Анда Уфа ягына баручы «Лада Приора» һәм каршы килүче «Фольксваген Поло» бәрелешкән. «Лада» йөртүчесе һәм пассажиры урында һәлак була, ватаныбыз машинасының тагын ике пассажиры хастаханәгә озатыла. «Фольксваген» пассажиры дәваханә юлында үлгән.
"Хәзер инцидентның барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Урында эксперт-автотехника һәм тикшерү-оператив төркем эшли", - дип билгеләп үттеләр ГАИда. Әлегә юл йөрү кагыйдәләрен кем бозуы һәм каршы як полосага чыгуы турында мәгълүматлар юк.
Юл-транспорт һәлакәтендә Уфадан журналист - 36 яшьлек Светлана Сибикина һәлак булган. Ул "Фольксваген" салонында булган. Светлана Кырмыскалы районында туган, шунда ук җирләнәчәк. Озак еллар «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгының төбәк редакциясендә эшләде.
Шулай ук һәлак булучылар арасында Әбҗәлил районыннан гашыйк пар да булган. Алар «Лада»да барганнар. Биккул авылыннан 23 яшьлек егет белән Сәеткул авылыннан 24 яшьлек кыз Казанга юл тоткан, дип хәбәр итте «Әбҗәлил» гәзите.
Фото: "ГАИ РБ, газета "Абзелил" и "Башинформ"