Ул билгеләп үткәнчә, узган елда 4,2 миллиард сумлык 866 кредит бирелгән. Чагыштыру өчен: 2023 елда 4 миллиард сумлык 1208 кредит бирелгән булган.
Төп ставканың югары булуын исәпкә алып, бүлеп бирелгән акчаларның төп өлеше элек бирелгән кредитларны тәэмин итүгә юнәлтелә, шуңа күрә яңа кредитлар бирү күләме кими.
Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, 2026 елга акча бүлеп биргәндә республикага авыл ипотекасына максималь күләмдә акча җәлеп итү чаралары күреләчәк.
Фото: башинформ.рф