Агросәнәгать комплексын үстерү – төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча республика Хөкүмәте эшчәнлегенең мөһим стратегик юнәлешләренең берсе, дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Бу елга өстенлекле бурычлар арасында – 33 мең гектардан да ким булмаган файдаланылмый торган чәчүлек җирләрен әйләнешкә кертү нәтиҗәсендә үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру, минераль ашламалар куллануны 98 мең тоннага кадәр арттыру, шулай ук мелиорация системаларын техник яктан яңадан җиһазландыру проектларын гамәлгә ашыру.
Тармакны индустриальләштерү хисабына товарлыклы сөт, терлек һәм кош ите җитештерү күләмнәрен арттыру дәвам итәчәк. Инвестицияләр җәлеп итү һәм тармакны интенсивлаштыру терлекчелек продукциясен товар җитештерүнең тотрыклы үсешенә ирешергә мөмкинлек бирде. Биш ел эчендә бу секторда сөт җитештерү - 6,5, ит күрсәткече 40 процентка арткан.
Башкортстанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү драйверы булып инвестицияләр кала. Төбәкнең агросәнәгать комплексында 102,9 миллиард сумлык өстенлекле 74 инвестиция проекты актив гамәлгә ашырыла, алар кысаларында 9 меңгә якын эш урыны булдыру планлаштырыла. Былтыр бәясе 9,8 миллиард сум булган 5 эре проект тәмамланган.
Республика предприятиеләре төп азык-төлек продуктларының бөтен ассортиментын җитештерә. Быел азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр җитештерү күләмен 180 миллиард сумга кадәр арттыру бурычы куела. Республиканың агросәнәгать комплексы югары экспорт потенциалын күрсәтүен дәвам итә.
Фото: рravitelstvorb.ru