+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 февраль 2025, 14:12

Уртак проектлар хезмәттәшлекне ныгыта

Башкортстан делегациясенең Беларусь Республикасына эш сәфәре ике республика арасындагы дәвамлы, озак елларга исәпләнгән хезмәттәшлеккә яңа сулыш бирде, дигән фикердә экспертлар. Әйтергә кирәк, әлеге тугандаш республика белән Русия арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре, икътисади һәм мәдәни бәйләнешләр соңгы елларда яңа биеклеккә күтәрелде. Ике ил арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне үстерүдә Башкортстан зур өлеш кертә.

Уртак проектлар хезмәттәшлекне ныгыта
Уртак проектлар хезмәттәшлекне ныгыта

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге рәсми делегациянең күптән түгел Беларуська эш сәфәре сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү генә түгел, ике республика арасында сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад һәм гуманитар өлкәләрдә берлектәге проектларны тормышка ашыруда яңа юл ачты.

Эш сәфәре барышында беларусьлылар Башкортстан аграрийларын, “Беларуськалий” җәмгыяте җитештергән ашламаларны тәэмин итү мөмкинлеге турында хәбәр итте. Әйткәндәй, “Башплодородие” җәмгыяте һәм берничә аграр предприятие әлеге эшлекле тәкъдимгә кызыксыну белдерде.

Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов, Башкортстан делегациясенең эш сәфәре йомгаклары буенча фикерен белдереп, “Кызыл таң” журналистына болай диде:

—Башкортстан белән Беларусь дуслыгы совет чорыннан ук икътисади бәйләнешләргә ышанычлы нигез булып тора. Безне тугандаш республика белән бигрәк тә аграр юнәлештәге хезмәттәшлек бәйли. Башкортстанда техника паркында тракторларның 53 проценты, мәсәлән, “МТЗ” маркалы. Соңгы еллардагы килешүләр буенча республикага бу илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын кайтару, сатып алу шартлары җиңеләйде. Хәзер Беларусь җитештерүчеләре белән кооперациягә кереп, аларны үзебездә эшләү мөмкинлеге турында сүз бара. Беларусьтан алынган ашлык һәм мал азыгы  уру комбайннары әлегә кадәр үзен иң ышанычлы техника итеп танытты.

Гомумән, Беларусь Республикасының 9,5 миллионлы халкы белән Европаның  куәтле сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате үзәге булуын исәпкә алганда, Башкортстанга аның башка илләргә хезмәттәшлек  капкасын ачарга ярдәм итүендә ышанычлы булуын билгеләргә кирәк. Беларусь Башкортстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында тотрыклы  тәүге унлыкка керә. Гомумтовар әйләнешендә аларның өлеше 5,5 процентка җитә.

Ә инде ике республика арасындагы эшлекле сөйләшүләр арасында берлектә җиңел самолетлар төзү проекты аерым игътибарга лаек. Башкортстанда моның өчен шартлар бар. Куәтле УМПО берләшмәсе, вертолет заводы, инженер белгечләр булу, минемчә, яңа проектны тормышка ашыруга ярдәм итәчәк. Мондый самолетларга бездә ихтыяҗ бар. Әйткәндәй, республика җитәкчесе үзебездә эчке һава юлларын тергезү башлангычы белән дә чыгыш ясаган иде.

Беларусь Республикасының авыл хуҗалыгы продукциясе Башкортстанның сәүдә базарында сыйфаты белән аерылып тора. Бигрәк тә сөт һәм сөт продукциясе, кондитер эшләнмәләрен  башкортстанлылар яратып ала. Сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүдә, билгеле, экспорт мөмкинлекләре дә мөһим роль уйный.

Минемчә, берлектәге проектларга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Ул җитештерүдә сыйфатны яхшыртуга, дөнья базарындагы көндәшлектә бергә эшләргә һәм технологияләрне яңартырга да ярдәм итәчәк.

Автор: Олег Төхвәтуллин
Читайте нас