+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 гыйнвар 2025, 05:34

Эшлекле мәйданчык – янә Уфада!

Дөнья умартачылары Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнергә килә

Эшлекле мәйданчык – янә Уфада!Эшлекле мәйданчык – янә Уфада!
Эшлекле мәйданчык – янә Уфада!

23-25 гыйнварда башкалабыз Уфада умартачыларның “АписБРИКС” халыкара конгрессы узачак. Мәртәбәле чарада Русия төбәкләреннән генә түгел, дөньяның байтак илләреннән делегатларның тармак эшчәнлегенә бәйле проблемаларны уртага салып фикер алышулары көтелә. Конгресс кысаларында, шулай ук, сәнәгать җитештерүе белән шөгыльләнүче умартачыларның II Халыкара съездын һәм Русия тарихында беренче тапкыр Халыкара бал конкурсын уздыру планлаштырыла.

“Башкортстанда үткәреләчәк форум күләме һәм әһәмияте буенча Русия территориясендә умартачылыкта иң зур халыкара мәйданчык буларак кабул ителә, – дип бәя бирде Русия Сәнәгать умартачылары берлеге рәисе Александр Кудашев. – Без бу чараның закон чыгару һәм башкарма власть органнары вәкилләре белән ачыктан-ачык сөйләшү урыны булачагына ышанабыз. Ил төбәкләре һәм башка дәүләт вәкилләре белән, әлбәттә, яңа казаныш-тәҗрибәләр турында сөйләшүгә әзерләнәбез. Үзара аралашырга һәм хезмәттәшлек элемтәләрен ныгытырга, белемнәребезне камилләштерергә эшлекле мәйдан итеп нәкъ Башкортстанның сайлануы очраклы түгел. Башкортстанның иң тәмле һәм сыйфатлы бал иле булуы дөнья базарында күптән мәгълүм”.

Республика халыкара дәрәҗәдәге умартачылар форумын беренче тапкыр гына үткәрми. Нәкъ бер ел элек башкаланың “Торатау” Конгресс-холлында сәнәгать умартачыларының Халыкара съезды үткән иде. Анда ил төбәкләреннән һәм чит дәүләтләрдән 500 делегат катнашты. Әйткәндәй, быел конгресс кысаларында оештырылачак чараларда дистәдән артык илдән спикер катнашырга һәм чыгыш ясарга теләк белдерүче галимнәр, белгечләр теркәлгән.

Башкортстан башкаласында Халыкара конгресс быел нинди шартларда үтәчәк? Мәртәбәле чараның республика өчен әһәмияте нидә һәм умартачыларның уртак проблемалары нәрсәдән гыйбарәт?

Умартачылыктагы проблема­ларның глобаль дәрәҗәдә өйрәнелүе очраклы түгел. Соңгы елларда әлеге тармакның табышлы булуы умартачылыктан ерак торган бизнес вәкилләре игътибарын да җәлеп итте. Сүз сәүдә базарында тәкъдим ителүче ялган бал турында. Әйтергә кирәк, бу проблема умартачыларны балны күбрәк алу мәсьәләләренә караганда да ныграк борчый. Узган елның җәендә мәсәлән, Еврокомиссия әзерләгән мәгълүматларга караганда, дөнья базарына импортланган балның 46 проценты ялган бал дип табылган. Әлеге чыганак мәгълүматларыннан күренүенчә, чит илгә тәкъдим ителгән балның Бөек Британиядә – 100 проценты диярлек, Төркиянең – 93 һәм Кытайның импортлаган бал үрнәгенең 73 проценты белгечләрдә шик тудырган.

Әлеге мәгълүматларны китерүнең сәбәбе бар. Эш шунда: чит илләр бал сатып алуда Русиягә күбрәк өстенлек бирә башлаган. Үз санкцияләренә карамастан, безнең ил балын хәтта АКШ, Германия һәм Польша да күпләп импортлавын дәвам итә. “Агроэкспорт” федераль үзәге мәгълүматлары буенча, узган елда Русия бал экспортлауда тарихи күрсәткечне узган. Гыйнвар-ноябрь айларында чит илләргә 4 мең тоннадан күбрәк татлы продукция озатылган. Бу – 2023 елдагы дәрәҗәдән 43 процентка артыграк. Әйткәндәй, Русиянең әлегә кадәр аны елына уртача 3,8 мең тоннадан да артыграк экспортлаганы юк иде. Телгә алынган рәсми чыганак мәгълүматларыннан күренүенчә, әлеге табигый продуктны иң күп экспортлаучы төбәкләр арасында Башкортстан һәм Алтай беренче урында тора. Узган елда республикада җитештерелгән натураль һәм экологик продукция дөньяның сигез иленә озатылды. Иң күп сатып алучы дәүләтләр арасында Кытай, Казахстан, Үзбәкстан һәм Беларусь республикалары.

