– Былтыр республика Башлыгы Радий Хәбировның "Инвестиция сәгате" форматындагы утырышларында агросәнәгать комплексының 13 проекты каралды, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Алар буенча инвестицияләр күләме якынча 9 млрд сум тәшкил итә, бу проектлар буенча 624 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Нәкъ менә гамәлгә ашырылган эре инвестпроектлар республикада сөт терлекчелеген үстерүдә мөһим факторга әверелде. Узган елда гына да сөтчелек комплексларын төзү һәм модернизацияләү буенча өч инвестиция проекты гамәлгә ашырылды, алар товар секторында сөт җитештерүне киләчәктә дә үстерергә мөмкинлек бирәчәк. 2018 елдан барлыгы 21 сөтчелек фермасы проект куәтенә чыкты, бүген алар гомум савымның 42 процентын (303,9 мең тонна) җитештерә.
Алар арасында иң эре проектлар: «Уңыш» (Авыргазы районы), «Северная Нива Башкирия» (Ярмәкәй районы), "СП Базы" (Чакмагыш), «СП Ашкадар» (Мәләвез), Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе (Стәрлетамак районы) сөтчелек комплекслары.