Казлар… Бу йорт кошларын күргән һәм каңгылдашкан тавышларын ишеткән саен ерак балачагыма кайткандай булам. Әниемнең каз йомыркаларын җыеп алып, химик каләм белән һәрберсен билгеләп куюы, бәбкәләре чыккач та иртә яздан су буенда каз көткән вакытлар күз алдына килеп баса.
Әйе, балачактагы кебек оя-оя каз асраган, елга аръягында бәбкә караган вакытлар артта калды. Хәзер, дөресен генә әйткәндә, каз утыртып, бәбкә чыгарган кешеләрне күргәнем дә юк, инкубатордан гына сатып алып үстерәләр, ә күпләр бөтенләй үстерелгәнен генә ала.
Кустыгол авылына килү белән, мондагы ясалма күлдә казлар өере каршы ала. Ә бу инде авыл халкының төп кәсебе – каз үстерү булуы турында сөйли. Авыл башындагы тәүге йортларның берсендә яшәүче 71 яшьлек Альмира Айтуганова белән танышып, аннан казлар үрчетү кәсебе хакында белештек.
– Шушы авылда тыуып-үстем. Гомер буе каз асрадык, шуңа авыл тормышын казсыз күз алдына да китермим. Былтыр 55 каз бәбкәсе сатып алып үстергән идем, быел 45не алдым. Балаларыма бирәм, артып калганын таныш-белешләргә сатам. Шулай ук бройлер чебешләр алып үстерәм. Үзең карап үстергән кош-корт итенә җитәме соң? – ди Альмира Мансур кызы.
Альмира апа хаклы ялга чыкканчы төрле урыннарда эшләгән: савучы да, сатучы да, пешекче да булган. Авылда яшәүчеләргә хас булганча, күпләп малын да, кош-кортын да асраган. Бүген, олы яшьтә булса да, күнегелгән гадәт буенча яши.
– Каз бәбкәләрен май башында ук Кырмыскалы инкубаторыннан сатып алам. Бер ай буе җылы урында тотабыз, махсус җим сатып алып ашатабыз. Шуннан җайлап – үләнгә, аннары инде якындагы күлгә чыгара башлыйбыз. Өйрәнеп алгач, алар су буеннан кайтмый да. Иртән чыгарып җибәрәбез, кич үзләре капка төбенә кайтып утыралар.
Каз асрауның әллә ни кыенлыгы юк. Алты ай тирәсе асрагач, октябрь ахырында, ноябрь башларында чалабыз. Бройлерларны исә ике айда эш итәргә була. Каз мамыгыннан барлык балаларыма да мендәрләр ясап бирдем. Хәзер инде оныкларыма әзерлим.
Каз итен яратабыз. Каз мае да бик файдалы. Шуңа безнең авылда һәркем диярлек каз асрый. Якында гына күл булуы да бик уңайлы. Корылыклы елларда суы кимесә дә, быел җәй яңгырлы булгач, күлебез зур һәм тирән булып калды. Казларыбыз көне буе су буенда, үзләренә үзләре ризык таба, иртәле-кичле генә ашатырга кирәк. Чалыр алдыннан гына берничә атна ныклап ашатып алабыз. Шуңа каз асрау
отышлы шөгыль, дип әйтергә була, – ди Альмира апа.
Айтугановлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Улларының икесе дә – отставкадагы майор. Ришат Олыкүлдә төпләнгән. Гаиләсендә ике кыз үсеп килә. Илдус өч балалы гаиләсе белән Нагаевода яши. Табиб һөнәре алган. Шамонино авылында яшәүче кызлары Фирүзәнең дә гаиләсендә – өч бала. Кызганычка каршы, йорт хуҗасы, гомер буе водитель булып эшләгән Мәүхәт Сөләймән улы дүрт ел элек гүр иясе булган.
– Аллаһка шөкер, сигез оныгым бар, бәхетле нәнәй мин. Атна саен балаларым гаиләләре белән кайтып торалар, ярдәмләшәләр. Аллаһы боерса, туруннарымны да күрергә язсын, – ди бәхетле әни һәм нәнәй.
Альмира апаның һәм шушы кәсеп белән шөгыльләнүче һәркемнең дә кош-кортлары имин булып, гөрләтеп каз өмәләре үткәрергә язсын һәм кыш буена гаиләләре белән бергәләп тәмле каз итеннән сыйланырга насыйп булсын, дип телисе килә.
Розалия НАЗАРОВА.
Кырмыскалы районы.