Белешмә. “tutu” сәяхәтләр сервисы экспертлары оештырган сораштыруда кат­нашучыларның 35,72 проценты Русиядә иң тәмле һәм сыйфаты бал – Башкортстанда, 14,4 проценты Алтайда җитештерелә, дип белдергән.
Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, 2023 елда Башкортстан 111 тонна бал экспортлаган булса, былтыр ул күрсәткеч 130 тоннадан артып китте.

Бал экспортының үсүе, беренче чиратта, әлбәттә, республиканың илдә иң беренче булып “Росскачество”ның яңа стандартлары буенча “хәләл” сертификациясен алуы белән бәйле. Мондый сыйфат дәрәҗәсе Башкорт­станның ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлеген ныгытуга да зур этәргеч бирә. Шунысы да игътибарга лаек: чит илләрдә елдан-ел чолык балына ихтыяҗ үсә. Умартачылыктагы әлеге борынгы шөгыль, нигездә, Башкортстанның Бөрҗән районында табигый хәлдә сакланган.

Тарихи мәгълүмат. Дөньяда Халыкара умартачылар конгресслары комитетлары 1893 елда оештырыла башлый. Ә беренче Халыкара конгресс дүрт елдан соң Брюссельдә үткәрелә. 1949 елда умартачыларның Амстердамда узган ХII җыелышында “Апимондия” умартачылар ассоциация­сенең Халыкара федерациясенә нигез салына. Әлеге вакытта ул дөньяның сиксәннән артык илендәге 120ләп умартачылык берлеген берләштерә. Аның төп максаты – барлык илләрдәге умартачылык тармагының фәнни, техник һәм икътисади үсешенә булышлык итү.

Башкортстанда узачак форумга килгәндә, республика җитәкчелеге аны, беренче чиратта, җитди тәҗрибә алмашу, умартачылык тармагындагы фәнни казанышлар, бал җитештерүдә һәм эшкәртүдә яңа технологияләр белән танышу, бал кортларын тәрбия­ләү һәм дәвалау өлкәсендә яңалыклар белән хәбәрдар булу мәйданчыгы буларак карый. Шунысы да мөһим: форум Башкортстан балын тагын да ераккарак таратуда, тоташ алганда, республиканы умартачылык тармагы үсешкән төбәк буларак кына түгел, шулай ук, туризм, инвестиция салуда кызыксындыручы төбәк буларак күрсәтүдә дә көчле инструмент булачагына ышаныч зур.

“Халыкара дәрәҗәдәге форумның Башкортстанда оештырылуы тармак эшчәнлеген республика чикләрендә генә күрсәтергә түгел, ә табигый мөм­кинлекләргә бай илебездә умартачылыкны үстерү, яңа технологияләр куллану һәм бал экспортын арттыру мөмкинлекләрен күрсәтергә дә шартлар булдыра. Без умартачылыкта кайсы юнәлештә эш итәргә кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Безгә эре сәнәгать умарталыкларын үстерергә, умартачылык продукциясен эшкәртү мәсьәлә­ләренә күбрәк игътибар бирергә, экспортны үстерергә кирәк. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Башкортстан умартачылыкта беренче булды һәм шулай булып калачак та”, – дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Умартачыларның моңа кадәр үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге форумнарыннан соң республикада тармак нинди үзгәрешләр кичерде? Билгеләнгән бурычлар ничек үтәлә?

Саннар теле белән әйткәндә, Русиядә җитештерелгән балның уннан бер өлешенә якыны Башкортстанга туры килә. Узган елның көзенә булган мәгълүматлар буенча, республикада барлык төр милек формасына караган хуҗалыкларда 300 меңгә якын бал корты гаиләсе теркәлгән. Әлеге күрсәткечләр элекке еллардагыдан байтакка югарырак.

Соңгы елларда республикада чолык умартачылыгын үстерү юнә­лешендә зур эшләр башкарылды. Әйткәндәй, тиздән үтәчәк форумда Башкортстандагы әлеге яңалык белән ныграк кызыксынырга теләүчеләр дә аз түгел. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча әлеге юнәлешне үстерү программасы эшләнгән.

Белешмә. Узган елда чолык умартасы гаиләләре 2,4 мең башка җиткерелде. 2030 елга аны 5 мең башка җиткерү һәм махсус 134 умартачылык булдыру бурычы куела. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре фаразлары буенча, 2030 елга республикада чолык балы җитештерү кимендә 30 тонна тәшкил итәргә тиеш.

