+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 февраль 2025, 12:10

Стәрлетамак сөт комбинаты җитештерүне арттырачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә «Русия сөте» компанияләр төркеме - Стәрлетамак сөт комбинатының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Стәрлетамак сөт комбинаты җитештерүне арттырачакСтәрлетамак сөт комбинаты җитештерүне арттырачак
Стәрлетамак сөт комбинаты җитештерүне арттырачак

Стәрлетамак сөт комбинаты - төбәктәге иң эре эшкәртү предприятиеләренең берсе. Монда тәүлеккә 250 тоннага кадәр сөт эшкәртәләр, ә якын арада бу күрсәткечне 300 тоннага кадәр арттырырга уйлыйлар. Агымдагы елда предприятие үсешенә инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил итәчәк.

Комбинат продукциясе эре сәүдә челтәрләрендә киң тәкъдим ителгән. Моннан тыш, предприятие фестивальләрдә һәм күргәзмәләрдә актив катнаша, урындагы сөт продуктларын тәкъдим итә.

«Русия сөте» компанияләр төркеме төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән актив хезмәттәшлек итә, чималны фермер хуҗалыкларыннан сатып ала.

- Компания безнең аграрийларга кредит алырга булыша һәм предприятиеләргә алдан ук аванс бирә, – дип билгеләп үтте Башкортстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Радий Хәбиров республиканың сөтчелек тармагын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм предприятие эшен югары бәяләде.

- Бик зур рәхмәт! Алга таба да җитештерүгә инвестицияләр кертүегез сөендерә, шуңа да без сөтле төбәк, һәм сезнең перспективаларыгыз яхшы дип уйлыйм, – диде Башкортстан Башлыгы.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас