– Барлык эре форумнарда яңа производстволар ачу - күркәм традиция, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бүген Уфа һәм Әбҗәлил районнарындагы ике предприятиегә старт бирәбез. Болар - яңа, кызыклы, якты проектлар, алар республиканың аграр тармагы үсешенә тоемлы өлеш кертәчәк.
Уфа районы хакимияте башлыгы Николай Ельников һәм «Акрос РБ» компаниясе директоры Артур Тимергалин төбәк җитәкчелегенә муниципалитетта яңа эш урыннары булдыручы инвестицион проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Әбҗәлил районы хакимите башлыгы Илдар Нәфыйков һәм «Красная Башкирия» авыл хуҗалыгы предприятиесе терлекчесе Бүләк Хисмәтуллин муниципалитетка ярдәм иткәне өчен республика җитәкчесенә рәхмәтле булуларын һәм яңа комплексның республика сөт җитештерүчеләре арасында лаеклы урын алачагын, муниципалитет һәм тулаем төбәк үсешенә саллы өлеш кертәчәген билгеләп үттеләр.
Фото: glavarb.ru