Әлбәттә, тармактагы проблемаларны берләшеп кенә хәл итеп була. Иң мөһимнәрен барлаганда, билгеле, соңгы елларда илдә генә түгел, дөнья күләмендә бал кортларының күпләп үлүе нәзек билләрнең саны кимүгә китерде. Табигый сәбәп­ләрдән тыш, хуҗалыкларның басуларны пестицидлар белән эшкәртүе зур зыян салды. Дөрес, хәзер бу мәсьәлә закон кысаларында җайга салынып килә. Форумда бу мәсьәлә буенча да җитди фикер алышу көтелә.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов узган елда республикага безнең табигый шартларга яраклашмаган чит ил бал кортларын кертүне тыю буенча катгый чаралар күрергә кирәклеген ассызыклаган иде. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә төбәкләр генә түгел, беренче чиратта, федераль дәрәҗәдәге таможня хезмәтләренә контрольне көчәйтү бурычы куелды. Рәсми хәбәрләрдән күренүенчә, аерым төбәкләрдә бал корты “импорты” турындагы хәбәрләр күренгәләп ала. Аграр ведомство башлыгы фикеренчә, соңгы елларда үткәрелгән форумнардан соң ныклы нәтиҗә шул: тоташ тармакны санлыга күчерү бик күп проблемаларны ачыкларга һәм хәл итәргә ярдәм итәчәк. Аны тормышка ашырган очракта, аграр продукция турындагы тулы мәгълүмат та билгеле булачак, сыйфатка контроль дә көчәячәк.

Әйткәндәй, республикада башкорт токымлы бал кортлары гаиләләрен арттыру бурычы куелу республика җитәкчелеге күрсәтмәсен тормышка ашыруда мөһим эш булып тора. Ә инде бал күче сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен республика казнасыннан субсидияләү мәсьәләсе каралу әлеге шөгыльгә яңа тотынучылар өчен зур ярдәм буларак кабул ителде.

Башкортстанда умартачылыкны үстерү өчен табигый мөмкинлекләр дә иркен, дәүләт ярдәме дә тоемлы. Әмма җитештерүне арттыруда басым үзебезнең башкорт токымлы бал кортларын ишәйтүгә ясалырга тиеш, ди белгечләр. Моның өчен бал корты пакетлары җитештерүне арттырырга кирәк. Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, аны елына кимендә 30-35 меңгә җиткерү бурычы куелырга тиеш. Моңа ирешкәндә, Башкортстанга читтән шикле бал корты кертү белән бәйле проблеманы хәл итеп булачак.

Йомгаклап, язма башында күтәрел­гән проблемага кабат кайтасы килә. Ә бит безнең илдә дә ялган бал аз түгел. “Роскачество”ның сентябрь бәяләмәсендә, 2016 елдан башлап ил төбәкләрендә җитештерелгән бал сыйфатын билгеләгәндә, шуларның 60 процентына кадәре натураль бал булмавы ачыкланган. Русиянең Сәүдә министрлыгына ашыгыч рәвештә сәүдә челтәрләрендә фальсификат бал белән көрәшү бурычы куелды. Ә Русиянең умартачылар берлеге рәисе Валерий Капунин базарда тәкъдим ителгән балның 70 процентына якыны “натураль” булмавы турында хәбәр итте.

Узган елның 1 сентябреннән Русиядә “Умартачылык турында”гы Законга төзәтүләр гамәлгә керде. Аңа ярашлы, балга шикәр-җимеш суты кушылган очракта, продукцияне бал буларак тәкъдим итү тыела. Ихтимал, сәүдә базарында ялган бал күләме азрак булса, илдә җитештерүчеләр һәм ихтыяҗ тагын да артыр иде. Һәрхәлдә, рәсми мәгълүматлар буенча, русиялеләр, рафинад шикәр комы куллануны киметеп, натураль альтернатив ризыкка өстенлек бирү ягында. Бу очракта иң ышанычлысы бал була алыр иде.

Белешмә. Русиядә һәр кешегә еллык шикәр комы куллану уртача 41 килограммга җитә, ә бал күләме 0,5 килограммнан артмый.

– Русиядә җитештерелгән бал күләме, әгәр сәүдә базарында фальсификат продукция тәкъдим ител­мәсә, чит илгә сатылганнан калганы да үзебезгә кулланырга җитәр иде. Безгә әлеге продуктны куллану мәдәнияте җитми. Русиялеләр элекке туклану мәдәниятен югалтты. Кәнфит, желе һәм шуның ише татлы әйберләрне ныграк яратабыз. Бал ашау мәдәниятен тергезергә кирәк. Җитди шөгыльләнү җитми. Моңа ирешсәк, ил төбәкләрендә җитеш­терелгән балның күп өлешен үзебез кулланачакбыз, – ди Умартачылык буенча федераль фәнни үзәк директоры Анна Брандорф.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас