+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Авыл хуҗалыгы
18 март , 22:41

“АгроКомплекс-2025” спикерлары чыгыш ясады

Алар арасында «Росагролизинг» компаниясе генеральный директоры Павел Косов, Русия-Кытай бизнес-паркының генеральный директоры Чэнь Чжиган, Агроиминиятчеләр берлеге президенты Корней Биждов. Алар түбәндәгеләр турында сөйләде.

© bashinform
Фото:© bashinform

Башкортстанның «Росагролизинг» компаниясе белән хезмәттәшлеге республикага авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу белән генә чикләнмәячәк. Бу хакта чарада «Росагролизинг» компаниясе генеральный директоры Павел Косов белдерде.

- Без авыл хуҗалыгы техникасы китерү күләмнәрен арттырачакбыз, - диде ул. - Коммуналь хезмәтләр өчен техника сатып алу һәм лизингка тапшыруда хезмәттәшлек һәм ярдәм итәргә килештек. Якын арада төбәк операторлары ихтыяҗлары өчен чүп ташу машиналарын сатып алуда аерым программа буенча хезмәттәшлек итә алырбыз дип ышанам.

© bashinform «Росагролизинг» компаниясе генеральный директоры Павел Косов
«Росагролизинг» компаниясе генеральный директоры Павел КосовФото:© bashinform

Русия-Кытай бизнес-паркының генеральный директоры Чэнь Чжиган базарда Башкортстан продуктларын алга этәрү нияте турында белдерде. Спикер фикеренчә, Башкортстаннан табигый, экологик чиста һәм сыйфатлы продуктларга Кытай базарында ихтыяҗ зур булачак.

- Мин Уфадагы "Фермер авылында" булдым, бик тәэсирле. Башкортстаннан мондый сыйфатлы продуктларны Кытай базарында тәкъдим итәргә мөмкин дип саныйм. Шулай да нәкъ менә анда иң зур кулланучылар базары. Кытайлылар өчен бу бик кызыклы булачак, — диде ул.

© bashinform Русия-Кытай бизнес-паркының генеральный директоры Чэнь Чжиган
Русия-Кытай бизнес-паркының генеральный директоры Чэнь ЧжиганФото:© bashinform

Башкортстан агроиминиятләштерүдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу хакта Агроиминиятчеләр берлеге президенты Корней Биждов белдерде. Республикада бүгенге көнгә 440 мең гектарга якын чәчүлек мәйданнары страховкаланган.

- Иминиятләштерелгән мәйданнар буенча Башкортстан хәзер Русиянең топ-10 төбәгенә керә, авыл хуҗалыгы хайваннарын иминиятләштерү буенча — топ-15кә. Бу - республика агросәнәгать комплексының сакланышы ягыннан бик җитди күрсәткечләр, - диде ул. - Бүген без республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән зыяннарны каплату үзенчәлекләре, авыл хуҗалыгы иминиятенең үтеп керүе сизелерлек булсын өчен нәрсәгә басым ясарга кирәклеге турында фикер алыштык.

© bashinform Агроиминиятчеләр берлеге президенты Корней Биждов
Агроиминиятчеләр берлеге президенты Корней БиждовФото:© bashinform
Читайте нас: