+19 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Авыл хуҗалыгы
21 февраль , 17:25

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре субсидия алачак

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне бюджеттан субсидияләр алучылар исемлегенә кертү өчен гаризалар һәм документлар кабул итү башлана.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре субсидия алачак
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре субсидия алачак

Авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кошларын, токымлы үгезләрне, нәселнең сыйфаты буенча бәяләнгән яисә бу сыйфатны бәяләү процессында булган үгезләрне асрау өчен дәүләт ярдәме карала.

– Дәүләт ярдәменең әлеге төре буенча акчалар лимиты 148 миллион сум тәшкил итә, - ди төбәкнең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов. - Сайлап алу уздырылганнан соң исемлеккә кертелгән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бюджеттан субсидияләр алуга дәгъва итә алачак.

Сайлап алуны үткәрү вакыты - 24 февральдән 5 мартка кадәр. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-84, 218-05-27.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: