- Безгә агросыйныфлардан башлап АПК өчен заманча кадрлар үстерергә кирәк. Авыл белгечләренә яшәү, хезмәт, ял итү өчен лаеклы шартлар тудырыру мөһим. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы ярдәмендә без инфраструктураны яхшыртабыз, торак, социаль объектлар төзибез. «Таврос» компанияләр төркеме киләсе елда Чишмә районында үз эшчеләре өчен тулы бер авыл, ә атап әйткәндә, йөз шәхси торак төзү эшенә керешә. Бу республиканың күп кенә алдынгы предприятиеләре өчен үрнәк, - дип сөйләде Радий Хәбиров.
Алга таба Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы министрлыгына тармак белән идарә итүнең нәтиҗәлерәк алымнарына күчәргә, аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга, тышкы тректа активрак эшләргә кушты. Аның фикеренчә, бу тармак күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
- Узган ел бездә авыл хуҗалыгы җитештерүе кимеде. Быел да зур булмаса да, кимү бар. Бездә эшкәртү сәнәгате үсә - 10 ай эчендә 136,5 процент. Ә тулаем күрсәткечләр икенче ел кими, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.
Фото: bashinform.ru