Быелгы язгы кыр эшләре тактикасы һәм стратегиясе турында фикер алыштылар. 18 мартта, «АгроКомплекс» күргәзмәсенең беренче эш көнендә, Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында агрономия конференциясе узды.
Чараны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов алда торган язгы кыр эшләрен авыр һәм кыйммәт дип атады, алдан исәпләүләр буенча, аларның бәясе 30 миллиард сумнан да ким булмаска мөмкин, дип искәртте. Ул ассызыклаганча, катлаулы вәзгыятькә карамастан, төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ирешелгән дәрәҗәдә ныгып калу гына түгел, ә күләмнәрне һәм финанс нәтиҗәләрен арттыруны максат итеп кую мөһим.
"Мин барыгызга да уңышлы яз һәм яхшы сезон, мул уңыш телим!" - дип мөрәҗәгать итте Башкортстан аграрийларына «Росагролизинг» генеральный директоры Павел Косов. Ул, «Росагролизинг» бөтен Русия һәм Башкортстан аграрийларына ярдәм һәм үсеш институты булып калуын дәвам итә, дип ышандырды.
Авыл хуҗалыгында кадрлар белән эшләү турында барлык спикерлар да диярлек сөйләде. Бу мәсьәләгә эксперт Илдар Габитов җентекләбрәк тукталды, ул бюджет урыннары санының төбәкнең кадрлар әзерләүгә ихтыяҗына бәйле булачагына игътибар итте.
«Россельхозцентр» җитәкчесе урынбасары Дмитрий Говоровның чыгышы җыелучыларда кызыксыну уятты. Өстәвенә, Роман Некрасов, аның чыгышын шәрехләп, барлык аграрийларның да штатта үсемлекләрне яклауга махсуслашкан агрономны, яки чәчүлекләрне озатып йөрергә сәләтле орлыкчы-агрономны тоту мөмкинлеге булмавын әйтте, шул ук вакытта «Россельхозцентр» нәкъ менә бу проблеманы хәл итәргә сәләтле структура булып тора.
Конференцияне тәмамлап, Илшат Фазрахманов барысына да язгы кыр эшләрендә, шул исәптән финанс эшләрендә, яхшы нәтиҗәләр, киләчәк буын аграрийларының компетенцияләре үсүен теләде.
Фото: pravitelstvorb.ru