрсәтүдә, җитештерүдәге өлеше 50-80 процентка җитсә, Русиядә аларның өлеше сөт эшкәртүдә —1,2, ит һәм ит продуктлары җитештерүдә — 0,83, акмайда — 0,9, сырда — 0,5 һәм икмәк эшләнмәләрендә 0,15 проценттан артмый. Бу турыда быел апрель аенда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы кооперативларының Мәскәүдә узган ХI съездында бәян ителде.
Хәлне уңай якка үзгәртүгә юнәлеш биргән вакыйгалар да бар, әлбәттә. Соңгы елларда ил җитәкчелеге, эре дәүләт һәм шәхси монополия предприятиеләренә генә хөкүмәт ярдәмен күрсәтүнең дөрес булмавын аңлап, игътибарны кече һәм урта бизнеска юнәлтте. Бизнесның түбән катламы үзләре җитештергәнне кулланучылар берлекләре, эшкәртүчеләр һәм кече базарлар аша саткан шәхси хуҗалыклар категориясенә кертелде.
Башкортстан инде берничә ел дәвамында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын оештыру тәҗрибәсе белән илдә үрнәк төбәкләрнең берсе буларак билгеләнә. Күптән түгел башкалабыз Уфада узган “Безнең бренд” халыкара фестивале һәм аның кысаларындагы Башкортстан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының V съезды чын мәгънәсендә тоташ илдә әлеге хәрәкәтнең ни дәрәҗәдә уңышлы һәм максатлы юнәлештә баруын ачык чагылдырган чара булды. Халыкара фестиваль статусына ия булган “Безнең бренд” күргәзмәсендә ерак һәм якын чит ил вәкилләре дә аз түгел иде. Мәртәбәле чара кайсы ягы белән истә калды һәм кунакларның игътибарын җәлеп итте соң?
Республикада “Безнең бренд” фестивале беренче тапкыр гына үтми. Быел ул халыкара статуска ия булды. “ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында Үзбәкстан, Беларусь, Казахстан республикалары һәм Малайзия вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итте. Комплексның зур мәйданчыкларында туклану продуктлары, аны җитештерү-төрү җиһазлары, логистика үрнәкләре урын алды. Быелгы чараның икенче үзенчәлеге – Башкортстанда узган мәртәбәле чарада илнең 15 төбәгеннән төрле статуска ия булган 150дән артык җитештерүче катнашты. Шунысы да игътибарга лаек: быел беренче тапкыр Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан коллективы стендлар тәкъдим итте. Малайзиядән китерелгән хәләл продукциянең күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итүе дә очраклы түгелдер. Ерак ил кунаклары башкортстанлыларга тәкъдим иткән күптөрле продукция беркемне дә битараф калдырмады. Аларның катнашуы, гомумән, илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда зур адым булачак, ди аграр белгечләр.
Халыкара фестиваль программасы кысаларында республика авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары съезды оештырылу да очраклы түгел. Чөнки ил күләмендә “Безнең бренд” эшләнмәләрен, нигездә, авылдагы кече һәм урта малтабарлык вәкилләре тәкъдим итә. Һәм республика маркасы белән бәйле ризыкларны сәүдә базарына алып чыгуда, таныштыруда әлеге категориядәге берәмлекләр мөһим роль уйный.
Белешмә. “Безнең бренд” күргәзмәсендә республиканың 35 районыннан 70тән артык фермер үз продукциясен тәкъдим итте. Алар, нигездә, төрле юнәлештәге кооперациягә берләшеп эшли һәм эчке сәүдә базарын тулыландыруда, җитештергәннәре белән республика продукциясен читтә күрсәтүдә мөһим роль уйный. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта гамәлдәге 445 кулланучылар кооперативының 25е быел оештырылган. Агросәнәгать комплексы җитештерүендә аларның өлеше елдан-ел арта баруы беренче чиратта дәүләт ярдәменең тоемлы булуы белән аңлатыла. Әйткәндәй, узган ун айда әлеге берәмлекләр 2,2 миллиард сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән.
