Аларның дөнья сәүдә базарында өстенлек итүенә нинди сәбәпләр йогынты ясый?
Мәгълүмат чараларыннан күренүенчә, соңгы елларда дөнья сәүдә базарында Кытайда җитештерелгән товарлар арта бара. Дөрес, аның сыйфат дәрәҗәсе турында фикерләр төрлечә. Әмма, сәүдә базарында ихтыяҗ үскәч, ихтимал, Кытай җитештерүчеләре халыкка нәрсә кирәклеген белеп эшли торгандыр. Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге, дуслыгы көчәюе нәтиҗәсез калмады. Сатуда бу илдән импортланган нәрсә генә юк?!
Кызыксынып, шундый мәгълүматка да тап булдым: хәзер безнең тышкы сәүдә өлеше керемендә Кытай өлеше 35 процентка җитә, ә 2-3 ел элек бу күрсәткеч 15 проценттан артмаган. Русия Кытайның тәүге 5 эре сәүдә партнеры да икән. Үзәк матбугатта Русия агросәнәгатьчеләренең бу илгә экспорт күләмен 2030 елга кадәр 10 миллиард долларга кадәр җиткерү бурычы куелуы хәбәр ителде.
Кытайның берничә провинциясе белән Башкортстанның дуслык-хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыруы да куанычлы хәл. Узган көз ахырында, мәсәлән, Раевка һәм Чишмә эшкәртү заводлары Кытайга 3,2 мең тонна шикәр чөгендере түбе озатты. Ә июльдә Кытайга 2,6 мең тонна үсемлек мае экспортланган иде.
“Кызыл таң” гәзитендә Кытай икътисады, аграр җитештерүе һәм аларның шушы казанышларга ничек ирешүе хакында тулырак мәгълүмат бирсәгез иде.
Урал Сафуанов.
Миякә районы.
Кытай бүген көчле икътисады белән дөньяда икенче урында тора. Моңа кадәр халык саны буенча ул беренче иде, хәзер бу күрсәткеч буенча Һиндстан алга чыкты. Кытайның авыл хуҗалыгы җитештерүендә дә дөньяда лидер булуын таныйлар. 2024 ел башына, мәсәлән, бу илдәге эшче көчләрнең 40 процентына якыны аграр тармакта эшли иде. Әйтергә кирәк, илнең эчке тулай продуктының 9 проценты – алар өлеше.
Кытайда авыл хуҗалыгы үсеше нинди факторларга бәйле? Аграр тармак җитештерүендә нинди технологияләргә өстенлек бирелә һәм дәүләт крестьяннар хезмәтен үстерүгә кайсы юнәлешләр буенча ярдәм итә?
Гәзит укучыны кызыксындырган шушы һәм башка сорауларга төрле чыганаклардан тупланган мәгълүматларны кулланып җавап бирәбез.
Һәр гектарга – игътибар
Дистә ел чамасы элек кенә Кытайны үз халкы тамагын туйдырырга көче җитмәгән хәерче илләр исәбенә кертәләр иде. Хәзер бу хәл үзгәрде. Исәпләүләр буенча, биредә яшәүчеләрнең 200-400 миллионы урта хәлле, ягъни матди ягы канәгатьләнерлек булган төркемгә карый. Хәзер кытайлылар элеккегә караганда ит, балык белән күбрәк туклана башлаган. Әлбәттә, халыкның тормыш хәле, кереме һәм туклануы яхшыруы аграр җитештерүчеләр хезмәтенә дә этәргеч бирә.
Авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы буенча Кытай дөньяда иң зуры һәм ул 528 миллион гектарга җитә, шуның 100 миллион гектары – сөрентеләр. Шунысы да мәгълүм булсын: сөренте мәйданнарның яртысы ясалма сугарыла. Ә инде чәчүлекләрнең 75 процентына якыны азык культуралары өчен файдаланыла.
Авыл хуҗалыгында төп тармак – үсемлекчелек. Эшкәртелгән җирнең зур өлешен – 25 процентка кадәрен дөге били, аннан соң кукуруз һәм бодай килә.
Илдә зур аграр предприятиеләр күп, әмма тармакта төп җитештерүдә саны 300 миллионга якынлашкан фермерлар мөһим роль уйный. Шулай булуга карамастан, авыл хуҗалыгы җитештерүендә төп көч уртача 0,65 гектар җиргә ия булган йорт яны хуҗалыкларына (шәхси ихаталарга) туры килә.
Техник казанышлар
Кытай – куәтле авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча планетада әйдәүче ил. Чагыштыру өчен: Русиядә ел саен уртача 3 миллиард долларлык бәядә техника җитештерелсә, Кытайда бу күрсәткеч 500 миллиард доллардан арта. Илдә 2,5 меңнән артык төрле машиналар эшләүче компанияләр сәүдәгә төрле класстагы 10 меңнән күбрәк модельле техника тәкъдим итә. Урып-җыю техникасы паркында ил буенча 600 мең берәмлек техника бар. Русиядә – 140 мең.
Узган елгы мәгълүматлар буенча, Кытай басуларында авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге пилотсыз очкыч һәм агродроннар саны 200 меңнән арткан. Бу – дөньядагы иң зур күрсәткеч.
Алар агросәнәгать тармагында “акыллы” технологияләр, шул исәптән, басуларда агророботлар куллануда, тармакны санлыга күчерүдә һәм санлы технологияләр кертүдә глобаль лидер буларак билгеле.
Ашлама куллану
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмалары мәгълүматларына караганда, Кытай – дөньяда ашламаны иң күп кулланучы. Биредә ул ел саен уртача 48,9 миллион тоннага җитә. Ил әлеге күрсәткеч белән әйдәүче булган Һиндстан һәм АКШны да узып киткән.
