Башкортстаннан һәм Русиянең башка почмакларыннан умартачылык өлкәсендә экспертлардан тыш, Кытайдан, Беларусьтан, АКШтан, Чилидан, Италиядән, Грузиядән һәм башка илләрдән кунаклар килүе көтелә. Белгечләр эре сәнәгать умарталыкларын булдыру, ана кортларны үрчетү, умарталарны ясалма орлыкландыру тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
ApiGlobal-2025 конгрессының төп максатларының берсе умартачылыкны үстерүгә һәм тармакка өстәмә инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итү булачак. Шуңа күрә чара кунаклары өчен махсус мәйданчык – «Бизнесны масштаблаштыру» тәкъдим ителәчәк. Монда инвесторлар һәм сәнәгать умартачылары үзара бәйләнеш таба һәм эшлекле элемтәләр урнаштыра алачак.
Конгресста умартачылык җайланмаларының масштаблы күргәзмәсе эшләячәк.
Фото: pravitelstvorb.ru