– Республиканың авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм йөзеннән быел федераль һәм республика казнасыннан 300 миллион сум чамасы акча бүленү каралган иде. Әлеге сумма узган елдагыдан 59 миллион сумга күбрәк. Гомумән, 2018-24 елларда әлеге берәмлекләр өчен казнадан 1,833 миллиард сум акча бүленде. 2025 елда бу максатларга 140 миллион сум юнәлтү планлаштырыла. Без бу ярдәмнең максатлы тотынылуына һәм нәтиҗәсе яхшы булачагына ышанабыз, – ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов.
Аграр ведомство башлыгы съезддагы чыгышында заманча алымнар белән эшләүче әлеге кооперативларның елдан-ел төрле юнәлеш-максатларда үсүен, компетенциягә ия булуын ассызыклады һәм агросәнәгать секторы икътисадында ышанычлы рәвештә үз урынын табуын билгеләде.
Белешмә. Республикадагы 445 кооперативның 259ы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә, 169ы сәүдә оешмаларына әзер продукция бирә. 2020-23 елларда алар тарафыннан эшкәртелгән авыл хуҗалыгы чималы 230 мең тоннадан артты. Елның тугыз ае йомгаклары буенча әлеге күрсәткеч 43,1 мең тонна тәшкил итә. 169 кулланучылар кооперативының сертификатланган әзер продукциясе 2527 сәүдә ноктасында урын алган, шуның 877се – башкалабыз Уфада.
Әлбәттә, берничә ел элек кенә республиканың эре аграр предприятиеләре өчен дә зур сәүдә челтәренә керү проблема иде. Әмма сәүдә базары, кулланучыларның мөнәсәбәте барысын да тәртипкә салды. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, кешеләрнең үзебезнең аграрийлар тәкъдим иткән сыйфатлы продукциягә өстенлек бирүе, ниһаять, федераль “сәүдәгәр”ләрнең дә карашын үзгәртүгә китерде. “У дома” төрендәге кибетләр, “Дворик” кибетләр челтәрендә генә түгел, Башкортстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре җитештергән продукция хәзер “Пятерочка”, “Магнит”, “Байрам” кебек сәүдә челтәрләрендә дә урын алды. Кооперативларның шактыеның үз фирма кибетләре бар. Интернет мәйданчыгы аша сәүдә итүчеләр дә аз түгел.
Ун-унбиш ел элек, гомумән, авылда кече берәмлекләргә генә түгел, крестьян хуҗалыкларына да хәтта район үзәге базарларында да сәүдә итү җиңел бирелми иде. Республика җитәкчелегенең фермер һәм шәхси ихата хуҗаларын төрле юнәлештәге кооперативларга берләшергә чакыруы һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтелү, ниһаять, нәтиҗә бирде.
– Хөкүмәт ярдәме ничек кенә зур булса да, ул крестьян хуҗалыкларына да, фермерларга да ялгызы сәүдәгә чыгып, бизнес оештырырга булышлык итә алмый, – ди Борай районының “Возрождение” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы башлыгы Камо Зилфугарян. – Без – җир хуҗалары, терлек асраучылар, техникасы булган берничә кеше бергә уртак максатлар белән кооперациягә кердек. Дистәдән артык исемдәге продукция җитештерәбез. Өстенлек – ит һәм ит продукцияләренә. Районда гына түгел, ерак булса да, еш кына башкала сатып алучыларына да Борай фермеры җитештергәнне алып киләбез. Кайчандыр, аграр җитештерүчеләрдән еш кына “эшләргә генә комачауламасыннар, ярдәмгә артык мохтаҗ түгелбез”, дигәнрәк фикерләр ишетелә иде. Бүгенге базар, сәүдә шартларында, әлбәттә, дәүләт ярдәменнән башка эшне алып бару авыр. Грант субсидияләренең күләме генә түгел, аңа ия булучылар санының да күбрәк булуын телисе килә.
Әлеге фикерне дәвам итеп, Илшат Фазрахмановның югарыда телгә алынган съезддагы чыгышына тукталасы килә.
