“АгроКомплекс” — республика авыл хуҗалыгы тармагында Русия һәм чит илләр дәрәҗәсендә колачлы чара булган бердәнбер күргәзмә. Аның географиясенең һәм мәртәбәле күргәзмәдә катнашучылар санының елдан-ел арта баруы Көнбатыш илләре санкцияләре шартларында аеруча мөһим.
Биредә Русия һәм безнең белән хезмәттәшлек итүче дустанә дәүләтләрдән килгән белгечләр, галимнәр, аграр тармак белән бәйле төрле дәрәҗәдәге компанияләр җитәкчеләре бүгенге сәяси-икътисади шартларда тармакны үстерү һәм техника казанышларын куллану буенча фикер алыша.
Форумның эшлекле программасы бай булачак, бөтен Русиядән һәм дус илләрдән 300дән артык спикер катнашлыгында 25 тармак секциясе узачак. Традиция буенча форум кысаларында күргәзмәдә катнашучылар арасында 4 һөнәри конкурс узачак. Моннан тыш, яшьләр өчен аерым программа, инновацион технологияләр буенча конференцияләр һәм тармак секцияләре каралган.
Бүген агросәнәгать күргәзмәсендә катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә.
Чараның рәсми сайтында теркәлергә мөмкин: https://agrobvk.ru
Динар Кәлимуллин фотосы.