Дөнья базарында сөт һәм сөт продукциясенә ихтыяҗның елдан-ел арта баруы күзәтелә. Русиянең әлеге сәүдә мәйданчыгында активлашуы очраклы түгел. Узган ел чит илләргә илебез 216 мең тонна сөт продукциясе озатты. Аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда, күләм ягыннан үсеш — 6, акча белән исәпләгәндә 19 процентка артты. Әлеге продукцияне иң күпләп импортлаучы илләр исемлеге башында Казахстан, Беларусь, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм Кытай республикалары тора. Әйтергә кирәк, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән Дәүләт программасында илдә агросәнәгать тармагы экспортын 2030 елга 2021 елгы дәрәҗәдән 1,5 тапкыр арттыру бурычы куелган иде. “Агроэкспорт” федераль үзәге җитәкчесе Илья Ильюшин: “Без бу максатка ирешүдә сөтчелек тармагын драйвер итеп күрәбез”, — дип билгеләде. Телгә алынган документка ярашлы, 2030 елга аграр экспорт күләме 731 миллион доллар тәшкил итәргә тиеш. “Максатка ирешү өчен 2024 елгы күрсәткечне тагын 300 миллион долларга арттырырга тиешбез. Билгеләнгән чара һәм мөмкинлекләребез ил башлыгы куйган бурычларны үтәү өчен ышанычлы шартлар тудыра. Бүген үк инде дөньяның 67 иле Русия сөт продукциясен сатып алырга әзер булуын белдерде”, — ди ”Агроэкспорт” башлыгы.
Башкортстан — илдә сөт җитештерүдә әйдәүче төбәкләрнең берсе. 2024 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлар тарафыннан 786,3 мең тонна, ягъни 2023 елгы дәрәҗәдән 1,6 процентка күбрәк сөт җитештерелде. Соңгы биш елда үсеш 10 процент тәшкил итте.
Илебездә агросәнәгать комплексын 2025 елга кадәр үстерү буенча сигез ел элек гомумдәүләт программасы кабул ителгән иде. Ул вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге программа кысаларында сөт җитештерүне 1,3 миллион тоннага арттыру бурычын куйган иде. Тармакта җитештерүне үстерүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме моңа ирешергә булышлык итте. Шунысын да билгеләргә кирәк: телгә алынган программада сөт терлекчелеген үстерүгә басым ясалуы беренче чиратта сөтнең төп туклану продуктлары җитештерүдә чимал булуы һәм экспортны арттыруга этәргеч бирүе белән аңлатыла. Әйткәндәй, узган елда ук илдә сөт җитештерүнең 34 миллион тоннага җитүе дәүләт программасының нәтиҗәле булуын күрсәтте.
Быелдан башлап гамәлгә кергән “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” дип аталган яңартылган гомумдәүләт проекты биш федераль проектны үз эченә ала. Селекция һәм генетика, биотехнологияләр, ветеринария препаратлары, техника һәм җиһазлар, кадрлар әзерләү юнәлешләрен берләштергән дәүләт документы, экспертлар фикеренчә, тармак эшчәнлеген заманча оештыруга зур этәргеч бирәчәк. Әлбәттә, проектта терлекчелеккә кагылышлы юнәлешләр дә берничә. Алар беренче чиратта токымлы маллар генетикасы сыйфатын яхшыртуны һәм яңа технологияләргә корылган ит-сөт җитештерү комплекслары төзүне күз уңында тота.
Әйтергә кирәк, республикада якын елларда сөт җитештерүне арттыруда да нәкъ шушы юнәлешләргә өстенлек бирелә.
Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, узган елда муниципалитетлар арасында иң күп сөтне Чакмагыш районы (80 мең тонна чамасы) авыл хуҗалыгы оешмалары җитештерде. Алардан соң һәркайсы 60ар мең тонна күрсәткече белән Авыргазы һәм Илеш районнары килә. Дүртөйле һәм Стәрлетамак районнарында 40ар мең тонна җитештерелде.
– Сөтчелек тармагын үстерүдә республикада яңа һәм шулай ук әлегә кадәр эшләп килгән комплексларны реконструкцияләү һәм модернизацияләү мөһим роль уйнады. Узган ел шундый комплексларны төзү һәм модернизацияләү буенча өч инвестиция проекты тормышка ашырылды. Быелдан ук алар тулай җитештерүдә зур өлеш кертәчәк, – ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
2024 ел йомгаклары буенча Чакмагыш районы аграр җитештерүдә республикада алдынгы урынны тотрыклы саклаган районнарның берсе булды. Барлыгы 7 миллиард сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Бу 2023 елгы дәрәҗәгә карата – 116,4 процент.