1978 елдан башлап, илдә ашлама куллану елдан-ел арта бара. Ул елда басу сые һәр гектарга уртача 58,89 килограмм кертелгән булса, 2000 еллар уртасына 363 килограммга җитә. Ләкин экологияне саклау буенча дәүләт программасы кысаларында 2022 елга бу күрсәткеч 298 килограммга калдырылган.
Әйткәндәй, шул ук 2022 елда Русия аграрийлары һәр гектарга ашламаны уртача 60шар килограмм керткән иде.
Ашлык, ит һәм балык
2022 ел йомгаклары буенча, Кытайда 1,97 триллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу – АКШ, Евросоюз, Һиндстан һәм Бразилия барысы бергә җитештергән дәрәҗәдән һәм Русия белән чагыштырганда 18 тапкыр артыграк күләмдә. Яңа гасыр башыннан исәпләгәндә, илдә авыл хуҗалыгы җитештерүе 16 (!) тапкырга арткан.
Кытайда ашлык һәм кузаклы культураларның еллык җыемы 650 миллион тонна тәшкил итә һәм якын киләчәктә алар бу күрсәткечне тагын да 10 миллион тоннага арттыру максатын куя. Әлбәттә, җитештерүнең артуында химия, гены модификацияләнгән орлык куллану мөһим роль уйный.
Кытай – дөньяда итне иң күп җитештерүче ил. Аграр җитештерүдә терлекчелекнең өлеше 20 процентка якынлаша.
Кызыклы факт. Дөньядагы дуңгызларның 40 процентка якыны, сарык һәм кәҗәләрнең – 10, сыер малларының 5 проценты Кытайга туры килә.
Кытай – дөньяда иң күп аквакультура продукциясе җитештерүче. Кытайлылар балыкны күпләп дөге басуларында үстерә, диңгез сайлыкларында, балыктан тыш, диңгез кыслалары, моллюсклар һәм ашарга яраклы суүсемлекләре үрчетү белән шөгыльләнә.
Экспорт – үзмаксат түгел
Кытай авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп экспортлаучы илләр исәбендә. Аның гомум суммасы елына 100 миллиард долларга якынлаша. Сәүдәгә яшелчә-җимеш, балык, диңгез продуктлары, дөге һәм әзер туклану продуктлары тәкъдим итә.
Ил, шулай ук, импортны үстерүчеләр исемлегендә дә алда тора. 2023 елда бу күрсәткеч 140 миллиард долларга җиткән. Импортта соя борчагы, кукуруз һәм ит өстенлек итә. Әйтергә кирәк, Кытайда терлекчелек продукциясен җитештерүне тагын да арттыру өчен беренче чиратта мал азыгы җитешми.
Кызыклы факт. Кытай азык-төлек экспорты белән импорты арасындагы аерманы (импорт күләме 40 миллиард долларга күбрәк) югары технологиягә ия товарларны күбрәк экспортлау исәбенә каплый. Илнең барлык сәүдә экспорты күләме – 3,4 триллион, ә импорт 2,6 триллион доллар тәшкил итә.
Аграр сәясәтнең асылы
Кытайда аграр икътисад үсешенең төп нигезен, дөнья аналитиклары фикеренчә, фермерлар керемен арттыруга юнәлеш тотучы эзлекле дәүләт сәясәте билгели. 2022 елда, мәсәлән, әлеге ярдәм 305 миллиард доллар тәшкил иткән (чагыштыру өчен: Русиядә быел агросәнәгать тармагына 6 миллиард долларлык ярдәм күрсәтү планлаштырыла).
Аграр сәясәт турында сүз алып барганда шунысын да ассызыкларга кирәк: Кытай аграр фәнне һәм белем бирүне үстерүгә зур финанслар бүлүче һәм дәртләндерү чараларын уңышлы кулланучы илләр арасында лидер булып тора. Әлеге сәясәтне илдә, гомумән, авыл хуҗалыгы үсешендә база буларак карыйлар.
Болардан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән бәйле инфраструктураны, сәүдәне оештыру эшчәнлегендә дәүләт җитди акчалар бүлә. Шулай ук, крестьяннар җитештергәнне сатып алу бәяләренең дәүләт тарафыннан субсидияләнүе дә дөнья базарындагы хаклардан шактый күбрәк һәм бу чара шәхси хуҗалыкларда җитештерүне, шул исәптән аларның керемен арттыруда, мөһим роль уйный. Әлеге бишьеллыкта илдә фермерлар керемен ике тапкыр арттыру бурычы куелу да Кытайда аграр сәясәтне тормышка ашыруда крестьян-фермер хуҗалыкларының дәүләт тарафыннан ни дәрәҗәдә яклануы һәм аларга ышаныч күрсәтелүе турында сөйли.
Төрле чыганаклардан Олег Төхвәтуллин
әзерләде.
Кытай халкының яраткан мәзәкләре
* Акча булмаганда – дуңгыз асрыйбыз, булганда – этләрне.
* Акча юкта – велосипедта йөрибез. Бар икән – өйдә велотренажер педален әйләндерәбез.
* Акча юк чакта өйләнү турында уйлыйбыз. Булса –
аерылышырга сәбәп эзлибез.
* Акча җитмәгәндә хатын секретарьша булып эшкә урнаша. Акча
булганда – секретарьша, “хатын” роленә кереп, акча эшли башлый.
* Акча юкта без аны бар дип хис итәргә тырышабыз. Кесәдә акча күренсә – аны юк дип күрәсе килә.
Фото Күмертау шәһәре хакимияте
сайтыннан алынды.