– Хөкүмәт ярдәмен алу гына җитми, аңа ия булучыларның үзләренә дә күп нәрсәне өйрәнәсе бар, – диде ул. – Дәүләт биргән акчаны дөрес һәм нәтиҗәле итеп файдаланырга, үз брендыңны булдыру турында уйланырга, өйрәнергә кирәк. Безгә хәзер Азия һәм Африка сәүдә базарларына йөз тотып эшләргә өйрәнә башларга вакыт. Минемчә, безгә еллар, хәтта гасырлар дәвамында тотрыклы эшләп килүче кооперативлар оештыру мөһим. Аларның әгъзалары гына алышынып торырга, әмма буыннар бәйләнеше сакланырга тиеш.
Шул ук вакытта дөньякүләм аграр үсеш алга киткән илләрдә кооператив җитештерү яхшы нәтиҗәләр бирә. Көнбатышның аерым дәүләтләрендә шәхси һәм дәүләт карамагындагы милек кенә түгел, коллектив милек тә икътисадка зур өлеш кертә. Европада шундый 200 меңгә якын кооператив теркәлүе мәгълүм. Аларда 5 миллионнан күбрәк кеше эшли. Шул ук Европада коллектив милек формасы булган 250 меңнән артык халык предприятиесе бар. Анда эшләүчеләр 10 миллионнан арта. Көнчыгыш илләрендә дә хезмәтне шул рәвешле оештыруга өстенлек бирә башладылар.
– “Безнең бренд” продукциясе турында сүз алып барганда, әлбәттә, Башкортстанда “Хәләл” билгесе белән чыгарылган продукцияне телгә алу мөһим, – ди республиканың Мәгълүмат-консультация бирү үзәге директоры Ирек Сакаев. – Республика “Росаккредитация” мәгълүмат системасына хәләл стандарты белән продукция тәкъдим итүче төбәкләр исемлегендә беренче урында тора. Башкортстанда унга якын кулланучылар кооперативы шундый продукция җитештерә. Аскын районыннан “Тульгуз”, Ярмәкәй районыннан “Шават”, Ишембай районыннан “Алтын тирмә”, Уфа районыннан “Дары Урала”, Чишмә районыннан “Экопрод” һәм Борайдан “Борай ите” кулланучылар кооперативлары хәләл стандарты белән җитештерелгән продукция тәкъдим итә. Киләсе елларда аларның саны тагын да тулыланачагына ышаныч бар.
Аграр тармакта урта һәм кече бизнесны үстерүдә, әлбәттә, дәүләт ярдәме мөһим урын тота. Бу фикерне башкалабызда узган мәртәбәле форумда катнашкан кооперативлар вәкилләре генә түгел, аграр ведомство җитәкчелеге дә әйтте. Һәм эшчәнлектәге авырлыклар һәрвакыт һава шартларына гына түгел, финанс мөмкинлегенә, кадрлар белән тәэмин ителүгә дә бәйле. Йомгаклап шуны әйтергә кирәктер. Соңгы елларга кадәр авыл тормышы, крестьян ихаталары язмышы, халыкны эшле итүдә, нигездә, күмәк хуҗалыкларга, аннары фермерларга гына ышана идек. Хәзер исә авыл җирендә заманча әйтсәк – яңа сыйныф – кооперациягә берләшүче берәмлекләр “аякка басып килә”. Аның көче, ышанычы да шунда – кооперативка уртак максат белән берләшүче максатчан, тырыш һәм сынауларга каршы бергә көрәшергә әзер булган һөнәр ияләре берләшә. Ихтимал, әгәр кооперация хәрәкәте көчәйсә, алар аграр тармакта гына түгел, ә авыл яшәешен саклаучы, тәэмин итүче зур көч булуын да күрсәтер. Ләкин моның өчен бер гасыр элек юл куелган хатаны кабатламаска кирәк!
Русия кулланучылары хәләл продукциягә ни дәрәҗәдә ышаныч белдерә?
* 83 проценты – хәләл продукция сыйфатына ышана.
* 60 проценты — аны югары сыйфатка ия продукция исемлегенә кертә.
* 20 проценты — продукцияне иң югары сыйфатлы дип бәяли.
* 45 проценты — аны сатып алуда төп драйвер буларак продукция бәясенең аның сыйфатына туры килүен билгели.
* Сораштыруда катнашкан һәр бишенче кеше әлеге категориядәге продукцияне үзләренең дусларына, таныш-белешләренә тәкъдим итүен белдергән.
Олег Төхвәтуллин.