– Республика аграрийларына төшкән сынаулар безне дә читләтеп үтмәде, – ди район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов. – Узган җәй һәм көз айлары игенчелек өчен катлаулы булса да, үстерелгәннәрдән яхшы уңыш җыеп алдык. Ашлыкның тулай җыемы 118 мең тоннадан артты, ягъни, аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда, ашлык культуралары уңышы 30 процентка югарырак булды. Әлбәттә, бу, беренче чиратта, терлекчелек тармагын ышанычлы азык белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде. Ел башына барлык категориядәге хуҗалыкларда маллар саны 30,2 мең баш тәшкил итте. Дөрес, күрсәткеч берникадәр кимеде. Әмма, ит-сөт җитештерү бүгенге шартларда терлек санына гына түгел, аларның продуктлылыгына да бәйле. Районның авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыру программасына ярашлы, соңгы елларда ике юнәлешкә – токымны яңартуга һәм фермаларны реконструкцияләүгә мөһим игътибар бирәбез. Икътисади фаразларга караганда, районда сөт җитештерүне арттыруның өстәмә резервлары аз түгел. Берничә хуҗалыкта, мәсәлән, савым сыерлары токымын яхшыртасы бар. Нәселле таналар үзебезнең район хуҗалыкларында да җитәрлек. Әмма читтән, башка өлкәләрдән дә эзләргә кирәк. Билгеле, ничек кенә булмасын, авыл хуҗалыгы җитештерүе, беренче чиратта, дәүләт ярдәме белән бәйле. Узган ел өчен агросәнәгать комплексы предприятиеләре федераль һәм республика казнасыннан 217 миллион сум күләмендә төрле субсидияләр алды.
“Алга” колхоз-кооперативы – районда сөт җитештерүне арттыруга зур өлеш кертүче хуҗалыкларның берсе. Биредә терлекләр саны 1300 баштан арта, шуның 687се – савым сыеры. Биш авылны берләштергән аграр предприятиенең Сыерышбаш һәм Тозлыкуш фермалары сөт җитештерүгә махсуслашкан.
Дүртөйле белән Чакмагыш юлында урнашкан әлеге хуҗалык эшчәнлеге белән күптәннән танышмын. Авылларның төзеклегенә караганда да хуҗалык та артта сөйрәлүчеләр исемлегендә түгел. Әйткәндәй, былтыр биредә уртача айлык эш хакы 40 мең сумга якынлашкан. Ләкин җитәкчелек белән аралашканда авыл язмышы, хуҗалыкның киләчәге белән бәйле күңелне кырган хәбәрләр дә булды.
“Алга” кооператив хуҗалыгына баруыбызның да максаты терлекчеләрнең кышлату чорындагы эшчәнлеге белән танышу иде.
– Кышлату чоры уңышлы бара. Күрсәткечләребез дә яхшы. Узган ел һәр сыердан 7300 килограмм сөт савып алдык. Әле көн саен 11,5 тонна сөт сатабыз. Литрын 53 сум белән алалар. Бу – әйбәт хак. Көн саен кимендә 55 мең сумлык чимал сатабыз, дигән сүз. Төп проблема – фермада эшләргә терлекчеләр җитешми. Терлекчелек тармагы өчен төрле һөнәр ияләрен көн саен автобус белән Чакмагыш, Имәнлекул, Калмашбаш һәм Мортаза авылларыннан йөртәбез. Авылларыбыз зур, төзек булса да, хуҗалыкта эшләргә кеше табып булмый, – ди кооператив-колхоз рәисе Фәнис Маннанов.
Билгеле, җитәкче бу сүзләрне зарланудан әйтмәде кебек. Чөнки, хезмәт хакы начар булмагач, чит авылдан килеп эшләүчеләр табылган бит.
Фәнис Радик улы белән әңгәмәбез хуҗалыкта кышлату проблемалары турында сөйләшүдән башланса да, җитәкченең ни өчен кадрлар мәсьәләсенә басым ясавы аңлашыла.
Фермада бүген-иртәгә эшкә килүчеләр табылыр, ә аннан соң? Рәис ферманы модернизацияләү яисә терлек санын ишәйтү турында уйлаганда иң башта кадрлар мәсьәләсен күз алдына китергән. Кооперативның олы юл янәшәсендә урнашуының да, билгеле, тискәре ягы бар: авылдан читкә китеп эшләүне өстен күрүчеләр өчен уңайлы. Транспорт йөри.
– Ферма гомер бакый авылларның эш һәм яшәеш чыганагы булды. Кызганыч, бездә эшче көчләр күзгә күренеп кими. Бу терлекчелеккә генә кагылмый. Кооперативтагы 110 кешенең яртысы диярлек пенсия яшенә җитеп килә яисә лаеклы ялда. Әле бездә генә 10 берәмлек техника механизаторларсыз тора. Булган ир-егетләр икешәр техникада эшли. Тракторчы, комбайнчы егетләребез күбрәк булганда, безнең “Алга” тагын да алдарак барыр иде, – дип сүзгә кушыла баш зоотехник Алмаз Аллаяров.
“Алга”да кышлату чоры да, һәр елдагыча, оешкан төстә, җитештерүне киметүгә юл куймыйча дәвам итә. Ферма янәшәсендәге техника паркында яңгыраган чүкеч тавышы да алгалыларның язгы кыр эшләренә әзерләнүен ишарәли. Шунысы да куандырды: авыл мәктәпләрендә – укучылар, балалар бакчаларында сабыйлар тавышы ерактан ук яңгырап тора. Соңгысында биш авылдан җыелган малайлар һәм кызлар саны 50гә якынлашкан. Озын авыл урамы буйлап узганда берничә урында яңа йорт бураларын шәйләп калдык. Димәк, авылларның нигезе ышанычлы.
Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.