Күргәзмәдә:
- 380 компания катнашты;
- 53 фермер һәм авыл хуҗалыгы кооперативы азык-төлек ярминкәсендә сәүдә итте;
- 27 бизнес-сессия узды, аларда 459 федераль һәм төбәк спикеры чыгыш ясады;
- 15 хезмәттәшлек килешүе имзаланды.
– Күргәзмә зур кызыксыну уятты, эшлекле программа да югары дәрәҗәдә узды. Бу мондый чараларның кирәклеген тагын бер тапкыр раслый, – дип билгеләп үтте Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Күргәзмә кысаларында 6 тармак конкурсы узды. Барлыгы 322 гариза тапшырылды, 109 җиңүче билгеләнде. Җиңүчеләрне авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов, "Агроконсультация" үзәге җитәкчесе Ирек Сакаев һәм “Башкортстан күргәзмә компаниясе” директоры Альбина Килдегулова бүләкләделәр.
Фото: pravitelstvorb.ru